Эчтәлеккә күчү

Упанишадалар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Упанишадалар latin yazuında])

Упаниша́далар (Санскрит телендә: उपनिषद्, IAST:Upaniṣad) — дини-фәлсәфи эчтәлекле Борынгы Һиндстан трактатлары. Ведаларны тулыландыра һәм Һинд диненең шрути изге язмалары төркеменә карый. Аларда күбесенчә фәлсәфә, медитация һәм Ходай табигате турында сүз бара. Упанишадаларда Ведаларның төп асылы тасвирланган дип санала, шуңа күрә аларны шулай ук «веданта» (Ведаларның ахыры, тәмамлануы) дип атыйлар һәм алар Ведантик Һинд диненең нигезе булып тора[1][2]. В Упанишадах главным образом описывается безличный БрахманКалып:Нет АИ.

«Упанишада» (Санскрит телендә: उपनिषद्, IAST: upaniṣad) — упанишадтан ясалган фигыльдән ясалган исем сүз — туры мәгънәдә «янәшә утырырга»[3]. Упа- (янәшә), ни- (аста) һәм шад (утырырга) — «укучының укытучы янында утыруы». Бу төшенчәнең мәгънәсе төрлечә аңлатыла. Кайбер аңлатулар буенча упанишадның мәгънәсе «кемнеңдер табаннары янында сүзләрен тыңлап һәм шулай итеп серле белем алып утыру»[4]. Макс Мюллер төшенчәнең мәгънәсен «гуру янында утыру һәм тыйнак итеп аны тыңлау сәнгате» дип бирә. Әмма Шанкара буенча «упанишад» сүзе шад тамырына квип суффиксын һәм упа һәм ни префиксларын кушып ясалган һәм аның мәгънәсе: «наданлыкны бетергән нәрсә». Традицион аңлату буенча «упанишад»ның мәгънәсе «иң олы рух турында белү ысулы белән наданлыкны бетерү»[4]. Башка мәгънәләре: «эзотерик доктрина» яки «серле доктрина».

Упанишадалар Санскрит әдәбиятының ниндидер билгеле периодына карый дип әйтергә авыр. Упанишадаларның «Брихадараньяка-упанишада» һәм «Чхандогья-упанишада» кебек иң борынгылары, галимнәр әйткәнчә б. э. к. VIII гасырга карый, ә күпчелек башкасы галимнәр фикеренчә б. э. к. VII гасырдан б. э. к. III гасырда пәйда булган, ә кайберләре бары тик урта гасыр периодында пәйда булган[1][2].

Һинд дине канонында

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дүрт Веда үзендә монотеизм булган инде ведик диннең төрле дэвларга дан җырлаучы гимннар һәм мантралар тупланмасы булып тора[5][6].

Соңрак пәйда булган Брахманнар йола күрсәтмәләренең тупламасы булып тора, аларда төрле каһин функцияләре тәфсилләп аңлатылган[7].

Араньякалар һәм Упанишадалар Ведантага карый. Араньякалар төрле медитатив һәм йогик практикаларны тәфсилләп тасвирлый, шул ук вакытта Упанишадаларда Ведаларда тасвирланган дини һәм фәлсәфи концепцияләр дәвам итеп аңлатыла. Упанишадаларның үзәк темасы булып кешенең үзен һәм әйләнә-тирә мохитне аңлау булып тора. Брахманнар өчен хас каһин ритуалын аңлату аларда икенче планда булып кала[2]. Упанишадалар Һинд дине фәлсәфәсе үсешенә зур йогынты ясаган. Шанкара VIII гасырда унбер Упанишадага комментарийларын язган. Бу Упанишадалар «Мукхья Упанишадалар» дип атала һәм алары иң борынгы күбесенчә Ведик чорда тезелгән дип санарга кабул ителгәнКалып:Нет АИ.

