Украинада ислам
Украинада ислам | |
Дәүләт | Украина |
---|---|
Украинада ислам Викиҗыентыкта |
Украинада ислам (укр. Іслам в Україні) — Украина территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Украина халкының (43 993 мең кеше) 1,70 % ы (695 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1].
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хәзерге вакытта Украина биләгән территориягә Ислам дине Гарәп-Хәзәр сугышлары чорында (642—799) үтеп кергән. Әлеге сугышлар тынгач, VIII гасырның 2нче яртысыннан Кавказ аша Кара диңгез яр буйларына гарәпләргә тыныч юл белән үтеп керү мөмкинлеге ачыла. Хәзерге Украинаның көньяк-көнчыгышында (элекке Хәзәр каһанлыгы җирләре) археологлар VIII гасырның 2нче яртысына караучы, мөселман йоласы буенча күмелгән каберлекләрне таба.
Мөселман дөньясы, мөселманнар турында беренче мәгълүматларны, Киев Русендә яшәүчеләр сәүдә эшләре белән илләр гизгәндә, Итилгә (Хәзәр каһанлыгына) сәяхәтләр һәм хәрби походлар вакытында алган. Шулай итеп, Гарәп-мөселман мәдәниятенең зур йогынтысын кичергән ил белән турыдан-туры элемтә барлыкка килгән. Киев Русен ислам белән таныштыруга шулай ук русларның Көнчыгышка — Каспийга хәрби походлары да ярдәм итә. Русьның якын күршесе — Идел буе Болгары исламны 922 елда дәүләт дине буларак кабул итә.
Монголларга кадәрге беренче чорда (VIII—XIII гасырлар) ислам, нигездә, төрки кабиләләрне һәм халыкларны, нигездә, төрки телләрнең кыпчак төркеменә караган төрки телләрдә сөйләшүчеләрне акрынлап исламлаштыру юлы белән тарала. Кыпчак даласы киңлегендә ислам тәгълиматын таратуда төп рольне Дербент һәм Идел буе Болгары, шулай ук Урта Азиядәге Хорасан һәм Мавараэннәһер шәһәрләре уйнаган.
Икенче чор хәрби–яулап алу чоры буларак билгеләнә. Сүз ислам динен тотучы халыкларның утрак тормыш рәвешенә күчүе, шулай ук Госманлы империясенең Кара диңгезнең төньягындагы һәм Днестр буенда хакимлек итүе турында бара. Кырым ярымутравы хәзер бәйсез Украина составына керүче җирләрдә Ислам таралуның төп төбәкләренең берсе була. Кырымда ислам Кырым ханлыгының дәүләт диненә әверелә. Ярымутрауда һәм якын-тирә территорияләрдә сөнни исламның хәнәфи мәзһәбе тарала.
Хәзәр каһанлыгында ислам
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хәзерге Украина территориясендә исламның беренче дәлиле VII гасырда барлыкка килгән Хәзәр каһанлыгы белән бәйле. Хәзәр каһанлыгы барлыкка килү Көнбатыш Төрки каһанлыгы таркалу нәтиҗәсендә мөмкин булган. Башта яңа дәүләт территориясе Төньяк Кавказ, Идел һәм Дон елгаларының түбәнге өлеше белән чикләнгән. Әмма берничә дистә елдан соң Хәзәр каһанлыгы үз территориясен Көнчыгыш Днепрга һәм Арал диңгезенә кадәр киңәйтә. VII гасыр ахырында Хәзәр каһанлыгы Кырымны һәм Азов диңгезен кулга төшерә. Археологик казу эшләре Хәзәр каһанлыгы чорындагы 48 поселокның хәзерге Украина территориясендә урнашуын күрсәтә. Борынгы торак пунктларда күп санлы мөселман каберләре ачыкланган. Аларның күбесе IX гасырның икенче яртысына карый.
