Урак өсте йоласы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Урак өсте йоласы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Урак өсте йоласы - милли йолаларыбызның берсе.Ул август башында ,урак башланыр алдыннан үткәрелгән.

Элекке вакытларда игеннәр өлгерүен, уракка чыгарга вакыт җиткәнме, юкмы икәнлеген авылның өлкән, тәҗрибәле картларыннан сорашып, белешеп торганнар.Урак башлануның үз ырымы булган.Кулы ,,җиңел” кеше кырга чыгып, уракны беренче булып башлап куярга тиеш, дигәннәр.Уракны бер кешедән,уңганрак кешедән башлатканнар. Кайсы кеше кичатна көнне, кайсы базар көнне уракны башлаган.Усал кешеләр караңгыдан чыгып башлап куйганнар. Андый беренче башлап куючылар турында авыр куллы булды, дигәннәр.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

   Гадәттә кызлар урак урып барса, егетләр көлтә бәйләп, чүмәлә ясап торган. Кояш баемыйча урактан кайтмаганнар.Тугыз көлтә бәйләп, берсен башына кигереп куйганнар. Урактан кайтканда, күмәкләп җырлап кайтканнар.
   Элек, аерым хуҗалык чакта, эшләргә кешесе булмаган, ялгыз яки ярдәмчесез кешеләр урак урырга өмәгә чакыра торган булганнар. Пермь өлкәсе татарлары шундый өмәне ,,Урак пумич” дип  атаганнар.
Өмә (пумич) буласы йортны бөтен авыл белсен өчен, теләгән кеше өмәгә катнаша алсын өчен түбәндәгечә эшлиләр: ишегалдындагы тал башына яхшы сөлге меңгереп элгәннәр. Ул ботен авылга күренеп торган. Ак чолгаулар, чабаталар киеп килгәннәр. Ярышып эшләгәннәр. Бер көндә урып бетергәннәр. Эшли торган җирләре урылып бетсә,куршедә  ярдәмгә мохтаҗ бабайларга да  булышканнар.  Тал тобендэ сарык итенннэн аш  , ботка пешерелгән.Өмәгә беренче булып килгән кешене ,, пумич башлык” дип атаганннар. Аңа аерым игътибар , хөрмәт була. Килүенә ,  кишер, бәрәңге, эремчек салып ,шәңгә эзерләгәннәр.Кызык булган. Миңа да бүлеп бир әле , диешкәннәр.Пумич беткәч, пумич башлыкны сикерткәннәр.Алдан эшләп чыкканнарга ,ашаганда, сарыкның түшен биргәннәр
  Кырда урак урганда ,,җир хакы” бирү, ,,җир иясенә”, ,,кыр атасы”н ризалату кебек борынгыдан килгән ышанулар белән бәйле йолалар да булган. Кырда урак урып бетергәндә, җир башында берничә тотым ашлыкны урмыйча калдыру гадәте булган. Аларны ,,җир иясен”, ,,кыр атасына” дип атап калдыралар, имеш. Урмыйча калдырылган берничә тотым ашлыкны ,,кыр сакалы”, ,,җир сакалы” дип тә атаганнар. Аны үреп куйганнар, җир сакалы дип.Киләсе елга уңыш  теләп торсын, дип.Чәч үргән кебек үрәләр дә, җир сакалы калдыралар. 
Җир өлеше. Хөзер бабай өлеше. .  Җир хакы. Җир колачы .Урмый калдырылган җирләрне  болай атау хәзер дэ бар.

Хезмәт калыплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]