Урал Иделбаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Урал Иделбаев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Википедиядә шундый исемле башка кешеләр турында мәкаләләр бар, кара: Урал (исем).

Урал Иделбаев
Туган 15 декабрь 1972(1972-12-15) (48 яшь)
Сибай, Башкортстан, РСФСР, СССР
Һөнәре көйязар

Иделбаев Урал Мирас улы (15 декабрь 1972 ел) — композитор, Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2014) һәм Шәехзада Бабич исемендәге яшьләр дәүләт премиясе лауреаты (2000).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урал Мирас улы Иделбаев 1972 елның 15 декабрендә Башкорт АССРның Сибай шәһәрендә галим Мирас Иделбаев һәм Башкортстанның халык шагыйре Гөлфия Юнысова гаиләсендә туган.

1987-1990 елларда Уфа сәнгать училищесында укый, аннары — Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлый (1997; З. Г. Исмәгыйлев һәм Р. Р. Җиһанов классы).

1991 елдан алып Башкортстан телевидениесе каршындагы «Аманат» музыкаль төркем артисты. ХХ гасырның 90 нчы елларында Урал Иделбаевның «Ак йолдыз» төркеме зур популярлык яулый. 1992 елда — «Àšéîíä иҗади фирмасы директоры, 2001-2007 елларда һәм 2014 елдан башлап Башкорт академия дәүләт драма театры нда музыка бүлеге мөдире булып эшли.

2010-2012 елларда Стәрлетамак башкорт драма театр-студиясе җитәкчесе.

Урал Иделбаев ижатына тирән лириклык, нечкә хислелек, дулкынландыргыч иманлылык хас. Аның музыкасы милли үзенчәлекле, бер үк вакытта анда рок музыкасына хас стилистик сызымнар бар. Композиторның иҗатында вокаль музыка, драма спектакльләренә музыка (150 дән картык) төп урынны алып тора: И. Х. Йомаголовның «Нәркәс», М. Кәримнең «Салават. Өн аралаш җиде төш»,М. Кәримнең «Озын озак балачак» повесте буенча Р. В. Исрафиловның шул ук исемле спектакле, К. Г.Миңнуллинның «Ярату гынамы?» спектакле, К. Х. Гарипованың «Мактымсылу, Әбләй һәм Кара юрга» мюзиклы (бөтенесе дә — Башкорт драма театры сәхнәсендә), М. Кәримнең «Капчык эчендәге песи или башкирская пленница» (Милли яшьләр театры һәм башка спектакльләр.

Спектакльләргә музыка[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәсендәге спектакльләрнең музыкаль бизәлеше һәм музыкасы авторы[1]

«Нәркәс» ( И. Йомаголов, реж. И.Гыйләҗев, мелоромантик трагедия)

Озын-озын балачак» (М.Кәрим, режиссер Ф.Бикчәнтаев, комедия)

«Кодача» ( Б.Бикбай, З.Исмәгыйлев, режиссер А. Абушахманов, музыкаль комедия)

«Пролетая над гнездом кукушки» (К.Кизи, режиссер А. Абушахманов, психологический триллер)

«Снежная королева» (Г.-Х.Андерсен, режиссер А. Абушахманов, сказка)

«Грешно ли любить?» (К.Миңнуллин, режиссер А. Абушахманов, драма)

«Маугли» (Р.Киплинг, режиссер И.Казакбаев, книга джунглей)

«Буратино — remake» (А.Толстой, режиссер А. Абушахманов, музыкальное приключение)

«Ул бит кичә иде» (Н.Гаетбаев, режиссер И.Валеев, комедия)

«Ак көймә» (С.Айтматов, режиссер Линас Мариус Зайкаускас, драма)

«Мактымсылу, Әбләй һәм Кара Юрга» (К.Гарипова, режиссер О.Ханов, мюзикл)

«Камень одиночества» (А.Гаязов, режиссер О.Ханов, драма)

«Каһым түрә» (Б.Бикбай, Х.Иргалин, режиссер О.Ханов, драма)

«Йөгер, Харис, йөгер» Э.Яһүдин, режиссер А.Амиров, комедия/

«Волшебник Изумрудного города» А.Волков, режиссер Ильсур Казакбаев, сказка

"Йосыф һәм Зөләйха" (Кол Гали, Ю.Сафиуллин инсц., режиссер Олег Ханов, музыкаль кыйсса)

Фильмнарга музыка[1][үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ике дә генә егет (2015)
  • Етегән (2014)
  • Урал-батыр(2013)
  • Ачы бал (2013)
  • Җилкуар (Ловец ветра, 2008)
  • Рәхмәт (2007)
  • Птичья нога (Кыска метражлы фильм, 2005)
  • Сөмбелнең җиденче җәе (2002)

Урал Иделбаев — башкорт шагыйрьләре шигырьләренә вокаль симфоник циклы (1997), С. К. Аксаковның «Ал чәчәк» («Аленький цветочек») әкияте буенча шул ук исемле мюзикл (2015), 30 дан артык нәфис, документаль һәм анимация фильмына, шул исәптән «Авыл өстендә салават күпере» (2000), «Сөмбелнең җиденче җәе» (2002), «Рәхмәт» (2007), «Җилкуар» («Ловец ветра»; 2010), «Ике дә генә егет...» (2015), «Аксакаллар белән әңгәмә: Мостай Кәрим» («Беседы с мудрецами: Мустай Карим»; 2004), «Ут һәм нур калдырды...» («Огонь и свет оставил он...»; 2009) музыка авторы.

2018 елның 2 февралендә ««Башкортстан» Дәүләт концерт залында композиторның юбилее чикләрендә «Урал легендалары» этник музыкасы концерты булды. Программада Урал Иделбаевның эшкәртүендә иң билгеле башкорт халык җырлары һәм бию композицияләре башкарылды, шулай ук авторның оригиналь музыкасы[2].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2014)

Шәехзада Бабич исемендәге яшьләр дәүләт премиясе лауреаты (2000).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Видеоязмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]