Узыш (2016 елгы фильм)
| Узыш | |
|---|---|
| ингл. Race | |
| Жанр | Спорт, биографик, драматик. |
| Режиссёр | Стәфән Һопкенз |
| Продюсер |
|
| Сценаричы |
|
| Баш ролләрдә | |
| Оператор | Питәр Ләви |
| Монтажчы | Җоһн Смет |
| Көйязар | Рэйчел Портман[d] |
| Бию куючы | Рәйчәл Портман |
| Киноширкәт | Җитештерү:
Дистрибьюция:
|
| Озынлык | 135 минут[1] |
| Бюджет | 5 миллион $[2][3] |
| Җыемнар | 25,1 миллион $[4] |
| Ил |
|
| Тел | Инглиз Алман |
| Дөнья күрү | Ошибка Lua в Модуль:Wd на строке 175: Error: template "Cite Q", which is set in Модуль:Wd/i18n as the output template for the citation-output type "q", does not exist. |
| IMDb | ID 3499096 |
| Рәсми сайт(ингл.) | |
Узыш (инглиз. Race; урыс. Сила воли) ул 1936 елгы Җәйге Олимпия уеннарында рекорд куючы дүрт алтын медальне җиңеп алган афроамерика атлеты Җәсси Оувәнз турындагы 2016 елгы биографик спорт драмасы. Стәфән Һопкенз аны төшергән, Җо Шрапнәл һәм Анна Вотәрһаус аны язганнар. Төп персонажлар: Стәфан Җәймз Оувәнз кебек, Җәйсон Судәйкес Ларри Снайдәр кебек, Җәрәми Айронз Әйвәри Брандәҗ кебек, Веллйам Һөрт Җәрәмайаһ Т. Маһони кебек һәм Карис ван Һаутән Ләни Рифәншталь. Канада, Алмания һәм Франция бу фильмны ясаганнар.
2014 елның 24 июлендә төп төшерү Монреальдә, Канадада, башланган. Оувәнз гаиләсе, Җәсси Оувәнз фонды (инглиз. Jesse Owens Foundation), Jesse Owens Trust һәм Ут төркеме (инглиз. The Luminary Group) ярдәме белән Forecast Pictures, Solofilms һәм Trinity Race фильмны төшергәннәр. Фильм уң булган. Катнаш һәм уңай күзәтүләр алгач, ул дүрт канадалы фильм бүләкләрен (инглиз. Canadian Screen Awards) алган. Ә Җәймз «Иң яхшы актёр (инглиз. Best Actor)» алган.
Хикәя
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1933 елда Җәсси Оувәнз Оһайо дәүләт университетында керә. Үз гаиләсеннән ул көллияттә беренче укучы булып өйрәнә. Кайбер ак атлетлар тарафыннан ул раса дискриминациясен ала. Ларри Снайдәр ул элеккеге Олимпия дәрәҗәсендәге атлет. Ул Оувәнзның гадәти булмаган потенциалы барлыгына дип ышана. Ләкин Оувәнзга үз техникасы өчен күп эшләргә кирәк, Ларри уйлый. Снайдәр Оувәнзга Берлиндагы 1936 елгы Җәйге Олимпия уеннарында катнашырга тәкъдим иткәч, Оувәнз моны кызык тәкъдим дип саный, ләкин Нацист Алманиясендәге раса пропагандасы аркасында ул тәвәккәл түгел. Алмания дискриминация сәясәте аркасында АКШ Олимпия комитеты Олимпия уеннарын бойкот итәргә җыеналар. Әгәр нацист рәсми булучы Йозәф Гөббәлз теләсә кайсы раса атлетларына катнашырга рөхсәт итәргә һәм аларның пропагандасын контрольдә тотарга вәгъдә итсә, америкалылар ризалашырга җыеналар.
Үз хатынына, Рутка, һәм яшь кызына ярдәм итәргә тырышып, Оувәнз хезмәт күрсәтү станциясендә эшли башлый һәм Снайдәрны күңелсезләндерә, чөнки аның эше аны күнегүләрдән аера. Оувәнзның гаиләсе турында белгәч, Снайдәр Оувәнзга күренергә таләп итми торган башка эшне бирә, Оувәнз йөгерүдә игътибар итсен. Дәвам итеп Оувәнз берничә рекордлар, шулай ук кайбер Снайдәрның рекордларны, куя һәм бер хатын белән мөнәсәбәтләр башлый. Рут дәгъва язарга җыенгач, Оувәнз аерыла һәм узыш Йуләйс Пикокк узышчыга җиңелә. Тыныч итү өчен Оувәнз Рутка кайта һәм аңа өйләнергә тәкъдим итә. Әмма Төсле кешеләр күтәрелеш өчен милли оешма сәясәт сәбәпләре аркасында Җәссидән Берлинга бармаска сорый. Оувәнз тәвәккәл түгел, ләкин Пикокк җәрәхәте аны нацист раса идеологиясенә карамастан ярышырга мәҗбүр итә.