«Муктика-упанишада»да муктика канонына карый дип санарга кабул ителгән 108 Упанишада исемлеге бар. XVII гасырда мөселман мистик һәм шаһзадә Дара Шукох тарафыннан беренче мәртәбә фарсы теленә тәрҗемә ителгән Упанишадалар саны 50 булу турында искә алулар бар. Кайбер тикшеренүчеләр Упанишадаларның гомуми саны 108-дән артык дип искә ала — мәсәлән, Макс Мюллер 1879 елда 170 булуы турында белгән, ә башкалар 200 яки хәтта 300 дип санаган.

Санкт-Петербург РФА Шәрыкъ язмалары Институтының Кулъязма фондында булган һинд кулъязмалары арасында һинд традициясе буенча серле мәгълүматлы булган әсәрләр бар. Алар арасында елан әфсене (№ 158) булган «Гаруда-упанишада» иншасы һәм шулай ук «Атхарваведа»ның кайбер упанишадалары.

Упанишадалар традицион рәвештә өч төркемгә бүленә: «ведик», «арий» һәм «җәмәгать». Беренче төркемгә: «Иша», «Кена», «Катха», «Тайттирия», «Айтарея», «Каушатика», «Чхандогья», «Брихадараньяка» керә. Икенче төркемгә «Прашна», «Мундака», «Мандакья», «Шветашватара», «Майтри» керә. Өченче төркемгә: «Джабала», «Рама-тапини», «Нрисинха-тапини» һ. б. керә. Упанишадаларның беренче ике төркеме ведантик дип санала[8].

Упанишадаларда Һинд дине фәлсәфәсенең нигезләре — Галәм рухы Брахман, шәхси атманҗаны яки джива, Параматма Өстен җаны һәм шәхси Бхагаван яки Ишвара формасында Иң Олы Ходай концепциясе[9]. Брахман иң элекке, трансцендент һәм бөтен җирдә булган, абсолют мәңге һәм чиксез, кайчан да булса булган, бар һәм булачак нәрсәнең берлеге буларак тасвирлана. Ишвара һәм атман табигате турында, мәсәлән, «Иша-упанишада»да түбәндәге әйтелгән:

« Бар нәрсәне Иң Олы Ходайга бәйле итеп күргән, барлык мәхлукатларга Аның алып булмаслык кисәкчәләренә кебек караган һәм Иң Олы Ходайның булуын бөтен булганда булуын хис иткән беркайчан да кемгә дә булса яки нәрсәгә дә булса нәфрәт белән карамый.
Тере мәхлукатларга Раббыга сыйфати тигез рухи чаткыннарга кебек караган әйберләрнең чын табигатен аңлый. Шундый кешене нәрсә ялгыш фикергә китерә ала?
Андый кеше безнең иң олыбыз, тәнсез, бар нәрсәне белүче, кимчелексез, саф һәм пычранмаган, үзенә җитәрлек фәйләсуф борын-борын заманнан һәрберәүнең теләкләрен үтәүче Иң Олы Ходайның чын табигатен аңларга тиеш[10].
»

Упанишадаларда олы фикер ияләре матди булуга трансцендент чынлыкны белү һәм шулай ук аңның төрле халәтләрен өйрәнү белән шөгыльләнгән булган.

« Белүче кем ул?
Минем акылымны уйларга нәрсә этәрә?
Тормышның нинди дә булса максаты бармы яки ул бары тик очраклылык белән идарә ителәме?
Галәм кайдан пәйда булган?[11]
»

Упанишадаларда төрле трансцендент фәлсәфи темалар аңлатыла, Брахман һәм шәхси җан (атман) концепцияләре тәфсилләп тасвирлана. Һинд динендә төрле фәлсәфи мәктәпләр Упанишадаларның үз аңлатуларын бирә. Тарих буена, Упанишада фәлсәфәсенең бу интерпретацияләре өч төп Веданта мәктәбенә баш биргән. А. Я. Сыркин һәм башка өйрәнүчеләр фикере буенча Упанишадаларда башлыча "идеалистик" һәм "натурфилософик, наив материалистик" карашлар чагылган[12][13].

