Улукбек Марипов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Улукбек Марипов latin yazuında])
Улукбек Марипов
Кыргызстан премьер-министры
Вазыйфада
2021 елның 3 феврале – 2021 елның 12 октябре
Президент Садыр Жапаров
Аңа кадәр Артём Новиков (в.б.)
Дәвамчысы Акылбәк Жапаров (в.б.)
Шәхси мәгълүмат
Туган 31 август 1979(1979-08-31) (44 яшь)
СССР, Кыргыз ССР, Ош өлкәсе, Нәүкат районы, Кыргыз-Ата
Сәяси фирка фиркасез
Белем Ош дәүләт университеты

Улукбек Марипов, Улукбек Асамидин улы Марипов (кырг. Улукбек Асамидинович Марипов; 1979 елның 31 августы, СССР, Кыргыз ССР, Ош өлкәсе, Нәүкат районы, Кыргыз-Ата) — Кыргызстан дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе. 2021 елның 3 февраленнән 12 октябренә кадәр ― Кыргызстан премьер-министры[1]. Хөкүмәт җитәкчесе итеп билгеләнгәнче, Кыргызстан Хисап палатасын җитәкләгән[2].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1979 елның 31 августында Ош өлкәсе Нәүкат районы Кыргыз-Ата авылында Кыргызстанның атказанган табибы һәм элекке депутат Асамидин Марипов гаиләсендә туган[3]. «Финанс, кредит һәм юриспруденция» белгечлеге буенча Ош дәүләт университетын(рус.)тәмамлаган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2001 елдан 2003 елга кадәр Кыргызстан финанс министрлыгында эшли.

2003—2005 елларда — Баткән өлкәсе губернаторы ярдәмчесе.

2005—2006 елларда — Жогорку Кеңеш (Кыргызстан парламенты) консультанты урынбасары.

2006—2010 елларда Кыргызстан президенты Алмазбәк Атамбаев администрациясендә эшли.

2010 елда Кыргызстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының халыкара хезмәттәшлек идарәсе башлыгы итеп билгеләнә.

2010 елдан 2016 елга кадәр Президент хезмәтләре белән эшли, 2015 елда президент Алмазбәк Атамбаев администрациясе башлыгы урынбасары вазыйфасына билгеләнә.

2016 елның 19 мартыннан 2021 елга кадәр — Кыргызстан Хисап палатасы рәисе[4].

Хөкүмәт җитәкчесе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Идарә итүче коалиция У. Мариповны премьер-министрлыкка кандидат итеп сайлый. Хөкүмәт составы 2 февральдә игълан ителеп, 3 февральдә парламент тарафыннан хуплана һәм шул ук көнне ант иттерелә. Премьер-министр вазыйфасына керешкәндә, У. Марипов Кыргызстан Министрлар Кабинеты күләмен киметә, башкарма органнар саны 22дән 16га кадәр кими[5]. Хөкүмәт җитәкчесе итеп раслану белән, Алматыга Ауразия хөкүмәтара шурасы (рус. Евразийский межправительственный совет, ингл. Eurasian Intergovernmental Council) утырышына юнәлә, анда Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин, Беларусия премьер-министры Роман Головченко[6] һәм Әрмәнстан премьер-министры Николай Пашинян белән очрашулар үткәрә[7].

2021 елның 12 октябрендә Кыргызстан президенты Садыр Жапаров Кыргызстан Министрлар Кабинетын тулы составта отставкга җибәрү турында Конституцион Канунга кул куя[8] [9].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]