Удмуртия мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте
Удмуртия мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте | |
Удмуртия мөфтияте | |
Баш-фатир: | |
---|---|
Оешма төре: |
региональ дини оешма |
Рәсми теле: | |
Җитәкчеләр | |
Мөфти | |
Нигезләү | |
РФ Юстиция министрлыгында теркәлү | |
җирле мөселман җәмгыяте инициативасы | |
muftiyat-udmurtii |
Удмуртия мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте, Удмуртия мөфтияте (рус. Региональное Духовное Управление Мусульман Удмуртии в составе Центрального духовного управления мусульман России, Удмуртский муфтият, РДУМУ) ― Удмуртия территориясендәге мөселман җәмгыятьләрен берләштерүче, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте составындагы үзәкләштерелгән дини оешма.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Төп мәкалә: Удмуртиядә ислам
1991 елда Пермь, Киров өлкәләренең һәм Удмуртия мөселман җәмгыятьләрен берләштерүче мөхтәсибәт идарәсе оеша (үзәге Пермьдә, имам-мөхтәсиб Н. Ә. Сабирҗанов).
1994 елда Ижауда мөселманнар инициативасы белән төбәк Диния нәзарәте (Ижау мфтияте) төзелә. Ул 1994 елның 8 февралендә Удмуртия юстиция министрлыгында рәсми теркәлү узган. ҮДН структур берәмлеге булып кала.
Мөфтиләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Вафа хәзрәт
- 2008 елга кадәр ― Габдулла хәзрәт Мөхәммәтшин
- 2008 елдан ― Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин
Мөфтинең беренче урынбасары ― Нәфис хәзрәт Ихсанов
УРМ Диния нәзарәте администрациясе җитәкчесе ― Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов[1]
Мәхәлләләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ижау җәмигъ мәчете
- Ижау үзәк мәчете
- Ижауның «Иман нуры» мәчете
- Ижевск шәһәрендә УР буенча Россия УФСИН № 4 дәвалау-төзәтү колониясендәге мәчет
- Воткинск мәчете
- Сарапул үзәк мәчете
- Сарапулның Элеконд микрорайоны мәчете
- Глазов җәмигъ мәчете (2010―2019 елларда төзелгән)
- Можга мәчете
- Алнаши районы Татар Туймабашы мәчете. Хәзерге вакытта Татар Туймабашы авылында мәчет бинасы Удмуртиядә иң борынгы мәчет санала — 1865 елда төзелгән. 1932 елда мәчет ябыла, манарасы сүтелә. 1991 елда кире мәхәллә кешеләренә кайтаралар. Капиталь ремонт ясалган, манара торгызылган. Мәчет рәсми рәвештә 1996 елда ачылган[2]
- Алнаши районы Бакыр завод мәчете
- Балезино районы Кистем авылы мәчете. Элек Кистемдә өч мәчет булган.
- Балезино районы Падера авылы мәчете
- Балезино районы Әхмәди авылы мәчете
- Глазов районы Татар Парҗы авылы мәчете. 1906 елда ачылган мәчет.
- Завьялово районы Хохряки авылындагы УР буенча Россия УФСИН № 8 төзәтү колониясендәге мәчет
- Камбарка районы Кама авылы (1942—2004 штб) мәчете.
- Камбарка районы Шолья авылы мәчете
- Кече Пурга районы Яган авылы мәчете
- Кече Пурга районы Пугачёво авылы (1958—1995 штб) мәчете
- Кизнер районы Кизнәр бистәсе мәчете
- Можга районы Пычас авылы (1960—1997 штб) мәчете
- Можга районы Люга авылы мәчете
- Можга районы Сосмак авылы мәчете
- Сарапул районы Уральский авылы мәчете
- Сюмси районы Көлмез авылы (1958—1992 штб) мәчете
- Ува районы Ува бистәсе мәчете
- Юкамен районы Шәфи авыл мәчете
- Юкамен районы Пүчинкә авыл мәчете
- Юкамен районы Тегермән авыл мәчете[2]
Басма орган
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2008 елдан рус телендә А-3 форматында 4 полоса айлык «Муслим» газетасы чыга. Мөхәррире ― Рөстәм Гатауллин. Тиражы 2000 (2009, февраль)[3].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Состав «РДУМ Удмуртии в составе ЦДУМ России»
- ↑ 2,0 2,1 Мечети Удмуртии - контактная информация. РДУМУ в составе ЦДУМ
- ↑ Муслим