Берлинда Оувәнз 100 метрлы йөгерештә яңа рекорд куя һәм үз беренче алтын медальне ота. Халыкара Олимпия комитеты катнашучы Әйвәри Брандәҗ Адольф Һитлердан котлаулар алу өчен Җәсси Оувәнзны алып килгәч, аңа Һитлерның пробкаларда кермәү өчен элегрәк киткәнен әйткәннәр. Брандәҗ Гөббәлзга Һитлерның бар җиңүчеләр котларга тиешлеген әйтә. Ләкин Гөббәлз моны кире каккан.
Лус Лоң көтелмәгәндә Оувәнзга киңәш иткәч, ул озынлыкка сикерү өчен квалификация уза, тагын бер рекорд куя һәм алтын медальне ота. Лус халык алдында аның кулын кыскан һәм аның белән җиңү даирәсен итә. Аннан соң ул үз бүлмәсендә Оувәнзга Алмания торышы турындагы үз борчылуы турында сөйләгән. 4×100 узышында ике яһүди-америкалыны урынына йөгергәч, Оувәнз үз дүртенче һәм соңгы алтын медальне ота. Брандәҗ шул яһүди-америкалыларны узыштан читләштергән, чөнки Брандәҗ уеннарга кадәр нацистлар белән килешү төзегән һәм җәнҗалны булдырмау өчен Гөббәлз Брандәҗкә моны эшләргә киңәш иткән. Гөббәлз Ләни Рифәнштальгә, фильм режиссёрына, төшермәскә кушкан. Моңа карамастан ул Оувәнзның җиңүләрен төшергән һәм аннары Оувәнздан алтын медальне отучы озынлыкка сикерүен Рифәнштальнең киләсе фильмы, Олимия, өчен кабатларга сорый.
АКШга кайткач, Оувәнз һәм Снайдәр Оувәнзның җиңүе хөрмәтенә оештырылган банкетта булганнар, ләкин швейцар аларга Оувәнзның эшчеләр өчен керү юлы аша керергә тиешлеген әйтә. Снайдәрның протестларына карамастан, Оувәнз шулай эшли. Лифтёр, яшь ак ир, Оувәнзның имзасын сорый Оувәнзны һәм Рутны банкетка алып килгәнче.
Актёрлар һәм актрисалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Уңда — актёр/актриса; сулда — персонаж.
- Стәфан Җәймз — Җәсси Оувәнз
- Җәйсон Судәйкес — Ларри Снайдәр
- Җәрәми Айронз — Әйвәри Брандәҗ
- Карис ван Һаутән — Ләни Рифәншталь
- Веллйам Һөрт — Җәрәмайаһ Т. Маһони
- Шәнес Бәнтон — Рут Соломон-Оувәнз
- Аманда Крү — Пәгги
- Җәрәми Фөрдман — Марти Глеккман
- Барнаби Мәтшурат — Йозәф Гөббәлз
- Шантәл Райли — Квенсәлла
- Давид Кросс — Карл «Лус» Лоң
- Гленн Түрман — Һарри Дәйвес
- Җонатан Арес — Артур Лелл
- Шәмир Андәрсон — Йуләйс Пикокк
- Тони Күрран — Лосон Робәртсон
- Николас Вудсон — Фрәд Рубин
- Җакомо Җанниотти — Сәм Столләр
- Әли Гори — Дәйв Албреттон
- Әнтони Шөрвуд — Ихтирамлы Әрнәст Һалл
- Җон МакЛарән — Трәнт
- Тим МакИннәрни — Генерал Чарлз
- Власта Врана — Изге Җоһн
- Адриан Свиккәр — Адольф Һитлер
- Карл Грабошас — Адолф Дассләр
- Артур Һолдән — Рудолф Дассләр
- Җонатан Һеггенз — Дин Кромвәлл
- Аниан Соллнәр — Һанс фон Тшаммәр
Җитештерү
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Булдыру
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Башта Җоһн Бойәга Оувәнзны уйнарга җыенган. Әмма аннан соң ул Йолдыз сугышлары: Куәт уяна фильмда уйнарга киткән.[6][7] Шуңа күрә Стәфан Җәймз аны алмаштырган.[8] Squareone Entertainment һәм Entertainment One[9] Алманиядә һәм Канадада фильмны сатып алганнар. Ә Америка Кушма Штатларында Focus Features сату белән шөгыльләнгәннәр.[10]
Төшерү
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Монреальдә һәм Берлиндагы Олимпия стадионында 2014 елның 24 июлендә төшерү башланган.[11]
Чыгарылыш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2014 елның 1 октябрендә Focus Features фильмны 2016 елның 8 апрелендә чыгарырга җыенган.[12] Әмма 2015 елның августында чыгарылыш датасы 2016 елның 19 февраленә күчкән.[13]
Унбишенче февральдә Оһайо дәүләт университетында фильм алдан күрсәтелгән. Җәсси Оувәнзның ике кызы һәм Стәфан Җәймз анда булганнар һәм халыкка мөрәҗәгать иткәннәр. Оһайо штаты президенты, Майкл В. Дрәйк, шулай ук халыкка мөрәҗәгать иткән һәм Оувәнзның глобаль тәэсире һәм университеттагы тормышка тәэсире турында сөйләшкән.[14] 2016 елның 19 февралендә Entertainment One фильмны Канадада, ә Focus Features АКШда чыгарганнар. Шул ук елның 31 мартында Eagle Pictures аны Италиядә, ә 5 маенда SquareOne Entertainment Алманиядә чыгарганнар.
