Уракчы кыз (җыр)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Уракчы кыз (җыр) latin yazuında])
«Уракчы кыз»
Җыр
Язылган 1920-еллар
Көй авторы Җәүдәт Фәйзи
Сүзләр авторы Нәкый Исәнбәт

«Уракчы кыз»татар халык җыры. 1920 еллардан соң халык арасында киң таралыш алган.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җырның сүзләре беренче иҗат ителгәнме, әллә көе беренче чыгарылганмы — белгечләр анык кына фикергә килмәгән.

Бер версия буенча, Нәкый Исәнбәтнең 1922 елда басылган «Уракчы кыз» шигыренә халык көй чыгарып, җырлый башлаган.

Икенче версия буенча, шигырь матбугатта чыкканчы ук, 1920 еллар башында көй булган инде. Халык әзер көйне башта «күчмә» (ирекле, үзгәреп тора торган) сүзләр белән җырлаган, соңыннан Н. Исәнбәтнең шигырен файдалана башлаган.

Соңрак чыккан татар җырлары җыентыкларында «Яшьлек һәм мәхәббәт җырлары» бүлегенә кертелгән, «Нәкый Исәнбәт сүзләре, Җәүдәт Фәйзи көе» дип күрсәтелә[1].

Башкаручыар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу җыр Ришат Галиханов, Фәдис Ганиев, Фәния Халитова, Фәридә Кудашева, Мөнирә Булатова репертуарында урын алган.

Җырның сүзләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ай урагың салып иңбашыңа,
Кояш нурларыннан нур алдың;
Кояш нурларыннан нур алдың да
Салкын чишмәләрдән су алдың.

Басма өстенә басып су алганда
Кулъяулыгың кемгә болгадың?
Талир тәңкәләрең чыңлаганда
Кем исеменә җырлар җырладың?

Әллә су буйлатып, ат уйнатып,
Сөйгән ярың ауга киттеме?
Әллә мылтык алып, кылыч тагып,
Дошманнарга каршы киттеме?

Әйтче, нидән шулай яшь егетләр
Гөл сибәләр синең алдыңа?
Йөзләрең шул синең таң кояшы,
Урагың да — туган ай гына.


Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Җәүдәт Фәйзи. Халык җәүһәрләре. Күңелем кыллары. Казан: ТКН, 1987.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Китапта: Җ. Фәйзи. Халык җәүһәрләре. К.:ТКН, 1987. 86нчы биттә