Төп мәкалә: Адвайта-веданта

Шанкара Упанишадаларны адвайта фәлсәфәсе караш ноктасыннан аңлата. Адвайтада Упанишадаларның төп асылын бер гыйбарәсендә «тат-твам-аси» (Санскрит телендә: तत् त्वं असि «Син Шул») гомумиләштерәләр. Адвайта тарафдарлары, иң элек, аңлап булмаслык һәм формасы булмаган Брахман ахыр чиктә шәхси җан атман белән бер һәм рухи практиканың ахыр максаты булып бу берлекне аңлау һәм атманның Брахман белән кушылуы аша матди булуның бетүен аңлау тора. Ряд[14][15][16][17][18] Рәт Һинд дине белгече нәкъ менә Шанкараның адвайта-ведантасын Упанишадаларның табигый, логик һәм иң төгәл аңлатуы дип саный.

Шулай да Шанкараның остазы, иң элек адвайтин Гаудапада (б. э. 6-7 гасырлар), буддизм йогынтысы астында булган[19][20][21][22]. Гаудапда иң олы чынбарлык - ул саф аң (виджняпти-матра) һәм "дөнья табигате - ул дүрт почмаклы инкарь итү" дигән Буддачылык доктриналарын үзләштергән. Гаудапада «ике доктринаны алга таба Шанкара тарафыннан үстерелгән Мандукья-упанишада фәлсәфәсенә үргән»[20]. Гаудапада шулай ук Нагарджунаның Мадхьямака фәлсәфәсеннән Буддачылык "аджата" концепциясен үзләштергән[21][22].

Төп мәкалә: Двайта-веданта

Двайта фәлсәфи мәктәбенең соңрак пәйда булган комментарийларында бөтенләй башка интерпретация бирелә. Мадхва тарафыннан нигезләнгән двайта-веданта иң элек асыл һәм Брахман чыганагы — ул шәхес Илаһы Вишну яки Кришна (ул который объявляет в «Бхагавад-гита»да брахмано хи пратиштхахам, «Мин — шәхессез Брахманның нигезе» дип игълан итә) дип раслый[23].

Төп мәкалә: Вишишта-адвайта

Рамануджа тарафыннан нигезләнгән вишишта-адвайта башка ике мәктәпнең күп гомуми фәлсәфи аспектлары уртак булган башка әһәмиятле Веданта мәктәбе булып тора.

Төп мәкалә: Ом (индуизм)

Упанишадаларда шулай ук «Ом» иҗегенең бөтен булганның нигезе булган трансцендент, Галәми аваз буларак беренче һәм иң тулы аңлатмасы бар. Упанишадаларда шулай ук беренче мәртәбә «Ом шанти шанти шанти» мантрасы искә алына, ул тынычлыкка һәм мәңге тынычлыкка өндәү булып тора.

Суфичылык тарафдары һәм могол императоры Шаһ-Джаханның улы Дара Шукох, аларда ислам һәм һинд дине арасында рухи элемтәне табарга ярдәм итә алган монотеизм элементларын табу максаты белән Упанишадаларны фарсы теленә тәрҗемә иткән.

Упанишадалар исемлеге

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

11 Упанишаданы төп «мукхья» канонына карый дип санарга кабул ителгән. Аларга [24] Шанкара комментарлаган һәм алар барлык Һинд дине тарафдарлары тарафыннан шрути буларак кабул ителә.