Хәзәрләр дәүләте күп милләтле һәм күп динле дәүләт була. Халык арасында мәҗүси диннәр белән беррәттән, монотеистик диннәр: христианлык, ислам һәм яһүд дине да тарала. Ислам турында мәгълүматны хәзәрләр Идел, Дон һәм Төньяк Донец ярларына тауар алып килгән гарәп сәүдәгәрләреннән алган.
X гасырда Хәзәр дәүләте әкренләп зәгыйфьләнә. Славян кабиләләре хәзәрләр йогынтысыннан чыгып, үз дәүләтләрен — Киев Русен төзи. 965 елда Киев кенәзе Святослав хәзәрләр армиясен тар-мар итә. Хәзәр патшасы Хәрәземгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Бу ярдәмне алганнан соң, Хәзәр каһанлыгы хакиме һәм халыкның күп өлеше ислам динен кабул итә. Тик бу хәзәрләрне һәлакәттән коткара алмый. Күчмә төрки халыкларның — кыпчакларның һәм команнарның һөҗүме Хәзәр дәүләтен юкка чыгара.
Киев Русенда ислам
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Киев Русе христианлыкны кабул иткәннән соң узган берничә йөз ел дәвамында ислам һәм мөселманнарга карата мөнәсәбәт шактый уңай була. XII гасыр башында Киевта зур мөселман җәмгыяте яшәп килгән була. Бу хакта үз язмаларында Әл-Андалус (Испания) сәяхәтчесе Әбү Хәмид әл-Гарнати «Мугърибен бәгыд гаҗаиб әл-Мәгъриб» («Мәгърибнең кайбер гаҗәеп хәлләрен бәян итү») хезмәтендә хәбәр итә. Киев XII гасырда христианлык һәм ислам тату яшәгән шәһәр була, өстәвенә, мөселманнарның саны сизелерлек күп була. Ул чорда Киев Русе башкаласында мөселманнарның үз мәчете булган. Киев территориясендә үткәрелгән археологик казу эшләре шәһәрнең ислам дәүләтләре белән интенсив сәүдә элемтәләре булуын раслый. Русьнең иң якын ислам күршесе булып Идел буе Болгары торган. Берничә йөз ел дәвамында ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр шактый кискен булган: татулык чорлары озын сугышлар белән алышынып торган.
Алтын Урда чорында ислам
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1236 һәм 1241 еллар арасында монгол ханы Батый армиясе Көнчыгыш Аурупаның барлык дәүләтләрен, шулай ук Киев Русен дә яулап ала. Монголлар яулары вакытында барлык эре шәһәрләр, шул исәптән Киев тар-мар ителә. Ислам динен кабул иткән беренче монгол ханы Чыңгызхан оныгы Бәркә булган. Нәкъ менә шул вакытта Җучи Олысы Алтын Урдага — Бөек Монгол ханнарыннан бәйсез төрки дәүләткә әверелә. 1320 елда Үзбәк хан дәүләтнең төп дине буларак ислам динен кабул итә. XIV гасыр урталарында хәзерге Украинаның зур өлеше ислам дине ныклап урнашкан территория була. Алтын Урданың чәчәк атуы чоры 1357 елда Үзбәк ханның улы Җанибәкнең үлеме белән тәмамлана.
Йөз елдан соң Украинаның көньяк һәм көнчыгышындагы җирләрдә Алтын Урда җимереклегендә барлыкка килгән Кырым ханлыгы исламны халыкка таратуның төп үзәге булып кала.
Кырым ханлыгы чоры
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ислам 300 елдан артык үзенең тулы бәйсезлеген саклап калган Кырым ханлыгының дәүләт диненә әверелә. Кырым җирләрендә XIII гасырдан XVI гасырга кадәр Кырым татарлары үз диннәре — ислам белән аерым милләт буларак формалаша. Шул ук вакытта Кырым ярымутравы Днепр яр буйларында яшәүче башка халыкларга озак вакытлар ислам һәм мөселманнар турында мәгълүмат бирүче төп канал булып кала. 1441 елдан Кырым Гәрәйләр нәселеннән булган ханнар династиясе кул астында була. Хаҗигәрәйнең улы Миңлегәрәй дәверендә Кырым ханлыгы Төркиянең вассалына әйләнгән (1475). Озак вакытлар Кырымда дини татулык хөкем сөргән. Дәүләт территориясендә православие, католиклык, грек, әрмән чиркәүләре һәм монастырьлар, яһүд һәм караим синагогалары ирекле эш иткән.
