Эчтәлеккә күчү

Уашактун

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Уашактун latin yazuında])
Уашактун
Сурәт
Мәдәният Майя
Дәүләт  Гватемала[1]
Административ-территориаль берәмлек Флорес[d]
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан Northern Lowlands (Guatemala)[d]
Карта
 Уашактун Викиҗыентыкта

Уашактун (Вашактун, Uaxactún) — майя мәдәнияте археологик үрнәге. Гватемаланың Петен департаментының Форес муниципалитетында Тикальдән төньякка таба 25 км ераклыкта урнашкан. Уашактун исеме майя телендә «сигез таш» дигәнне аңлата, бу исемне үрнәккә Сильванус Морли бер язма буенча бирә, ул Тикаль хакименең Уашактун хакименнән җиңелүеннән соң аңа бирелгән бүләк.

Элек кала Сиаан К'аан тип аталган (Siaan K’aan), ягъни «күктән туган». Классик чордан, б.э. кадәр 900 еллар тирәсендә һәм бөтен классик чор дәвамында калада халык яшәгән. Каланың үсеше б.э. 500-900 елларына туры килә.

9-ынчы стелада иң борынгы язу 328 елга, ә иң соңгысы 12-енче стелада 899 елга карый. Алар калада майяларның дәвамлы йәшәвенә күрсәтә. Уашактун Петен биләмәсендә иң зур торак пункт була, һәм иң борынгы майя мәдәнияте калалары Накбе һәм Эль Мирадор табылганга кадәр, озак вакыт иң борынгысы санала.

Классик дәвернең башка калалары кебек, Уашактунны безнең эраның X гасыр башында ташлап китәләр һәм ул 1930 елда ачылганга кадәр тропик урманнар арасында күренми тора. Аны егерменче гасыр башында Сильванус Морли таба, ә казу эшләрен 1924 елда Джон Ллойд Стивенс һәм Фредерик Катервуд башлый.

Археологлар «Е Төркеме» майя калаларының астрономик комплексларын Уашактундагы биналарның беренче комплексы шундый Е Төркемендә булуы белән атыйлар.

Уашактунның иң яхшы үрнәге - Битлекләр Храмы. Аның дүрт ягында да баскычлар бар, түбәсендә храм урнашкан. Калада стена бизәкләре табылган. Алар бигрәк тә торак B XIII Корылмасында күп, ул безнең көннәргә кадәр килеп җитмәгән, анда тарихи темаларга сүрәтләр булган. Башкарылуының полихромлылыгы буенча бу классик чорга кадәрге иң камил стена сүрәтләре булып тора.

1990 елдан индеецларның стена бизәкләрен саклау буенча Мексикада Мексиканың Милли автономия университетының Колумбка кадәр бизәк һәм язмаларны өйрәнүгә багышланган эстетика гыйлми-тикшеренү институты үз яклавы астына ала.

1983 елдан монда «Тикаль» Милли проекты чикләрендә Гватемала археологлары тикшеренү эшләрен яңарта.

Historia General de Guatemala, 1999, Varios Autores, ISBN 84-88522-07-4.

  1. archINFORM — 1994.