Ведик шакхалар буенча канон

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иң борынгы Упанишадаларны Ведик шакхалар яки мәктәпләрнең берсенә карый дип санарга кабул ителгән. «Айтарея-упанишада» Шакала-шакхага, «Каушитаки-упанишада» Башакала-шакхага; «Чхандогья-упанишада» Каутхума-шакхага, «Кена-упанишада» һәм «Джайминия-упанишад-брахмана» Джайминия-шакхага; «Катха-упанишада» Чарака-катха-шакхага, «Тайттирия-упанишада» һәм «Шветашватара-упанишада» Таиттирия-шакхага; «Майтраяния-упанишада» Майтраяни-шакхага; «Брихад-араньяка-упанишада» һәм «Иша-упанишада» Ваджасанеи-мадхьяндина-шакхага, ә «Мандукья-упанишада» һәм «Мундака-упанишада» Шаунака-шакхага карый дип санала. Брахманнырның иң борынгы текст өзекләре һәм дүрт Веданың кайбер өзекләре шулай ук кайвакыт Упанишадаларга карый дип санала.

«Муктика» каноны

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Төп мәкалә: Муктика

Адвайта мәктәбенең 108 каноник Упанишадасы. «Муктика-упанишада», 1:30-39 буенча бу канонда:

Вайшнав упанишадалар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вайшнав упанишадаларга төрле вишнуит мәктәпләрнең карашларын чагылдыручы 14 упанишада карый.

  1. Нараяна-упанишада (Кришна Яджурведа)
  2. Нрисимхатапани-упанишада (Атхарваведа)
  3. Трипадвибхутимаханараяна-упанишада (Атхарваведа)
  4. Рамарахасья-упанишада (Атхарваведа)
  5. Раматапани-упанишада (Атхарваведа)
  6. Васудева-упанишада (Самаведа)
  7. Авьякта-упанишада (Самаведа)
  8. Тарасара-упанишада (Шукла Яджурведа)
  9. Гопалатапани-упанишада (Атхарваведа)
  10. Кришна-упанишада (Атхарваведа)
  11. Хаягрива-упанишада (Атхарваведа)
  12. Даттатрея-упанишада (Атхарваведа)
  13. Гаруда-упанишада (Атхарваведа)
  14. Калисантарана-упанишада (Кришна Яджурведа)

Шакти Упанишадалар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Каноник шакта Упанишадалар башлыча - шактизмның Шривидья тантра формасында ике агым арасында доктринада аерманы чагылдыручы текстлар. Шуңа күрә, "аутентик" шакта-упанишадаларның сакланган исемлекләре төзүчеләренең ялгышлыктан алдан алуын чагылдырып бер-берсеннән аерылып тора:

« Элек Попытки в прошлом составить список шакта-упанишадалар исемлеген төзеп карау безне аларның тантрик традициядә яки ведик әдәбиятта урыннарын аңлауга китермәгән. Тантриклар өчен ачкыч рольне уйнаган нәрсә ул бәхәсләнмәгән шрути абруе түгел, ә аларның дөрес интерпретациясе. Тантризм тарафдарлары булмаганнар тантрик текстларның Упанишадаларга караганын, аларның шрути буларак төркемләштерүен һәм "Веда" буларак абруен шөбһә астына куймый[25]. »

«Муктика» Упанишадалар арасында тугызы гына шакта-упанишадаларга карый. Түбәндә аларның исемлеге китерелә:

  1. Сита-упанишада (Атхарваведа)
  2. Аннапурна-упанишада (Атхарваведа)
  3. Деви-упанишада (Атхарваведа)
  4. Трипуратапани-упанишада (Атхарваведа)
  5. Трипура-упанишада (Ригведа)
  6. Бхавана-упанишада (Атхарваведа)
  7. Саубхагья-упанишада (Ригведа)
  8. Сарасвати-рахасья-упанишада (Кришна Яджурведа)
  9. Бахврича-упанишада (Ригведа)

Шиваит упанишадалар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шиваизм упанишадаларына күбесенчә төрле шиваит доктриналарны тасвирлаучы 14 упанишада карый. Чыгарылма булып Ганешага багышланган Ганапати-упанишада тора.

