Уильям Кент
| Ватандашлык |
|
|---|---|
| Туу датасы | 1684[1][2][3][…] |
| Туу урыны | Бридлингтон[d], Англия патшалыгы[d] |
| Үлем датасы | 12 апрель 1748[1][4][5][…] |
| Үлем урыны | Лондон, Бөекбритания короллеге[d][6] |
| Һөнәр төре | архитектор, рәссам, гравюра рәссамы, декоратор, ландшафтный архитектор, дизайнер мебели |
| Эшчәнлек өлкәсе | архитектура[7], ландшафтная архитектура[d][7] һәм дизайн[d][7] |
| Башкарган вазыйфа | придворный художник[d] |
| Файлы артиста по адресу | Frick Art Research Library[d] һәм Smithsonian American Art and Portrait Gallery Library[d][8] |
| Әсәрләр җыентыгы | АКШ Милли сәнгать галереясе[d], Чикаго сәнгать институты[d], Художественный музей Кливленда[d], Йельский центр британского искусства[d], Королевская академия художеств[d], Чизик-хаус[d] һәм Кенсингтонский дворец[d] |
| Сурәтләнә | William Kent (1685–1748), Architect[d] |
| Автор буларак авторлык хокуклары халәте | автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d] |
| Commons Creator бите | William Kent |
Уильям Кент (инглиз телендә: William Kent); 1685, Бридлингтон — 1748 елның 12 апреле, Лондон) — инглиз классицизмының рәссамы, архитектор-палладианец, рәсем ясаучы, живописец-декоратор һәм гравёр, бакчачы, ландшафт архитекторы, яки шулай аталган «пейзаж паркы» барлыкка китерүчеләренең берсе. Ланселот Браун һәм граф Бёрлингтон белән хезмәттәшлеге өчен танылган, соңгысының Лондонда Пикадилли йортында ул торган. Уильям Кент — Чизик-хаус вилласының, Бакингемширда Стоу пейзаж паркларының һәм Оксфордширда Рушам-Хаус авторы.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Уильям Кент Бридлингтонда (көнчыгыш Йоркшир) туган булган һәм 1686 елның 1 январендә чукындырылган булган. Аның әти-әнисе Уильям һәм Эстер Кант (туганда исеме Шиммингс) булган. Йоркшир — Англиянең төньягында борынгы римлылар һәм викингларның архитектур һәйкәлләре, норманн кальгалары, урта гасыр монастырьлары һәм ике милли парк өчен мәшһүр тарихи графлык.
Кентның карьерасы алтакталар буенча рәссам эшеннән башланган булган, әмма эш бирүче аны сәнгать һәм архитектура өйрәнергә өндәгән. Йоркшир джентльменнарының төркеме өйрәнү периодына Кентны Римга җибәргән булган һәм 1709 елның 22 июлендә ул Дилдан чыгып китеп 15 октябрьда Ливорнога килгән. 18 ноябрьгә ул Флоренциягә килгән, анда 1710 елның апреленә кадәр, соңыннан Римга барганчы калган.
1709-1719 елларда Римда рәсем ясаучы һәм живописец Бенедетто Лутидан өйрәнгән. 1713 елда Изге Лука Академиясе уздырган ел саен конкурста живопись өчен икенче класс икенче медаль белән бүләкләнгән булган. Ул шулай ук берничә әһәмиятле яклаучы, шул исәптән Томас Коукны, соңыннан 1-енче Лестер графын очраткан, аның белән ул 1714 елның җәендә Төньяк Италия буенча сәфәр башкарган – Кентны Виченцеда Андреа Палладио һәм Римда Пьетро Оттобони сарайларының архитектур стиленең соклану бәяләмәсенә китергән тур, соңгысы өчен ул, мөгаен, берничә картина ясаган, гәрчә моның турында тәфсилле язма шәһадәтләр сакланмаган. Римда булуы вакытында ул Сан-Джулиано-деи-Фиамминги (изге Юлиан Фламандлы) чиркәвенең түшәмен буяп ясаган [9].
Иң әһәмиятле очрашу Кент һәм Ричард Бойль, 3-енче Бёрлингтон графы арасында булган. Кент Римнан 1719 елның көзендә киткән, озак булмаган вакытка Генуяда лорд Бёрлингтон белән очрашкан, соңыннан Кент Парижга барган, анда лорд Бёрлингтон соңыннан Англиягә кире соңгы сәфәрендә аңа кушылган. Кент Лондонда Кенсингтон сараенда яңа интерьерларны оформлять иткәндә сэр Джеймс Торнхиллны алыштырган; Бёрлингтон өчен Чизик-хаусны төзегән һәм интерьерларын, бигрәк тә буялган түшәмнәрен оформлять иткән һәм Лондонда Бёрлингтон-хаусны төзегән [10].
