Убыр әби (уен)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Убыр әби (уен) latin yazuında])
Убыр әби
Уенчылар саны
5 дән күбрәк
Уйнау урыны
өй
Физик активлык
түбән

Убыр әби — татар балалар драма уены.

Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балалар арасыннан «убыр әби» һәм «ана» билгеләнә. Убыр әби берәр агач яки каралты-кура арасына кача. Ана балаларын бер урынга җыеп, алар тирәсендә әйләнеп «тимер киртә» үрә:

Без бик ераклардан килдек,
Туган илебез Минзәлә.
Тимер киртә киртәлием,
Убыр әби кермәскә.

Өч мәртәбә әйләнеп чыккач, бер баласын каравылчы итеп куя да, убыр әбине кертмәскә кушып, эшкә китә.

Бераздан качып торган урыныннан чыгып, өйгә убыр әби килә. Ул әниләренең тавышы белән:

- Кызым, мин кайттым ач әле, — ди. Каравылчы бала ишекне ачуы була, әби бер баланы эләктереп үз өенә алып китә. Шул рәвешле ул балаларның барысын да үз өенә ташып бетерә.

Әниләре эштән кайта. Өйдә балалары булмагач, җылый-җылый эзли башлый. Таба алмагач, убыр әби өе янына килә. Убыр әби ана килгәнен күреп, балаларны «пич башына» яшереп куя.

Ана әйтә:

— Минем балаларым монда юкмы?

— Юк, балакаем, монда беркем дә юк.

Ана балаларының исеме белән атап тагын да эзли башлый. Шул вакыт балалар әниләренең тавышын ишетеп:

— Әни, без монда, безне убыр әби урлап, мич башына яшереп куйды, — дип елашалар.

Ана убыр өенә кермәкче була, убыр әби аны төртеп җибәрә.

— Якын барасы булма минем пич башына! Бар өеңә кайт, балаларыңа ашарга пешер, пешкәч тә чакырырсың, кайтырлар, — ди әби.

Ана өенә кайтып ашарга пешерә, табын әзерли. Шул вакыт убыр әби төрле сүзләр сөйләп балаларын куркыта башлый. Балалар елаша башлыйлар.

Бу тавышка ана килеп җитә дә:

— Алырмын, алырмын, атар кош! — ди. Әби:

— Бирмәм, бирмәм, битәр кош, — дип җавап бирә. Ике арада көрәш башлана. Шул вакыт: «Әни, без монда!» — дип, балалар яшерелгән урыннан йөгерешеп чыгалар. Убыр әбине чәченнән тотып «кыйныйлар-кыйныйлар» да, «үтереп», гәүдәсен суга ташлыйлар. Аннан шатланышып өйләренә кайтып китәләр.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.