  1. Кайвалья-упанишада (Кришна Яджурведа)
  2. Атхарвашира-упанишада (Атхарваведа)
  3. Атхарвашикха-упанишада (Атхарваведа)
  4. Брихаджджабала-упанишада (Атхарваведа)
  5. Калагнирудра-упанишада (Кришна Яджурведа)
  6. Дакшинамурти-упанишада (Кришна Яджурведа)
  7. Шарабха-упанишада (Атхарваведа)
  8. Акшамалика-упанишада [Малика-упанишада] (Ригведа)
  9. Рудрахридая-упанишада (Кришна Яджурведа)
  10. Бхасма-джабала-упанишада (Атхарваведа)
  11. Рудракша-джабала-упанишада (Самаведа)
  12. Ганапати-упанишада (Атхарваведа)
  13. Панчабрахма-упанишада (Кришна Яджурведа)
  14. Джабали-упанишада (Самаведа)

Мангала-шлокалар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һәрбер упанишада алдыннан кечкенә шигырь  — мангалам (मङ्गल maṅgalam — алкышлы, бәхетле) яки "мангала-шлока" килә. Шул ук шигырь һәрвакыт упанишаданың текстын тәмамлый. Аның максаты — упанишаданың текстын укучыны упанишада багышланган фикергә (яки фикерләргә) көйләргә һәм укучының акылын тынычландырырга. Күләме буенча ул һәрвакыт кечкенә дога шигыре, ул гадәттә Брахманга эндәшә. Ведаларның һәрберсенең үз мангала-шлокасы бар [Яджурведада алар икәү: берсе — Кришна Яджурведа өчен, икенчесе — Шукла Яджурведа өчен]. Моннан кала Һинд диненең кайбер юнәлешләрендә үз, мәктәп, мангала-шлоклары бар - әмма аларны белү гадәттә мәктәп читенә чыкмый.

Мангалам ахырында һәрчак «auṃ shaantiH shaantiH shaantiH ..» гыйбарәсе бар, биредә «shaantiH» сүзен «тынычлык» буларак тәрҗемә итәргә мөмкин. Бу гыйбарә вакыт белән Маха-мантра статусына ия булган[26]. Үткән гасырның 70-енче елларыннан бирле аны күп мәртәбә традицион манерада да, заманча эшләнештә дә төрле һинд башкаручылары башкарган[27] Шукла Яджурведадан мангала хәзерге мизгелгә шулай ук киң популярлык алган - моңа аның ритмик һәм текст гадилеге ярдәм иткән. Ул төрле шиваит һәм шакти мәктәпләренең пуджасында киң кулланыла[28]; якынча 70-енче еллар башыннан аны күп мәртәбә традицион манерада да, заманча эшләнештә дә башкаручылар башкарган[29]