Уильям Кент бакчалар һәм биналар планировкасын гына түгел, ә шулай ук йорт җиһазын да эшләп чыгарган. Шулай ук игътибарлы итеп ул төп әсәренең – Норфолкта Голкгемда граф Лестер сарай комплексы интерьерларына булган. Бёрлингтон инглиз палладианлык хәрәкәте инициаторларының берсе булган. Ул Уильям Кентка 1727 елда басылып чыккан «Иниго Джонсның … Бёрлингтон һәм Кентның палладиан / джонс стилендә кайбер өстәмә проектлары белән... Иниго Джонсның проектлары»н (The Designs of Inigo Jones… with some additional designs in the Palladian/Jonesian taste by Burlington and Kent) төзергә һәм мөхәррирләргә бирем биргән.
Кент палладиан стилен Лондонда берничә иҗтимагый бинага уңышлы кулланган булган, алар өчен Бёрлингтон яклавы аңа комиссионныйлар тәэмин иткән: Чаринг-Кросста король ат абзарлары (1731—1733; 1830 елда сүтелгән булган), казначейлык, король манежы һәм Уайтхолл (1733—1737) сараенда атлы гвардия полкы казармалары биналары [11].
Кент Норфолкта башка палладианлы Колин Кэмпбелл тарафыннан сэр Роберт Уолпол (1721—1725) өчен төзелгән Хоутон-холл интерьерларын (1725—1735 еллар тирәсе) оформлять иткән. Кент башка “граф-архитектор” Томас Коук белән хезмәттәшлек иткән һәм Мэтью Бреттингем шәхесендә ярдәмчегә ия булган. Аның эскизлары буенча Раушемда (Оксфордшир) Девоншир герцогы Лондон йортлары һәм вилла җиһазландырылган булган. Уэльс принцы өчен ул Темза буенча йөрү өчен көймә проектлаган булган (Гринвич диңгез музее экспозициясендә).
Тормышы ахырында Уайтхолл һәм премьер-министр резиденциясе тирәләрен үзгәртеп корган. 1748 елның 12 апрелендә король Георг II-нең баш архитекторы һәм беренче живописецы вазыйфасында үлгән.
«Бакча архитекторы»
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Ландшафт архитекторы буларак Уильям Кент инглиз «пейзаж стиле»нең барлыкка китерүчеләренең берсе булган, ул бакчалар һәм инглиз утарлары планировкасында инкыйлаб ясаган булган. Кент регуляр француз бакчаларында хөкем сөргән “Версаль манерасына” симметрия һәм партерларның геометрик планировкасыннан баш тарткан. Аның проектлары Кларемонт һәм Стоурхедта бакчаларны керткән. Кент хезмәтләре белән Бакингемширда Англиянең иң грандиоз регуляр паркы Стоу геометрик формалардан чистартылган булган һәм тирәли пейзажның табигый дәвамы буларак янә уйланылган булган. Башта пейзаж паркының системасы Ж.-Ж. Руссоның табигать алдында, аның табигый пейзажларының матурлыгы буйсыну фикерен чагылдырган. Стоу паркында, бигрәк тә палладиан күперен төзүдә (1741; башка чыганакларда күпернең авторы дип Джеймс Гиббс атала һәм 1738 ел датасы күрсәтелә) итальян тәҗрибәсен кулланган[12].
1727—1736 елларда Кент Темзаның сул ярында Чизвик паркының үзгәртеп корылышы белән идарә иткән (хәзер «Зур Лондон» сызыгы эчендә). Ул паркта «антик хәрабәләр» корган: портал, колонналар фрагментларын, янәсе җимерелгән борынгы Рим гыйбадәтханәләренең антаблементларын. Паркта палладиан стильдә йорт төзелгән булган, анда лорд Бёрлингтонның художество тупламасы урнашкан булган[13]. Кент Твикнемда инглиз шагыйре Александр Поуп вилласы бакчасы, Ричмондта королева Кэролайн өчен һәм бигрәк тә Оксфордширда Рушам-хаус өчен проектлар эшләп чыгарган булган, анда ул аралаш храмнар, каскадлар, гротлар, палладиан күперләр һәм экседрлар булган “бәхетле Аркадия” стилендә рәт декорация барлыкка китергән. Кентның бу эше үрнәк булган һәм “инглиз паркларының” иң мәшһүр архитекторы «Капабилити Браун» иҗатында дәвам тапкан. А. Поуп бу парк турында шулай дип язган: “Кентның рәсемнәрен һәм урынның табигый рельефын кулланып Браун Стоуда “пейзаж живописе”н барлыкка китергән[14]. Кент эшенең бердәнбер ким ягы булып анда бакчачылык белемнәренең һәм техник күнекмәләре булмавы булган. Шулай да, “аның пейзаж стиле ландшафт дизайны тарихына гаять әһәмиятле кертем булган» [15].
