Уралтау заказнигы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Уралтау заказнигы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

 

Уралтау заказнигы — Агыйдел, Җаек елгалары башланган урыннарны һәм аларның тирә‑ягындагы табигать комплексларын саклау максатында буларак оештырылган ландшафт заказнигы. Ул даими рәвештә күзәтелеп тора[1]

Урал тавын акчарлак иңли

Тасвирламасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уралтау заказнигы 1981 елда Башкортстан Республикасының Учалы районы биләмәсендә Башкортстан (Көньяк) Уралының үзәк өлешендә оештырылган. Мәйданы 52,4 мең га, якынча 80 % ын урман каплаган, 3 % ы сазлыклы[2].

Билгеле булуынча, заказниклар табигать комплексларын яки аларның компонентларын саклау яки яңарту, аларның экологик балансын тигезлектә тоту максатында булдырыла, аларда хуҗалык эшмәкәрлеген алып бару даими яки вакытлыча тыела. Заказник территориясендә җәнлекләр дөньясына зыян китерерлек гамәлләр — аучылык итү, балык тоту; туфракның табигый составын бозмас өчен минераль ашламалар куллану, җир сөрү; файдалы казылмалар чыгару һ.б. тыела яки чикләнә.[3]

Су чыганаклары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уралтау заказнигы территориясендә сазлыклар күп, алар исәбендә Кирәбе, Олы Әүнәр кушылдыгы Тыгын елгалары буендагы сазлыклар. Су саклар объектлар буларак аларның әһәмиятен аңлау арта бара, шуның өчен дә ксаклау чаралары күрелә.

Бу төбәктә Олы Әүнәр кушылдыгы белән Агыйдел, Йөрүзән, Әй, Җаек елгалары башлана.

Таулары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Заказник чикләрендә Уралтау сыртының төньяк‑көнчыгыш өлеше урнашкан, көнбатышта Ирәмәл тавы һәм Әвәләк сырты ята. Таулары уртача биеклектә, тау аралары үзәннәр белән ергаланган. Тауларын урман каплаган, түбәләрендә ландшафтларның чикләре аерымланып күренә[4]

Җөмһүрият заказниклары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортстанда гомуми мәйданы 383,2 мең га (2012) булган 29, шул исәптән 9 ботаник, 17 зоологик, 3 ландшафт, заказник оештырылган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]