Уразай авылы мәктәбе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Уразай авылы мәктәбе latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы

1927 нче елда Бөгелмә контонына караган 4 класслы башлангыч мәктәп була. Авыл балалары беренче тапкыр 4 почмаклы таш йортта укый башлыйлар. Барлык авыл балаларын Кәримов Хаҗи исемле кеше укыта. Үзенә генә укучы балалар күп булганга (120 бала)  күрә, икенче укытучы итеп Бәдертдинов Зәкиҗанны куялар. Аның берүзенә 80 укучысы була. Балалар ике сменада укыйлар. Колхозлашу елларыннан соң, мәктәп мөдире Ермаков дигән кеше берничә йортны кушып, мәктәп төзетә. Ул киткәч, Хәсәнов Сабит мәктәп мөдире булып кала. Бу вакытта авылда укый – яза белүчеләр 20 процент чамасы була. 1928-1929 нчы елларда мәктәптә беренче мәртәбә латин алфавиты керә. Латин алфавиты башта газеталарда гына кайта. Шуннан өйрәнеп балаларны укыта башлыйлар.   Бәдертдинов Зәкиҗан: ”Балаларны икегә бүлеп, берсендә яхшырак, икенчесендә начаррак укучыларны укыттым”, - ди. Айлык хезмәт хакы 25 сум була. 1932 нче уку елында Уразай 1 баскыч эш мәктәбендә Хәсәнов Сабит, Хәкимов Әкрәм, Галиева Мәйшәкәр, Хафизова Сафия, Аслаевлар укытучы булып эшлиләр.

1933 нче ел 17 нче январь беркетмәсендә беренче мәртәбә “Пионерларның саны артса да, сыйфат ягы түбән тора”,- дигән җөмлә укырга була. Бу-пионер хәрәкәте 1933 нче елда Уразайда да башлануын күрсәтә. 1934 нче елда класста утырып калучылар-8, көзге сынауга калучылар  - 5 була. Укучыларның дәрескә йөреше түбән була. Укучылар пионер яшендә булсалар да, пионерга керүчеләр аз: 99 укучының 35 генә пионер булган.Моның сәбәбе күпчелек ата-аналарның каршы килүе, 1937 -38 нче уку елында Мөхәммәт Минаҗиев, Сабит Хәсәнов, Факия Айдагулова, Сәкинә Латифуллина, Гәрифә Хәсәнова, Семен Ковалев көндез укучыларны, кич белән зур яшьтәгеләрне укытканнар, җәмәгать эшләрендә актив катнашканнар. Ул елларда пионер һәм октябрят группалары белән эшләүдә Сылу Хәеретдинова, Сәгъдә Ермакова һәм Сәлимә Хәсәноваларның хезмәте зур була.

Мәктәптә берничә буын балаларына белем һәм тәрбия биргән мөгаллимнәр:  Миннәхмәт һәм Мөслимә Латифуллиннар , Сафина  Мөшәрәфә, Гыйздетдинова Әкълимә, Әхмәдишина Люция, Галәүов Фәрит,  Таһир һәм Флюра  Маликовларның хезмәтләре зур.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]