Төшсезләр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Бактерияләрнең эчке төзелеше

Прокариотлар, яки төшсезләр патшалыгына безнең планетаның иң борынгы тереклек ияләрен — бакте­рияләрне (грекча «бактерион» — таяк­чык) берләштерәләр, гадәттә, аларны микроблар дип йөртәләр. Бу орга­низмнаркүзәнәкчел төзелешле, ләкин аларның нәселдәнлек материалы цито­плазмадан тышча белән аерылып тор­мый,— башкача әйткәндә, аларның формалашкан төше булмый. Бактерияләрнең күпчелеге вируслардан шактый зуррак. Прокариотлар патшалыгын, те­реклек эшчәнлегенең мөһим үзенчә­лекләре, аеруча матдәләр алмашы ни­гезендә, галимнәр ике аспатшалыкка бүләләр:

Микроорганизмнарның төзелешен һәм тереклек эшчәнлеге үзенчәлекләрен микробиология фәне өйрәнә.

Гадәттә прокариотлар икегә бүленеп үрчи. Башта күзәнәк озыная, анда акрынлап аркылы бүлге ясала, ә аннан соң бала күзәнәкләр аерылып китә яки үзенчәлекле төркемнәр — чылбыр, пакет һ. б. хасил итеп бәйләнгән хәлдә кала (бактерияләрдә

Чын бактерияләр аспатшалыгы[үзгәртү]

Болар, мөгаен, 3 млрд чамасы еллар элек күренә башлаган бик борынгы орга­низмнардыр. Бактерияләр микроскопик кечкенә, ләкин аларның тупланмаларын (колонияләрен) еш кына микроскопсыз да күреп була. Күзәнәкләренең формасы һәм үзенчәлекләре буенча чын бакте­рияләр берничә төркемгә бүленә: шар формасындагы кокклар;

  • тыгыз каплар рәвешендә туп­ланган кокклардан торган сарциналар;

Бактериаль күзәнәк өслегендә гадәттә төрле камчылар һәм төкләр күренә. Болар — хәрәкәт органоидлары, алар ярдәмендә бактерияләр шуышып хәрә­кәтләнә. Төзелеше белән алар үсемлек­ләр яки хайваннарның камчыларыннан һәм керфекчекләреннән аерылып тора. Кайбер бактерияләр «реактив» ысул белән лайла чыгарып хәрәкәтләнә. Прокариотларның күзәнәк стенкасы бик үзенчәлекле төзелгән һәм аның соста­вында эукариотларда, ягъни күзәнәк­ләрендә формалашкан төше булган ор­ганизмнарда (мәсәлән, үсемлекләрдә һәм хайваннарда) очрамый торган кушыл­малар була. Гадәттә алар шактый нык. Аның нигезен целлюлозага, яки клет­чаткага якын матдә тәшкил итә. (Клет­чатка — үсемлек күзәнәге стенкасын төзүче катлаулы углевод.) Күп бактерия­ләрнең күзәнәк стенкасы лайла белән капланган. Цитоплазма үзен күзәнәк стенкасыннан аерып торучы мембрана белән чикләнгән.

Цитоплазмада мембраналар аз һәм алар тышкы цитоплазматик мембрана чыгынтыларыннан гыйбарәт. Мембрана белән чикләнгән органоидлар (митохон­дрияләр, пластидлар һ. б.) бөтенләй юк.

Төшсезләрнең эволюция процессы

Аксымнар синтезы эукариотлардагыдан кечкенәрәк рибосомаларда бара. Терек­лек эшчәнлеген тәэмин итүче барлык ферментлар цитоплазмага таралган яки цитоплазматик мембрананың эчке өсле­генә береккән.

Археобактерияләр аспатшалыгы[үзгәртү]

Архебактерияләр (грекча «архиос» — иң борынгы),— ихтимал, хәзер яши торган прокариотларның һәм, димәк, башка барлык тере организмнарның иң борынгысыдыр; алар безнең планетада 3 млрд еллар элегрәк барлыкка килгән­нәр.

Матдәләр алмашының типлары, фи­зиологик һәм экологик үзенчәлекләре буенча аерылып торган архебактерия­ләрнең 40 тан артык төре тасвирлан­ган.

