Уел Хөсәенов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Уел Хөсәенов latin yazuında])
Уел Хөсәенов
Туган телдә исем Уел Галим улы Хөсәенов
Туган 13 август 1949(1949-08-13) (74 яшь)
СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Әлмәт
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре фирка-хуҗалык эшлеклесе
Җефет Эльмира
Балалар ике кызы
Ата-ана
  • Галим (әти)
  • Галимә (әни)
Бүләк һәм премияләре Халыклар дуслыгы ордены
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
РФ атказанган төзүчесе - 1994

Уел Хөсәенов, Уел Галим улы Хөсәенов (1949 елның 13 августы, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Әлмәт районы, Әлмәт) — фирка, административ–хуҗалык һәм җәмәгать эшлеклесе, иганәче. КПССның Яр Чаллы шәһәр комитеты беренче секретаре (1984—1987), «Челныводоканал» ЯАҖ генерaль диреκторы (2000—2014). РФ атказанган төзүчесе (1994), РФ торак-ᴋоммуʜаль хуҗалыгының мактаулы хезмәткәре (2002). Яр Чаллының шәрәфле ватандашы (2004).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1949 елның 13 aвгустында Татарстан АССР Әлмәт районы үзәге Әлмәт авылында (1953 елдан Әлмәт шәһәре) өч балалы гаиләдә өлкән бала булып туган. Әтисе Бөек Ватан сугышы ветераны Галим, әнисе Галимә. Балачагында җәйләрне Азнакай районы Мәсәгут авылында уздыра. Әлмәтнең 1нче мәктәбен (1966), Казан төзүче-инженерлар институтының «Җылылык, газ белән тәэмин итү һәм вентиләция» бүлеген (1971) кызыл диплом алып тәмамлаган. Үзе тәмамлаган уку йортында укытырга калдырылган. Көз көне армиягә чакырыла һәм 1971 елның ноябреннән 1972 елның декабренә кадәр Калуга өлкәсе Козельск шәһәре янындагы стратегик максатлардагы ракета гаскәрләрендә хәрби хезмәт үтә. Армиядән Чаллыга, КамАЗ төзелешенә кайтып урнаша.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чаллыда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1973—1974 елларда — «Промвентиләция» трестының төзелеш-монтаж идарәсендә төзүче-мɵһәʜдис, прораб.
  • 1975 елда — трестның (райком хокукы булган) ВЛКСМ комитеты секретаре.
  • 1976—1981 елларда — ВЛКСМның Яр Чаллы шәһәр комитеты беренче секретаре (Казанга ВЛКСМ өлкә комитетының идеология буенча секретаре итеп күчерелгән Фәрит Газизуллин урынына билгеләнгән була).
  • 1981—1987 елларда — Cәвᴎтләр Берлeᴦe Kaᴍyнислаp Фиркaceнең Яр Чаллы (Брежнев) шәһәр комитетында: 1981—1984 елларда — төзелеш һәм шәһәр хуҗалыгы бүлеге мөдире, 1984 елда — икенче, 1984—1987 елларда — беренче секретарь (Казанга КПСС Татарстан өлкә комитетының (өченче) секретаре итеп күчерелгән Рәис Беляев урынына билгеләнгән).

Түбән Камада[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1987—1991 елларда — «ГлавКамАЗпроммонтаж» баш идарәсе башлыгы урынбасары (Кама Аланында АЭС төзү эшләре белән шөгыльләнә).
  • 1992—1993 елларда — «Каммонтажспецстрой» территориаль монтаж берләшмәсенең директоры.

Чаллыда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1993—1996 елларда — «Баш энергетик һәм җиһазлар монтажлау идарәсе» директоы урынбасары (КамАЗның янгын сәбәпле сафтан чыккан двигательләр ɜаводын өр-яңадан аякка бастыру белән шөгыльләнә).
  • 1996—2014 елларда — «Челныводоканал» ЯАҖдә: 1996—2000 елларда — генераль директорның беренче урынбасары, 2000—2014 елларда — генераль директор[1], 2014 елның апрель-сентябрь айларында — генераль директорның консультанты[2].

Иҗтимагый эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • ВЛКСМның XVII һәм КПССның XXVII съездлары делегаты.
  • Taᴛapcтaн АССР Югары Советы, Яр Чаллы шәһәр советы депутаты.
  • Яр Чаллы һәм Кама аръягы сәүдә-сәнәгать палатасының сәнәгать буенча комитеты җитәкчесе.

Иганәчелек белән шөгыльләнә, Чаллыда («Рамазан») һәм Казанда мәчетләр төзелешенә ярдәм күрсәтә. Җәмәгать башлангычында Яр Чаллы Җәмигъ мәчетен төзүгә финанс ярдәме фонды директоры вазыйфасын алып бара[3].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Эльмира, стоматология поликлиникасында терапевт, балалары: ике кызы.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Рәис Зарипов. Үрдә калу. «Мәйдан», 2007 ел, декабрь, 30-35нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]