Уен технологиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Уен технологиясе latin yazuında])
Уен технологиясе
 Уен технологиясе Викиҗыентыкта

Уен технологиясе – заманча педагогик технология, бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз бер өлеше. Тәрбия чарасы буларак, ул балаларның камилләшүенә, шәхес буларак формалашуына, үзгәрүенә этәргеч булып тора. Балага белем һәм тәрбия уен аркылы яхшырак бирелә. Ул уйнаган вакытта бик күп нәрсәләрне таный, үзенә күнекмәләр ала. Уен формасында оештырылган дәресләр фән белән кызыксынуны көчәйтә, баланың мөстәкыйльлеген үстерә, аларны белем алуга дәртләндерә.

Төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Г.К. Селевко, уеннарны максатчан юнәлеш буенча берничә төркемгә бүлә:

  • дидактик уеннар (бу төр уеннар укучыларда белем-күнекмәләр формалаштыруга һәм камилләштерүгә, танып-белү эшчәнлеген киңәйтүгә юнәлтелгән);
  • тәрбияви уеннар (мөстәкыйльлек, дөньяга караш тәрбияләү һ.б.);
  • үстерелешле (игътибарны, хәтерне, сөйләмне, фикерләүне, уку  эшчәнлеген үстерү һ.б);
  • социальләштерә торган (аралашуга өйрәтү һ.б.) уеннар.

Уен технологиясенең максаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дәрестә укытучы, уеннар кулланып, укучыларның танып-белү эшчәнлеген оештырганда, аларның иҗади сәләтләрен ачарга тырышу максатын куя. Уен һәрвакыт эмоция һәм акыллылык таләп итә, шулай ук тиз арада җавап кабул итүне сорый (Ничек җавап бирергә? Нәрсә эшләргә? Ничек җиңәргә?). Бу сорауларны чишәргә тырышу уйнаучыларның уйлау эшчәнлеген көчәйтә. Уен барышында балаларның татарча сөйләшергә тырышулары бик зур уңай факт булып тора. Уен алымнарын, эш төрләрен төрлечә сайларга мөмкин, ләкин һәр уен ныклап уйланылган, һәрьяклап эшкәртелгән булырга тиеш.

Уенны оештыру өчен, элек төп бурычны билгеләргә, укучыларны уенга әзерләргә, аларны кирәкле теоретик белемнәр, төрле мәгълүматлар белән тәэмин итәргә кирәк. Уен шартлары һәм үзара аралашу кагыйдәләре белән таныштырырга; максатны һәм чишелергә тиешле бурычларны аңлатырга, уен барышында шул бурычларны үтәүгә ирешергә, чишелешнең дөреслеген тикшереп, нәтиҗәләргә бәя бирергә кирәк була.

Дәресләрдә уен технологиясе уенга корылган төрле ситуацияләр аша тормышка ашырыла һәм уку эшчәнлегендә кызыксындыру, эшкә дәртләндерү чарасы буларак файдаланыла. Уен технологиясе укучыларның танып белү активлыгын үстерә, акыл үсешен активлаштыра, аларда яңа сыйфатлар булдыруга ярдәм итә. Уен вакытында фән белән кызыксыну көчәя, мөстәкыйльлек, ихтыяр көче, игътибарлылык арта, хәтер яхшыра, уйлау күнекмәләре камилләшә. Уен аша укытучы укыту һәм тәрбия бурычларын уңайлы хәл итеп кенә калмый, ә укучы белән аралашуны да җайга сала. Балалар коллективын берләштерүдә, туплауда, дусларча мөгамәлә урнаштыруда да уенның әһәмияте зур.

Алган белемнәрне актуальләштерергә, үз фикерләрен язмача яки сөйләмә рәвештә формалаштыра белергә өйрәтүдә, укыту һәм тәрбиянең бердәмлегенә ирешүдә уеннарның кирәклеге сизелә. Дәресләрдә урынлы кулланылган уеннар һәм уен элементлары укучыларны активлаштыра, аларның игътибарын дәрес материалына юнәлтә, иҗади халәт булдыра, туган телгә мәхәббәт һәм кызыксыну тәрбияли.

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен арттыруда, аларның үз фикерләрен язмача яки сөйләмә рәвештә формалаштыра белергә өйрәтүдә, укыту һәм тәрбиянең бердәмлегенә ирешүдә, шулай ук балаларны тел фәне белән кызыксындыруда КВН дәресләренең әһәмияте зур.

Сәяхәт дәресләр укучыларны активлаштыра, аларның игътибарын дәрес материалына юнәлтә Һәм иҗади халәт булдыра; укучы бу төр дәресләрдә фән нигезләрен үзләштерү белән бергә үз фикерләрен дәлилли белү күнекмәләре дә ала.

Дәрес структурасына хәрәкәтле, сюжетлы, рольле, лексик-грамматик уеннар, төрле башваткычлар, таблицалар белән эшләүне кертү бик тә уңай була. Боларны куллану механик хәтерләүне , ятлауны инкяр итә.

Файдаланган әдәбият исемлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Бакиров М.Х. Татар фольклоры: Югары уку йор йортлары өчен д-лек. – Казан: Мәгариф, 2008. – 359 б.
  • Вагыйзов С.Г., Вәлитова Р.Г. Башлангыч мәктәптә татар теле укыту методикасы. – Казан: Мәгариф, 2001. – 344 б.
  • Гайфуллин В. Педагогик технологияләр // Мәгариф, 2000. – №4. – Б. 7-10.