Уильям Добсон
Уильям Добсон (инглиз телендә: William Dobson, 1611 елның 24 февралендә чукындырылган — 1646 елның 28 октябрендә күмелгән) беренче әһәмиятле инглиз рәссамнарының берсе, замандашы Джон Обри сүзләре буенча «Англия тудырганнардан иң шәп живописец»[4].
Тәрҗемәи хәле һәм иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Булачак рәссам Лондонда, адвокат Уильям Добсон гаиләсендә туган, өйрәнергә Уильям Пикка бирелгән булган. Мөгаен, соңрак ул рәссам Френсис Клейн остаханәсендә эшләгән. Өйрәнүчеләр фаразы буенча Добсонның король живопись тупланмасына ирешү рөхсәте булган һәм ул Тицианның һәм король Карл I-нең сарай яны рәссамы Антонис ван Дейкның әсәрләреннән күчермә ясаган. Добсон эшләренең колориты Венеция живописе йогынтысы астында формалашкан, әмма Ван Дейкның стиле мөгаен рәссамның иҗатына нинди дә булса әһәмиятле йогынты ясамаган. Риваять буенча, Ван Дейк Добсонны үзе, яшь рәссамның картинасын бер Лондон кибете тәрәзәсендә күргәч ачкан. Әмма бу чынлап та булган хәл икәненә бернинди нигез юк. Добсон король сараена ничек эләккәне һәм аның үзенең, аның улларының һәм сарай янындагыларының портретларын башкаруына заказлар ничек алуы чынлыкта мәгълүм түгел. 1630-ынчы елларда Добсон инде мөстәкыйль рәссам булган, ә Ван Дейк 1641 елда үлгәннән соң аның сарай яны живописецы урынына күчкән. Англия граждан сугышы вакытында рәссам роялист үзәгендә - Оксфордта эшләгән һәм Англия короле яклылар - кавалерларның күп портретларын барлыкка китергән. Уэльс принцының (киләчәк Карл II-нең) 12 яшендә бәрелеш фонында сурәте барокко живописенең кызыклы үрнәкләренең берсе һәм, ихтимал, рәссамның иң яхшы эше булып тора. Добсон шулай ук Йорк герцогы, Руперт Пфальцлы һәм Морис Пфальцлы портретларын ясаган. Рәссамның якынча алтмыш эше сакланып калган, алар күбесенчә 1642 елдан бирле башкарылган билдән өс портретла. Аның иҗади юлы кыска булган, ләкин Добсон портретлары “техник балкышы, турылыгы һәм модельнең характеры ачылышы буенча искиткеч” [4]. Аның иртә картиналарында сулач буяу төшерүләр җиңелрәк һәм үтә күренмәлерәкләргә урын биргән, бу, мөгаен, Оксфордта соңгы эш периодында материал җитмәү сәбәпле булган. Оксфордны парламент яклылар алгач 1646 елның июнендә Добсон Лондонга кайткан. Ул яклаусыз һәм яшәр өчен акчасыз калган, бурычлары өчен кыска вакытка төрмәгә утыртылган һәм фәкыйрь булып утыз алты яшендә үлгән. Сент-Мартин-ин-зе-Филдс чиркәвендә күмелгән[4].
Рәссам ике мәртәбә өйләнгән булган. Аның беренче хатыны Элизабет 1634 елда үлгән. Икенче мәртәбә 1637 Джудит Сендерга өйләнгән, ул иреннән соң яшәп калган. Уильям Добсон туу көненнән дүртьйөзеллык 2011 елда күргәзмәләр, аның картиналар исемлеге белән Dobson Trail веб-сайтын барлыкка китерү белән билгеләп үтелгән. Юбилейга Вальдемар Янушчакның The Lost Genius of British Art: William Dobson (BBC) документаль фильмы төшерелгән булган. Эллис Уотерхаус фикере буенча, Добсон “Хогартка кадәр иң күренекле саф британ рәссамы” [5], Вальдемар Янушчак фикере буенча ул “даһи булып туган беренче британияле, беренче чынлап та шәп инглиз живописецы” булган[6]. Добсонның картиналары Лондон Милли галереясендә, Шотландиянең милли галереясендә, Тейт Британия музеенда, Милли портрет галереясендә (Лондон), Милли дизгез музеенда, Квинс-хауста, Уолкер галереясендә (Ливерпуль), Ференц Художество галереясендә, Курто сәнгать институтында, Далвич картина галереясендә, төрле британ шәһәрдән тыш кальгаларында һәм Данидин шәһәренең җәмәгать художество галереясендә (Яңа Зеландия).
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]-
Уэльс принцы (Карл II) як. 1642—1643
-
У. Добсон. Николас Ланьер һәм Чарльз Котрелл белән автопортрет (үзәктә).
-
Рәссамның хатыны Джудит портреты. Як. 1634—1640
-
Абрахам ван дер Дорт портреты. Дәүләт Эрмитажы
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Dobson, William // Encyclopædia Britannica: a dictionary of arts, sciences, literature and general information / H. Chisholm — 11 — New York, Cambridge, England: University Press, 1911.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 https://www.npg.org.uk/collections/search/person?LinkID=mp01315&role=art&wPage=0
- ↑ 3,0 3,1 3,2 RKDartists
- ↑ 4,0 4,1 4,2 William Dobson 1611-46. National Portrait Gallery. әлеге чыганактан 2013-07-11 архивланды. 2013-07-06 тикшерелгән.
- ↑ E. K. Waterhouse, Painting in Britain 1530—1790, 5th edn, New Haven and London 1994, p.80, United Kingdom Tate Gallery — William Dobson 1611—1646, Portrait of the Artist’s Wife circa 1635—1640 2014 елның 4 март көнендә архивланган.
- ↑ Третья часть документального сериала BBC Baroque! From St Peter's to St Paul's[en] и 'The first great British painter?' in Tate, 17, Spring 1999, p.62.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]William Dobson 1611-1646, Biography, Paintings, Dobson Art Trail. williamdobson.tv. әлеге чыганактан 2013-07-11 архивланды. 2013-07-06 тикшерелгән.