Архебактерияләр арасында иң бил­гелесе — метан барлыкка китерүче бак­терияләр, ягъни метанобактерияләр. Алар, матдәләр алмашы нәтиҗәсендә, янучан метан газын бүлеп чыгаралар. Җир йөзендәге барлык метанны (ел саен 5—108 т) прокариотларның фәкать шу­шы төркеме генә барлыкка китерә.

Оксифотобактерияләр аспатшалыгы[үзгәртү]

Бу аспатшалык бактерияләрнең бер­ничә төркемен, аерым алганда, еш кына зәңгәрсу-яшел суүсемнәр дип йөртелә торган цианобактерияләр бүлеген үз эченә ала. Алар бөтен дөньяда киң та­ралган. Цианобактерияләрнең якынча 2 мең төре бар дип исәпләнелә. Болар — 3 млрд еллар элек барлыкка килгән иң борынгы организмнар. Җир атмосфе­расының борынгы составындагы үзгә­решләр һәм аның кислородка баетылуы цианобактерияләрнең фотосинтетик ак­тивлыгына бәйле, дип уйланыла.

Цианобактерияләрнең түгәрәк, эл­липс, цилиндр, мичкәсыман һәм башка формадагы күзәнәкләре берәрләп булыр­га да, колонияләргә берләшеп, күп күзә­нәкле җеп ясарга да мөмкин. Еш кына алар, калын сүрү рәвешендә, лайла бүлеп чыгара, кайбер формаларында сүрү каты тышча белән каплана. Икенче бер төр­ләрендә җепләр тармаклана һәм урыны-урыны белән күп рәтле катламалар барлыкка китерә. Цианобактерияләрнең җепсыман формалары, гади күзәнәк­ләрдән башкалары, атмосфера һавасын­дагы азотны үзләштереп, аны төрле эрү­чән неорганик матдәләр составына күчерергә сәләтле. Бу күзәнәкләр җепнең калган күзәнәкләрен азот кушылмалары белән тәэмин итә. Чын бактерияләрдән аермалы буларак, цианобактерияләрнең беркайчан да камчылары булмый. Алар гадәттә күзәнәкнең икегә бүленүе белән үрчи, җенси процесс юк.

Күпчелек цианобактерияләр, авто­троф организмнар буларак, күзәнәкнең барлык матдәләрен яктылык энергиясе исәбенә синтезлый алалар. Әмма алар туклануның катнаш тибына да сәләтле. Еш кына башка организмнар, мәсәлән, гөмбәләр белән симбиозга керәләр.

Байтак төрләре төче су бассейннарын­да таралган, бик азы гына диңгезләрдә яши. Цианобактерияләр еш кына буа­ларда суның «чәчәк атуына» сәбәпче бу­ла, бу исә сулыктагы тереклеккә тискәре йогынты ясый. Коры җирдә цианобакте­рияләр туфракта яши, ташларда һәм агач кабыгында үзенчәлекле кунык хасил итә.

Тропикларда, дөге басуларының туф­рагын азот кушылмаларына баету өчен, анабен ыругыннан булган төрләрен ясалма үрчетәләр. Кайбер цианобакте­рияләрне Көнчыгыш илләрендә азык итеп файдаланалар.


Метан хасил итүче архебактерияләр бөтенләй кислородсыз (анаэроб) шарт­ларда: су баскан җирләрдә, сазлык­ларда, сулык ләмендә, чистарту ко­рылмаларында, күшәүче хайваннарның кырыккартасында гына тереклек итә­ләр.

Архебактерияләргә кайбер күкерт бактерияләре керә. Алар, күкерт һәм аның неорганик кушылмаларын оксид­лаштырып, сульфат кислотасын бар­лыкка китерәләр һәм шуның арка­сында таш һәм бетон корылмалар җимерелүенә, металлар коррозиясенә һ. б. га сәбәп булырга мөмкин. Алар күзәнәкләрдә күкерт тупларга сәләтле, күкерт чыганаклары барлыкка килү шушы бактерияләр эшчәнлегенә бәйле. Архебактерияләр табигатьтә күкерт әйләнешендә актив катнашалар.

Кулланылган чыганаклар[үзгәртү]

Захаров В.Б., Сонин Н.И. Биология.Тере организмнарның күптөрлелеге = Биология. Многообразие живых организмов. / Сонин Н.И.. — М: Дрофа, 2003. — бит 248. — ISBN 5-7107-8300-5