Убанги

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Убанги latin yazuında])
Убанги
Сурәт
Дөнья кисәге Африка
Дәүләт  Үзәк Африка Җөмһүрияте
 Конго Җөмһүрияте
 Конго Демократик Җөмһүрияте
Кушыла: Kongo yılğası
Кушылдыгы Мпоко[d], Уэле[d], Мбому[d], Lobaye River[d], Kotto River[d], River Ouaka[d], Lua[d] һәм Ngiri River[d]
Су җыю бассейны Конго бассейны
Су чыгымы 5936 м³/с
Бассейн мәйданы 772 800 км²
Озынлык 1060 km
Карта пути
Карта
 Убанги Викиҗыентыкта

һәм Убанги — Үзәк Африкада Конго елгасының төп кушылдыгы.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Елганың башы Үзәк Африка Республикасы һәм Конго Демократик Республикасы чигендә Джакомо шәһәре янында Мбому һәм Уэле елгалары кушылган җирдә урнашкан.

Үзенең тәүге 370 км озынлыгында елга көнбатыш юнәлештә ага, аннары киң элмәк ясап көньяк-көнчыгышка таба борыла һәм соңыннан Үзәк Африка Республикасының башкаласы Банги аша үтә. Банги шәһәреннән 100 км дан соң һәм үзенең тамагына чаклы Конго Демократик Республикасы һәм Конго Республикасы арасында табигый чик барлыкка китерә. Банги каласыннан 550 км астарак һәм Мбандака шәһәреннән 90 км көньяк-көнбатыштарак Убанги Конго елгасына коя.

Сул кушылдыгы Уэле белән бергә Убанги елгасының озынлыгы 2 272 км тәшкил итә. Уртача су чыгымы 4000 м³/с, мизгеленә арасыннан ул 800-дән 11000 м³/с кадәр үзгәрә[1].

Үзәк Африка Республикасында, бигрәк тә Банги шәһәреннән түбәнрәк агымында суднолар йөрешле һәм илнең төп транспорт артерияләренең берсе булып тора, чөнки яңгырлар чорында күп юлларны су баса.

1960 нчы еллардан, кибеп баручы Чад күлен тутырыу максатында, Убанги суларын Шари елгасы үзәненә бору проектлары буенча фикер алышулар бара.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Bossche, J.P. vanden; G. M. Bernacsek (1990). Source Book for the Inland Fishery Resources of Africa, Volume 1. Food and Agriculture Organization of the United Nations. p. 338. ISBN 9789251029831. http://books.google.com/books?id=WLZRxM9vfXoC&pg=PA338. 

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Убанги — Хәзерге заман географик атамалар сүзлеге / Акад. В. М. Котляков редакциясе. — Электрон басма. — Екатеринбург: У-Фактория, 2006  (рус.)