Веда Оригинал Тәрҗемә
Ригведа
auṃ vaaN^me manasi pratishhThitaa .
mano me vaachi pratishhThitam.h .
aaviraaviirma edhi .
vedasya maa aaNiisthaH .
shrutaM me maa prahaasiiH .
anenaadhiitenaahoraatraansandadhaami .
R^ita.n vadishhyaami .
satya.n vadishhyaami .
tanmaamavatu .
tadvaktaaramavatu .
avatu maamavatu vaktaaram.h .
auṃ shaantiH shaantiH shaantiH ..
Ом. Акылым сөйләмдә нигезләнгән булсын.
Я Нурлы, Үзеңне миңа ач.
Алар икесе (акыл һәм сөйләм) миңа Веда белемен китерсен.
Аңлаганым миннән китмәсен.
Мин бу шөгыльләрем белән көнне төнгә ялгармын (ягъни аермасын бетерермен).
Мин сөйләм ягыннан хак булганны әйтермен;
Мин акыл ягыннан хак булганны әйтермен.
Мине Шул (Брахман) якласын;
Шул сөйләүчене (ягъни остазны) якласын,
Шул мине якласын;
Шул сөйләүчене якласын — Шул сөйләүчене якласын.
Ом! Тынычлык! Тынычлык! Тынычлык!
Кришна Яджурведа
auṃ saha naavavatu .
saha nau bhunaktu .
saha viirya.n karavaavahai .
tejasvi naavadhiitamastu .
maa vidvishhaavahai ..
auṃ shaantiH shaantiH shaantiH ..
Ул безне икебезне (остазны һәм өйрәнчекне), бергә, (белемне ачып) якласын.
Ул безне икебезне (белем җимешләрен бүләк итеп) якласын.
Бергә көчкә ирешсәк иде. Без өйрәнгән нәрсә рухландыргыч булсын.
Бер-беребездә кимчелекләр эзләмик.
Ом! Тынычлык! Тынычлык! Тынычлык!
Шукла Яджурведа
auṃ puurNamadaH puurNamidaM puurNaat.h puurNamudachyate .
puurNasya puurNamaadaaya puurNamevaavashishhyate ..
auṃ shaa.ntiH shaa.ntiH shaa.ntiH ..
Ом. Шул — чиксезлек, һәм бу — чиксезлек. Чиксезлектән чиксезлек чыга,
Чиксезнең чиксезлегенә ирешеп, ул чиксезлек булып кала.
Ом! Тынычлык! Тынычлык! Тынычлык!
Самаведа
auṃ aapyaayantu mamaa~Ngaani vaakpraaNashchakshuH shrotramatho balamindriyaaNi cha ..
sarvaaNi sarvaM brahmopanishhadaM maahaM ..
brahma niraakuryaaM maa maa brahma niraakarodaniraakaraNamastvaniraakaraNaM mestu tadaatmani nirate ya upanishhatsu dharmaaste ..
mayi santu te mayi santu ..
auṃ shaantiH shaantiH shaantiH ..
Кул-аяклар, сөйләм, тормыш көче, күзләр, колаклар һәм көч һәм бөтен органнар минем тәнемдә яхшы үскән булсын.
Бар нәрсә Упанишадаларда ачыкланган Брахман.
Брахманны кире какмасам иде; Брахман мине кире какмасын иде. (Мине Брахман) тарафыннан кире кагу булмасын; (Брахманның) минем тарафыннан кабул итмәү булмасын.
Упанишадаларда (шулар турында сүз алып барылган) дәрәҗәләр үз "минемне" эзләгән миндә булсын; алар миндә булсын.
Ом! Тынычлык! Тынычлык! Тынычлык!
Атхарваведа
auṃ bhadra.n karNebhiH shR^iNuyaama devaaH .
bhadraM pashyemaakshabhiryajatraaH .
sthiraira~NgaistushhTuvaamsastanuubhirvyashema devahita.n yadaayuH .
svasti na indro vR^iddhashravaaH .
svasti naH puushhaa vishvavedaaH .
svasti nastaarkshyo arishhTanemiH .
svasti no bR^ihaspatirdadhaatu ..
auṃ shaantiH shaantiH shaantiH ..
Ом! Йә Ходайлар, колакларыбыз алкышлы нәрсә тыңласын.
Йә табынуга лаеклылар, күзләребез алкышлы нәрсә күрсен!
Ходайлар биргән гомер мөддәте белән аларны тәннәребез һәм очлыкларыбыз (кул-аякларыбыз) белән мактап ләззәтләник!
Данлы Индра безне алкышласын!
Бөтен нәрсәне белгән Кояш безне алкышласын!
Усал һәм гөнаһлыларның янавы Таркшйа безне алкышласын!
Брихаспати безгә чәчәк ату һәм бәхетне иңдерсен!
Ом! Тынычлык! Тынычлык! Тынычлык!

