Төсле күрүне тикшерү

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Төсле күрүне тикшерү latin yazuında])

Төсле күрүне (ТК) тикшерү еш кына күз төбенең нәселле дистрофияләренең клиник тикшеренүләрендә кулланыла, бу очракларда күрү үткенлеге кимүе һәм күрү кырының үзгәрүе алдында төс сизү үзгәрүе була ала.

Мәсләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ТК өчен 3 төрле челтәркатлау колбачыклары җавап бирә, аларның һәрберсе билгеле дулкын озынлыктагы яктылыкка үзенчәлекле сизгерлеккә ия: зәңгәр (tritan) 414-424 нм, яшел (deuteran) — 522-539 нм, кызыл (protan) — 549-570 нм дулкын озынлыгын кабул итә. Барлык 3 төрле колбачыклар да тулы төсле колачны һәм нормаль төсне тою өчен кирәк. Колбачык тутының җитмәве (мәсәлән, протаномалия — кызыл төсне тоюда зәгыйфьлек) яки аның бөтенләй булмавы очрый (мәсәлән, протанопия - кызыл төсне тулаем тоймау). Трихроматларда өч төрле колбачыкларның барысы да бар (тик алар җитәрлек эшләмәскә дә мөмкин), бер яки ике төрле колбачык булмаган кешене дихромат яки монохромат дип атыйлар. Төсле тоюның генетик какшаулары белән күпчелек авырулар аномаль трихроматлар дип санала, аларның төсле колачы төзелгәндә өч төс тә кулланалар, ләкин нормадан тайпылган пропорцияләрдә. Кызылга сизгер колбачыкларның үзгәреше өчен кызыл-яшел колачны тоюда җитешсезлек булган авыруларны протаномаллар, яшелгә сизгер колбачыкларда үзгәреш булса, — дейтераномаллар, зәңгәргә сизгер колбачыкларның үзгәреше өчен яшел-зәңгәр җитешсезлеге булса, — тританомаллар дип атыйлар.

NB Макуланың булдырылган чирләрендә колачның сары-зәңгәр өлешендә, ә күрү нервы зарарланганда — кызыл-яшелендә аномалияләр барлыкка килә.

Төсләрне тою сынаулары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Ишихара сынавын беренче чиратта, кызыл һәм яшел төсне тоюда нәселле кимчелекләрне ачыклау өчен тикшереп табуда үткәрәләр. Ул 16 җәдвәлдән тора, аларның һәрберсендә авыру атарга тиеш булган сын яки санны ясаган нокталар калыбы бар (рәс. 1.31а). Әгәр берәр нинди төсне тою җитмәсә, авыру берничә сынны гына таный алачак. Әгәр җитәрлек күрү үткенлеге белән авыру сынау җәдвәлен танымаса, бу хәйләләү турында аңлата.

2. Харди-Рэнд-Ритлер сынавы Ишихара сынавына охшаш, ләкин тулырак, чөнки барлык өч нәселле кимчелекләрне дә билгеләп була (рәс. 1.31б).

3. Шәһәр университеты сынавы 10 җәдвәлдән тора, аларның һәрберсендә үзәк төс һәм 4 периферия төсе бар (рәс. 1.31в). Авыру үзәк төскә охшаган периферия төсләренең берсен сайларга тиеш.

4. 100 төсмерле Фарнсворт-Мунсел сынавы — төс тоюның нәселдән килгән һәм булдырылган кимчелекләрен ачыклау өчен иң төгәл сынау, ләкин тәҗрибәдә аны сирәк кулланалар. Сынау, атамасына карамастан, 4 рәтле 85 төрле төсле фишкалардан тора, аларның һәрберсенә 2 кырый фишка беркетелгән, ә калганнарын күчереп була (аларны гадәттә тикшерүче бутый) (рәс. 1.31г):

а) авыруга буталган фишкаларны тәртипләргә кушалар;

б) аннары тартманы ябалар һәм әйдәндерәләр, нәтиҗәдә фишкаларның билгеләре күренә башлый;

в) тикшерү нәтиҗәләрен махсус җәдвәлгә язалар;

г) дихромазиянең һәр өч төре җәдвәлнең билгеле бер меридианындагы үзгәрешләр белән сыйфатлана (рәс. 1.32).

4. 15 төсмерле Фарнсворт сынавы Фарнсворт-Мунсел сынавына охшаш, ләкин 15 фишкадан тора.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.