Мирасы һәм тәнкыйть
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Архитектура гармонизациясе, интерьерлар һәм йорт җиһазларының табигый ландшафт белән оформление традициясен Роберт Адам җитәкчелегендә яңа буын палладианнары дәвам иткән, гәрчә Роберт Адам алдан килүчесен “корылмаларның схематиклыгы һәм авыр булуы” өчен тәнкыйтьләгән. Хорас Уолпол сүзләре буенча Кент “рәссам, архитектор һәм хәзерге заман бакчачылыгының атасы булган. Беренчедә ул бик урта дәрәҗәдән түбәнрәк булган; икенчедә фәннең реставраторы булган; соңгысында – оригинал һәм живописьны чынлыкка ашыручы һәм табигатьне яхшыртучы сәнгать уйлап чыгаручысы булган. Магомет Элизиумны уйлап чыгарган, Кент күпкә күбрәк барлыкка китергән”. Кентның популярлыгы шул кадәр зур булган ки, аңа күп әйберләр өчен, хәтта ул әз нәрсә аңлаган хатын-кыз киемнәре өчен эскизлар барлыкка китерергә кушканнар. Бу һәм башка мәгънәсезлекләр аңа Уильям Хогарт сатирасын җәлеп иткән, ул 1725 елның октябрендә Кент иҗатына бурлеск төзегән[16]. Архитектура һәм парклар планировкасыннан кала (“дизайн” сүзен махсус мәгънәдә әле кулланмаган булганнар) Уильям Кент живопись белән шөгыльләнгән булган. Ул күп рәссамнарның “салкын академизмы һәм кабатлавы” өчен мыскыллап көлүен чыгарган “итальянлаштыручы стильдә” картиналар ясаган. Шулай да Кентны “икенче Рафаэль” дип атаганнар. Уильям Гилпин Кентның иҗатына шигырьләрендә дан җырлаган, ә Кентның 1727 ел “Иниго Джонс проектлары...” альбомы берничә дистә елга архитектура дәреслеге әһәмиятенә ия булган[17].
-
Чизик-хаус. 1726—1729. Архитекторлар Лорд Бёрлингтон һәм У. Кент
-
Чизик-хаус. Апсида интерьеры
-
Чизикхаус. Йокы бүлмәсе
-
Чизик-хаус парк. «Ионик храм»
-
Чизик-хаус паркында «каскад»
-
Рейнхем-холл. Кунак бүлмәсендә камин. Як. 1731 ел. 1909 ел фотографиясе.
-
Холкем-холл, Норфолк. 1734–1765. Томас Коук, соңыннан 1-енче Лестер графы утары
-
Холкем-холл. Мәрмәр зал
-
«Антик изгелек храмы». Парк Стоу, Бакингемшир
-
Стоу паркында Венера храмы
-
Стоу паркында Килешү һәм Җиңү Храмы
-
Бедминтон-хауста Вустер лоджиясе. 1746
-
Tриумфаль арка. Холкем-парк
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ 1,0 1,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
- ↑ William Kent
- ↑ Swartz A. William Kent — 2007.
- ↑ William (1684/5-1748) Kent
- ↑ William Kent — OUP, 2006. — ISBN 978-0-19-977378-7
- ↑ Deutsche Nationalbibliothek Record #120132745 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
- ↑ 7,0 7,1 7,2 Чешская национальная авторитетная база данных
- ↑ https://library.si.edu/art-and-artist-files
- ↑ Harris J. Kent, William // Oxford Dictionary of National Biography (online ed.). — Oxford University Press, 2004. — doi:10.1093/ref: odnb/15424. Retrieved 22 July 2010
- ↑ Clegg G. Chiswick Past. — Historical Publications, 1995. — Р. 46
- ↑ Curl J.S. Oxford Dictionary of Architecture. — Oxford University Press, 1999. — ISBN 0-19-280017-5
- ↑ James Gibbs. Nationaltrust.org.uk. National Trust. Дата обращения: 1 июля 2022. Архивировано 8 июля 2022 года [1] 2022 елның 8 июль көнендә архивланган
- ↑ Власов В. Г. «Пейзажный стиль» // Новый энциклопедический словарь изобразительного искусства. В 10 т. — СПб.: Азбука-Классика. — Т. VII, 2007. — С. 247
- ↑ Власов В. Г. «Пейзажный стиль» // Новый энциклопедический словарь изобразительного искусства. В 10 т. — СПб.: Азбука-Классика. — Т. VII, 2007. — С. 248
- ↑ Owen J. William Kent’s English landscape revolution at Rousham. Financial Times, 21 March 2014. — Retrieved 14 September 2015 [2] 2022 елның 4 октябрь көнендә архивланган
- ↑ Wilson M. I. William Kent: Architect, Designer, Painter, Gardener, 1685—1748. — London, Boston: Melbourne and Henley, Routledge & Kegan Paul, 1984. — ISBN 0-7100-9983-5
- ↑ Власов В. Г. Кент, Уильям // Стили в искусстве. В 3-х т. — СПб.: Кольна. Т. 2. — Словарь имён, 1996. — С. 410. — ISBN 5-88737-005-X