Шулай ук карарга мөмкин

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  1. 1 2 Сыркин А. Я., Некоторые проблемы изучения упанишад, М., 1971
  2. 1 2 3 Keith А. В., The religion and philosophy of the Veda and Upanishads, Half. 1-2, Camb. (Mass.), 1925
  3. Arthur Anthony Macdonell. A Practical Sanskrit Dictionary. p. 53.
  4. 1 2 Monier-Williams. A Sanskrit-English Dictionary. p. 201..
  5. Ригведа, 1:164:46 «Хакыйкать бары тик бер, әмма олы фикер ияләре Аңа күп исем бирә».
  6. The history and culture of the Indian people, v. 1 — The Vedic age, L., 1957
  7. Овсянико-Куликовский Д. Н., Религия индусов в эпоху вед, в сборнике: Избр. труды русских индологов-филологов, М., 1962
  8. История индийской философии. Рой М. Стр. 171Калып:Недоступная ссылка
  9. Smith 10
  10. Иша-упанишада Мантры 6-8. әлеге чыганактан 2008-12-19 архивланган. 2026-03-06 тикшерелгән.
  11. Упанишады
  12. «Тамырлары белән борынгы Ведик әдәбиятка китеп, упанишадаларда Ведик гимннарның натурфилософик, наив-материалистик карашлары эзләре бар. Упанишадаларны саф идеалистик эчтәлекле һәйкәлләр буларак яктыртучы (мәсәлән, П. Дейссен) авторлардан аермалы буларак, В. Рубен, Д. Чаттопадхьяя, М. Рой кебек авторлар упанишадаларның натур-философик, наив-матди карашлар эзләрен дә чагылдырган упанишадаларның бер төрле булмаган характерын ассызыклый» — Упанишады в 3-х книгах. Кн. 1-я. / пер. с санскр, иссл., коммент. и прил. А. Я. Сыркина
  13. «Гәрчә Упанишадаларның фәлсәфи тәгълиматын тулаем идеалистик дип әйтсәләр дә, кайбер тикшеренүчеләр аларда гадел итеп аларда борынгы чорның натурфилософик, наив материалистик карашлары чагылган дип күрсәтә. Упанишадалар текстларында шәхси авторлыкның хасиятләрен күрүче тикшеренүчеләр Уддалака вәгазьләрендә наив-материалистик һәм гилозоистик тенденцияләрне аның өйрәнчеге Яджнявалкьяның ачык идеализмына каршы куя» — Эрман В. Г. Ведик әдәбият тарихы очеркы.
  14. «Шанкара тарафыннан упанишадаларны аңлату нинди дә булса башкага караганда канәгать булырлык» — Радхакришнана С. Индийская Философия Том II г.8.11 2012 елның 25 июнь көнендә архивланган
  15. «Шанкара ведантасы упанишадаларның бар булганның берлеге турында фикерне логик ахырына җиткереп карау булып тора» — Чаттерджи С. һәм Датта Д. Введение в индийскую философию. с. 347 2017 елның 7 сентябрь көнендә архивланган
  16. «Шанкараның тәгълиматы упанишадаларның табигый һәм закончалыклы аңлатуы булып тора» — Gough A. E. The Philosophy of the Upanisads p. 8 2014 елның 5 март көнендә архивланган
  17. «Чынлап торып, барлык упанишадаларның тәгълиматын каршылыклардан азат логик дәвамлы системага кадәр гадиләштерү мөмкин түгел. Шулай да, мәсьәлә куелганга күрә, без Шанкараның системасы эшләнергә мөмкин булганнардан иң яхшысы дип танырга әзер» — Thibaut G. Introduction to the Vedanta Sutras of Badarayana 2006 елның 4 июль көнендә архивланган
