Урал дәүләт икътисад университеты
| Урал дәүләт икътисад университеты | |
|---|---|
| Нигезләнү датасы | 10 октябрь 1967 |
| Рәсми исем | Уральский государственный экономический университет һәм Ural State University of Economics |
| Кыскача исем | УрГЭУ һәм USUE |
| Ректор | Яков Силин[d] |
| Дәүләт |
|
| Административ-территориаль берәмлек | Екатеринбург, Екатеринбургның Ленин районы, Центр[d] һәм Свердловск өлкәсе |
| Урам | 8 Март урамы[d] |
| Урын | Екатеринбург |
| Укучылар саны | 17 200 |
| Ана ширкәт | Россия Федерациясенең фән һәм югары белем министрлыгы[2] |
| Адрес | 620144, Россия Федерациясе, Свердловск өлкәсе, Екатеринбург шәһәре, 8 Март урамы, 62 йорт |
| Рәсми веб-сайт | usue.ru[3] |
| Җәмәгать транспорты тукталышы | Геологическая[d] |
| Оешма хезмәткәрләре өчен төркем | Төркем:Урал дәүләт икътисад университеты укытучылары[d] |
![]() | |
Урал дәүләт икътисад университеты (рус. Уральский государственный экономический университет (УрГЭУ)) — Екатеринбург шәһәрендә урнашкан федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесе, төрле профильле икътисадчылар, технологлар, юристлар, дәүләт һәм муниципаль идарә өлкәсендә белгечләр әзерли.
Университетта рус телендә укыта торган әзерләү факультеты эшли, чит ил студентлары өчен адаптация программалары бар.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]XIX гасыр урталарында 1836 елда нигез салынган Екатеринбург рухани училищесының иркен бинага ихтыяҗы туа. 1841 елда епархия сәүдәгәр Ф.И. Коробковтан Уктусская урамы 62-186 буенча (хәзерге 8 Март ур., 62) иркен ике катлы кирпеч йорт сатып ала. Әлеге бина архитектура буенча Екатеринбургта М.П. Малахов төзегән классицизм чоры утары үрнәге. Соңрак Пермь консисториясе кушуы буенча архитекторлар Э.Х. Сорториус һәм В. Гуляев йортны үзгәртеп кору проектын эшлиләр, чөнки башта ул рухи училище ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмый. Яңа бина архитектурасы «ордерларсыз» классицизм стиленә охшаган була. Озак вакытлар рухани училищеның төп мәсьәләләренең берсе булып йорт чиркәве булмау тора. Училище каршындагы гыйбадәтханәне төзү өчен акчаны сәүдәгәр В.С. Клушинин иганә итә. Йорт чиркәве бинаның икенче һәм өченче катларында, корпусның төньяк-көнчыгыш почмагында төзелә. 1858 елның 14 октябрендә Екатеринбург Ионы (Капустин) епискобы, Пермь епархиясе викарие Казан Изге Ана иконасы хөрмәтенә чиркәүне изгеләндерә. 1859 елда гыйбадәтханә өстендә 7 чаң манаралы агач колокольня төзелә.
1903 елда уку корпусының озын ягына өч катлы яңа бина төзелә. Бинаның яңа һәм иске өлешендәге фасад мәсьәләсе бердәм трактовка ала. Уку корпусын һәм ишегалды флигелен үзгәртеп кору проекты авторлары булып ул вакытта техника архитекторы вазифасында эшләгән Куроедов һәм М.Л. Бяллозор була. Шуннан соң училищеның архитектурасын «кирпеч» стиле принциплары билгелиләр[4]. 1916 елда Синод Указы белән Екатеринбургның дини семинариясе рәсми рәвештә ачыла, ул Рухани училищеның шул бинасында урнаша. Бинаның уникальлеге шунда ки, рухани училище Екатеринбургта беренче белем бирү учреждениесе була һәм шуңа бәйле рәвештә, аны ачу Уралда белем бирү эшчәнлеген башлап җибәрә. Училищены танылган язучылар һәм галимнәр тәмамлаган, шулар арасында Петербург университеты профессоры һәм радио уйлап табучысы Александр Попов, язучылар Дмитрий Мамин-Сибиряк һәм Павел Бажов, рус чиркәвенең танылган тарихчысы Антон Карташёв һәм башкалар бар[5].
Совет чоры
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1919 елның ноябрендә, совет властен торгызганнан соң, гыйбадәтханә ябыла. Рухани училище дә ябыла, ә аның бинасында яңа гына ачылган Урал университеты урнаша. Сугыш елларында анда хәрби сәнәгать предприятиесе урнаша, аннан соң яңадан университет урын ала[5].
1930 елларның беренче яртысында бинаны стилистик берләштереп һәм өч кат төзеп үзгәртеп кору карар ителә. 1960 елларда халык хуҗалыгында үзгәрешләр башлана, Советлар Союзына югары белемле икътисадчылар кирәк була, шуңа күрә икътисади вузларны ачу мәсьәләсе кискен тора. Элеккеге рухани училище бинасында Плеханов исемендәге Мәскәү халык хуҗалыгы институтының филиалы эшли башлый.