Кабул итү
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Театр кассасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Узыш Төньяк Америкада 19,2 миллион $ һәм башка җирләрдә 5,9 миллион $ алган. Бөтен дөньяда 25,1 миллион $.
АКШ һәм Канада илләрендәге фаразлар буенча фильм беренче атнада, яңа Күтәрелгән (инглиз. Risen) фильмына юл биреп, 2.369 театрларда, Убырлы (инглиз. The Witch) кебек, 4-7 миллион $ алырга җыена иде. Кассада алтынчы урынны алып, ахырда ул 7,4 миллион $ беренче атнада алган.
Тәнкыйди билгеләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Күзәтүләр агрегаторы Rotten Tomatoes сайтында 158 күзәтүче билгеләренең 64 % уңай иде. 35 күзәтүче фикерләреннән нигезләнеп, 2020 елның августында Metacritic фильмга 100дән 56 балл биргән.[15] CinemaScore сораштыру үткәргән һәм тамашачыларның урта билгесе «A» иде ("F"тан "A+"ка).[16]
Бүләкләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Узыш сигез номинацияне, шулай ук бишенче канадалы фильм бүләкләрендә Иң яхшы кинофильм, алган.[17]
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ RACE (PG). British Board of Film Classification (20 April 2016).
- ↑ Race (2016). The Numbers. Nash Information Services.
- ↑ Race. The Wrap. әлеге чыганактан 2017-10-06 архивланган. 2026-03-25 тикшерелгән.
- ↑ Race. Box Office Mojo. IMDb.
- ↑ Race (2016). British Film Institute.
- ↑ McNary, Dave (2014-01-24). Jesse Owens Biopic Finds Its Leading Man (EXCLUSIVE) (en-US).
- ↑ Meet the New Hero of ‘Star Wars’ (en) (2014-04-30).
- ↑ Sneider, Jeff (2014-05-28). 'Star Wars' Hero John Boyega to Be Replaced by 'Selma' Actor in Jesse Owens Biopic (Exclusive) (en-US).
- ↑ Barraclough, Leo (2014-02-07). Jesse Owens Biopic Gets Boost From Family (en-US).
- ↑ Sneider, Jeff (2014-05-07). Focus Features in Negotiations to Board Jesse Owens Biopic 'Race' (en-US).
- ↑ Kit. Jason Sudeikis, Jeremy Irons Join Jesse Owens Drama 'Race', The Hollywood Reporter, Prometheus Global Media (16 July 2014). 28 июль 2014 тикшерелде.
- ↑ The Deadline Team. Jesse Owens Biopic 'Race' Release Date Set For April 2016; William Hurt Joins Cast, Deadline Hollywood, Penske Business Media (1 October 2014). 2 октябрь 2014 тикшерелде.
- ↑ Sneider. Focus Features Moves Up Jesse Owens Drama 'Race' to February 2016, TheWrap (27 August 2015). 25 ноябрь 2015 тикшерелде.
- ↑ Media Advisory: The Ohio State University to celebrate Jesse Owens' legacy with a red-carpet preview screening of new movie "Race". University Communications. Ohio State University (9 February 2016). әлеге чыганактан December 15, 2016 архивланган. 9 October 2016 тикшерелгән.
- ↑ Race Reviews. Metacritic. CBS Interactive. 15 August 2020 тикшерелгән.
- ↑ D'Alessandro (21 February 2016). 'Deadpool' Strong With Second Weekend Of $55M; 'Risen' Takes $11.8M, 'Witch' At $8.7M. Deadline Hollywood. Penske Business Media. 27 August 2018 тикшерелгән.
- ↑ Howell. Orphan Black and It's Only the End of the World lead Canadian Screen Awards nominations, The Star, Toronto Star Newspapers (17 January 2017). 18 февраль 2017 тикшерелде.