Хәзерге заман
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Моны да карагыз: Украина мөселманнарының Диния нәзарәте
- Моны да карагыз: Украина мөселманнарының «Умма» Диния нәзарәте
1917 елга кадәр Украина мөселманнарының дини тормышы эзлекле рәвештә үсә, әмма Совет хакимияте килгәч, мөселманнарга дини ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә киртәләр куела. 1990-еллар башыннан Украина ислам җәмгыятендә үзгәрешләр башлана. Мөселманнар үзләренең дини ихтыяҗларын канәгатьләндерү турында ачыктан-ачык белдерү, ислам йолаларын үтәү, ата-бабаларының гореф-гадәтләренә саклау мөмкинлеге ала. Украина бәйсезлек яулап алганнан соң, илдә ислам динен торгызу процессын координацияләргә тиешле мөселман җәмгыятьләре өчен үзәкләштерелгән структура оештыру мөмкин була. 1992 елның 9 сентябрендә Украина Министрлар кабинеты каршындагы Дин эшләре шурасы тарафыннан Украина мөселманнарының Диния нәзарәте (УМДН, укр. Духовне управління мусульман України) теркәлгән. УМДН башлыгы, Украинаның югары мөфтие – шәех Әхмәд Тамим[2].
Украина мөселман өммәте күпмилләтле. Күпчелекне Кырым татарлары, татарлар, азәрбайҗаннар, төрекләр, үзбәкләр, таҗиклар, төрекмәннәр, Төньяк Кавказ халыклары вәкилләре, гарәпләр, әфганстанлылар, пакистанлылар, чеченнар, дагстанлылар һәм башкалар тәшкил итә. 1993 елда УМДН каршында Украина Ислам Университетына нигез салынган[3]. Университетны тәмамлаган имамнар хәзерге вакытта Украина, РФ, Тунис, Алмания, Төркия, Таҗикстан, Латвия, Австрия, Австралия һәм дөньяның башка илләрендәге мөселман җәмгыятьләрендә, үзәкләрендә һәм берләшмәләрендә эшли.
2008 елның 11 сентябрендә сөнни җәмгыятләрне берләштерүче «Умма» Украина мөселманнары Диния нәзарәте теркәлү узган. Мөфти шәех Сәед Исмәгыйлов (Сергей Валерий улы Исмәгыйлов)[4].
Мөнәсәбәтләрне өзү
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Моны да карагыз: Донецк Халык Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте
2022 елның мартында Луганск халык республикасы (ЛХР) мөселманнарының дини лидерлары Украина мөселманнарының Диния нәзарәте составыннан чыгуы турында игълан иткән. Имамнар шулай ук Россия мөселманнары Диния нәзарәте мөфтиенә аларны үз идарәләренә кабул итүне сорап мөрәҗәгать иткән. Луганск Җәмигъ мәчете имамы Эльдар Гамбаров: «Мөфти Сәед Исмәгыйловның Россиядә хәрби хәрәкәтләр башларга яки хакимиятне бәреп төшерүгә бәйле чакыруы сәбәпле, без Украина Диния нәзарәте белән барлык мөнәсәбәтләрне өзәбез дип хәл иттек, ягъни без аның чакыруларын хупламыйбыз» [5].