  18. «Гомумән, упанишадаларның каршылыкларын тынычландыру һәм аларның ниндидер гармоник, дәвамлы тулыга гадиләштерү мөмкин булмаган мәсьәләсенә керешә башларга булсак, моны эшләргә бердәнбер диярлек система булып Шанкара системасы тора» — Jacob G. A. Introduction to the Vedantasara
  19. Sharma, 2000, 60–64 битләр.
  20. 1 2 Raju, 1992, 177–178 битләр.
  21. 1 2 Renard, 2010, 157 бит.
  22. 1 2 Comans, 2000, 35–36 битләр.
  23. Бхагавад-гита 14.27 2008 елның 12 май көнендә архивланган «Мин — иң олы, иң элек рәхәтнең тупламасы булган үлемсез, бетереп булмаслык һәм мәңге шәхессез Брахманның нигезе».
  24. 11 Upanishads. әлеге чыганактан 2007-02-03 архивланган. 2026-03-06 тикшерелгән.
  25. Brooks, Douglas Renfrew, The Secret of the Three Cities: An Introduction to Hindu Shakta Tantrism, The University of Chicago Press (Chicago, 1990), pp. 13-14.
  26. Sri C. V. Seetharatna Iyer, Sahasra Mantra Sara Sangrahaha, vol 1 & 2, Divakarla Publications, Hy-derabad, 1985
  27. Смотри, например, 2-й трек альбома «Roots and Wings» (1990) популярной исполнительницы этно-поп музыки Калып:Iw
  28. Eshwar Gopal. Shiva Panchayathana Poodja. Pradosham temple, Chennai, India. 2007
  29. Мәсәлән, нью-эйдж музыкасы популяр башкаручылары Дэва Премал һәм Митенның «Dakshina» (2005) альбомының 6-ынчы һәм 7-нче трекларын кара
рус телендә
  • Овсянико-Куликовский Д. Н. Религия индусов в эпоху вед, в сборнике: Избранные труды русских индологов-филологов, М., 1962
  • Посова Т. К., Чижикова К. Л. Краткий каталог индийских рукописей Института востоковедения РАН. М.: Издательская фирма «Восточная литература» РАН, 1999. С. 48.
  • Радхакришнан С. Индийская философия, том 1, М.. 1956.
  • Сыркин А. Я. Некоторые проблемы изучения упанишад. М.: ГРВЛ, 1971. 3,900 экз.
  • Фалев Е. В. Некоторые спорные места Иша Упанишады // Философские науки. — 2003. — № 1. — С. 110—124.
  • Фёрштайн Г. Нашептанная мудрость ранних упанишад // Энциклопедия йоги = The yoga tradition: Its history, literature, philosophy and practice. М.: ФАИР-ПРЕСС, 2002. — С. 237—263. 5,000 экз. ISBN 5-8183-0397-7.
  • Фишер И. От брахманизма к индуизму // Боги, брахманы, люди: Четыре тысячи лет индуизма = Bozi, bráhmani, lidé: Čtyři tisíciletí hinduismu / Пер. Л. В. Журавлёвой. М.: ГРВЛ, 1969. — С. 43—59. 30,000 экз.
  • Шептунова И. И. Скрытое в камне: космогония «Вастусутра-упанишады» // Религия и искусство. Материалы научной конференции в Гос. институте искусствознания 19 21 мая 1997 года. / Рос. акад. театрального искусства, Гос. институт искусствознания, Науч. совет по историко-теоретическим проблемам искусствознания отделения литературы и языка Рос. акад. наук; науч. ред. И. П. Ильин. М.: издательство «ГИТИС», 1998. С. 226 242.
  • Элиаде М. Упанишады и духовные поиски риши: как отказаться от «плодов» собственных деяний? // История веры и религиозных идей. М.: Критерион, 2001. — Т. I. От каменного века до элевсинских мистерий. — С. 220—223. — 464 с. 1,000 экз. ISBN 5-901337-03-4.
башка телләрдә
Упанишадалар текстлары
Рус тәрҗемәләре
Инглиз тәрҗемәләре