Уильям Бичи
Сэр Генри Уильям Бичи (инглиз телендә: Henry William Beechey; 1753 елның 12 декабре, Бёрфорд (Оксфорд графлыгы)[10] — 28 января 1839 елның 28 январе) — Британия рәссам-портретисты. Король художестволар академиясе әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

У. Бичиның әти-әнисе ул әле бик кечкенә чагында үлгән, шуңа күрә ул һәм аның ир һәм кыз туганнары абыйсы гаиләсендә тәрбияләнгән булган. Кечкенә чагыннан ук рәсем белән мавыккан һәм 1772 елда Король академик живопись мәктәбенә кабул ителгән булган.
Карьераның башыннан бирле У. Бичи зур булмаган портретлар иҗат итүдә махсуслашкан. 1782 һәм 1787 ел арасында Норвичта торган, анда шәһәрнең Изге Эндрю Залын бизәгән дүрт гражданның портретларын ясаган.
1793 елда Бөекбритания короле Георг III-нең (1738—1820) хатыны һәм королева Викториянең дәү әнисе королева Шарлоттаның сарай яны живописецы итеп билгеләнгән булган.
У. Бичи королева Шарлоттаның бөтен буена портретын ясаган, лорд дәрәҗәсе бүләк ителгән булган һәм рәсми рәвештә Англиянең беренче рәссамы итеп танылган булган.
Аның иң яхшы әсәре булып 5-енче һәм 10-ынчы драгун полкларын тикшереп карау вакытында король Георг III-нең җайдак портреты санала.
Ике мәртәбә өйләнгән булган; 21 бала атасы. Аның балалары арасында:
- Генри Уильям Бичи (1789—1862), британ Мисыр белгече, рәссам.
- Фредерик Уильям Бичи (1796—1856), британ сәяхәтчесе, котып өйрәнүчесе.
- Джордж Дункан Бичи (1798—1852), британ рәссамы.
- Ричард Бриджес Бичи (1808—1895), британ адмиралы һәм рәссам.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Бичи, Вильямс // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
- 1 2 RKDartists
- 1 2 William Beechey — OUP, 2006. — ISBN 978-0-19-977378-7
- 1 2 Internet Speculative Fiction Database — 1995.
- 1 2 Union List of Artist Names — 2020.
- 1 2 3 Lundy D. R. The Peerage
- ↑ https://collections.frick.org/people/2550/william-beechey/objects
- ↑ Метрополитен-музей — 1870.
- ↑ National Portrait Gallery (London) online database
- ↑ https://www.fine-arts-museum.be/nl/de-collectie/artist/beechey-william-sir-1
- ↑ башка мәгълүмат буенча Лондонда туган булган