2022 елның 22 апреле көнне, Донецк өлкәсе Шахтерск шәһәренең «Әс-Сәләм» мәчетендә (мәчет 2001 елның җәендә ачылган [6]; Д. Бедный тыкрыгы, 3) [7] Донецк Халык Республикасының мөселман җәмгыяте вәкилләре съезды (оештыру – гамәлгә кую конференциясе) уздырылган. Әлеге съездда Донецк Халык Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтен (Донбасс мөхтәсибәтен) оештыру турында игълан ителгән[8]. Оештыру конференциясендә Макеевка шәһәренең «Әс-Сәлам» мөселман җәмгыяте» дини оешмасы рәисе Вахит Агишев, «Горловка шәһәренең мөселман җәмгыяте» дини оешмасы рәисе Ринат Кудряков, Шахтерск шәһәренең «Әс-Сәлам мөселман җәмгыяте» дини оешмасы рәисе Рәүф Бәдретдинов, Торез шәһәренең «Йолдыз» мөселман җәмгыяте» дини оешмасы рәисе Рамил Ганиев һәм Снежное шәһәренең «Исламия» дини төркеме рәисе Йосыф Әмерханов катнашкан. Донецк Халык Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе итеп Рәшит Брагин, имам-мөхтәсиб итеп Рушан Таиров сайланган.
Мәчет
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Төп мәкалә: Әр-Рахма мәчете (Киев)
Әр-Рахма мәчете (укр. Мечеть Ар-Рахма) — Украинаның башкаласы Киевта ачылган беренче мәчет, хәбәшиләр мәчете. 2011 елның 2 декабрендә җомга көнне узган мәчетне ачу тантанасында 40 тан артык илнең Украинадагы илчесе, Чечня мөфтие Солтан Мирзаев катнаша[9]. Мәчет шәһәр үзәгендә, башкаланың «Татар» (укр. Татарка) дип аталган тарихи районында урнашкан[10][11].
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Украина мөселманнары Диния нәзарәте сайты.
- Ислам в Украине 2020 елның 5 август көнендә архивланган.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Muslim Population By Country 2020 2019 елның 1 сентябрь көнендә архивланган.(ингл.)
- ↑ Духовное управление мусульман Украины(рус.)
- ↑ Украинский исламский университет 2020 елның 20 сентябрь көнендә архивланган.(рус.)
- ↑ В Украине зарегистрировано новое Духовное управление мусульман “Умма”(рус.)
- ↑ ЛНР имамнары Украина мөселманнары Диния нәзарәте составыннан чыгу турында игълан итте. Татар-информ, 22.03.3033
- ↑ «Ас-Салям» в истории Шахтерска. Ислам в Украине(рус.)
- ↑ Ислам Шахтерск. ВКонтакте(рус.)
- ↑ Объединение религиозных организаций мусульман.(үле сылтама) Администрация города Шахтерска, 22.04.2022(рус.)
- ↑ Киевта беренче мәчет ачылды. lenta.ru, 2.12.2011(рус.)
- ↑ Әр-Рахма мәчете(рус.)
- ↑ Әр-Рахма мәчетенә сәяхәт 2016 елның 16 август көнендә архивланган.(рус.)
Дәүләтләр | Австрия • Азәрбайҗан • Албания • Алмания • Андорра • Әрмәнстан • Беларусия • Бельгия • Болгария • Босния һәм Герцеговина • Бөекбритания (Англия, Төньяк Ирландия, Уэльс, Шотландия) • Греция • Гөрҗистан • Дания • Ирландия • Исландия • Испания • Италия • Казакъстан • Каратау • Кипр • Латвия • Литва • Лихтенштейн • Люксембург • Маҗарстан • Мальта • Молдова • Монако • Нидерланд • Норвегия • Польша • Португалия • Румыния • Россия Федерациясе • Сан-Марино • Сербия • Словакия • Словения • Төньяк Македония • Төркия • Украина • Финляндия • Франция • Хорватия • Чехия • Швейцария • Швеция • Эстония |
---|---|
Буйсынган территорияләр | Аланд утраулары • Гернси • Гибралтар • Джерси • Мэн утравы • Фарер утраулары • Шпицберген • Ян-Майен |
Танылмаган һәм өлешчә танылган илләр | Абхазия • ДМҖ • ДХҖ • Косово • ЛХҖ • Көньяк Осетия • Таулы Карабаг • ТКТҖ |