1967 елның 10 октябрендә Урал дәүләт университетының икътисад факультеты һәм Мәскәү халык хуҗалыгы институтының (Г.В. Плеханов ис. Россия икътисад академиясе) Свердловск филиалы нигезендә Свердловск халык хуҗалыгы институты оештырыла. 1981 елда иске бинадан уң якта яңа 7 катлы корпус төзелә.
Хәзерге чор
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Свердловск халык хуҗалыгы институты 1967 елның 25 августындагы 2047-р номерлы ССРБ Министрлар Советы карары буенча, РСФСР Министрлар Советының 1967 елның 30 августындагы 2329-р номерлы күрсәтмәсе һәм РСФСРның урта махсус белем бирү министрының 1967 елның 2 сентябрендәге 401 номерлы боерыгы нигезендә 1967 елның 10 сентябрендә оеша. РФ Министрлар Кабинетының 1992 елның 24 июлендәге 1367-р карары белән Урал халык хуҗалыгы институты дип үзгәртелә. РФ Дәүләт комитетының югары белем буенча 1994 елның 30 июнендәге 633 номерлы боерыгы нигезендә Урал дәүләт икътисад университеты дип үзгәртелә[6].
2007 елда университет Германия Мәгариф министрлыгының классификаторы нигезендә белем бирү учреждениеләре өчен иң югары статус ала (Н+).
2011 елда, М.В. Ломоносовның тууына 300 елга багышланган Евразия университетлары ассоциациясенең XII съездын ачу тантанасында, университетның Евразия университетлар ассоциациясенә керүе турында игълан ителде[7].
Университет институтлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Икътисад институты
- Финанс һәм хокук институты
- Идарә итү һәм мәгълүмат технологияләре институты
- Сәүдә, азык-төлек технологияләре һәм хезмәт институты
- Читтән торып уку факультеты
- Даими мәгариф институты
- Өстәмә һөнәри белем бирү институты
- Дистанцион мәгариф үзәге
- Студентларга параллель һәм өстәмә белем бирү үзәге
- УДИУ колледжы
Китапханә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Урал дәүләт икътисад университеты китапханәсе югары уку йортының бүлекчәсе булып тора, 1967 елда Мәскәү халык хуҗалыгы институтының Свердлов филиалы китапханәсе базасында оештырылган.
2008 елдан югары уку йорты китапханәсе функцияләре шактый киңәйтелә һәм китапханә Мәгълүмат-китапханә комплексы итеп үзгәртелә. Ел саен китапханә 30 меңгә якын яңа документ белән тулыландырыла. Фонд күләме 700 меңнән артык саклау берәмлеген тәшкил итә — фәнни һәм уку әдәбияты, периодик басмалар, электрон чыганаклардагы басмалар шулар арасына керә.
Китапханә структурасы уку, фәнни, сәнгать әдәбияты абонементлары, уку залы, электрон мәгълүмат залы, каталоглар залы, белешмә-библиография бүлеге, китапханәара абонементлар һәм документларны электрон рәвештә китерү абонементларын үз эченә ала.
Мәгълүмат-китапханә комплексы хезмәткәрләре тарафыннан университет профессорларының (шул исәптән профессор Анимица Е.Г., профессор Мальцев А.А. 2014 елның 10 апрель көнендә архивланган , профессор Чайкин Б.И. , профессор Яндыганов Я.Я.) эшчәнлегенә библиографик белешмә булдыру өстендә эш үткәрелә.
Керем
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2015 елда университетның керемнәре 1 миллиард сум, шуның дәүләт финанславы 236,2 миллион сум тәшкил итте[8].
Университет исемнәре тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1967—1990 — Свердловск милли икътисад институты;
- 1990—1993 — Урал милли икътисад институты;
- 1993—х.в. — Урал дәүләт икътисад университеты.
Шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ректорлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1967—1968 — Готлобер Валентин Михаил улы
- 1968—1971 — Понаморёв Леонид Николай улы
- 1971—1982 — Веселов Николай Григорий улы
- 1983—2005 — Камышов Валентин Митрофан улы
- 2005—2015 — Фёдоров Михаил Василий улы
- 2015—х.в. — Силин Яков Пётр улы
Укытучылар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!
| башлау | тәмамлау | Исем | туу датасы | туу урыны | әлма-матер | һөнәр төре | Викиҗыентыктагы төркем | үлем датасы |
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| Владимир Середа | 1929-10-12 | Харьков | Урал дәүләт техника университеты | икътисадчы | 1996-04-04 | |||
| Евгений Анимица | 1937-09-29 | Maloianysol | Ростов дәүләт университеты | икътисадчы | ||||
| Михаил Фёдоров | 1951-01-01 | Созын районы | Урал дәүләт тау эше университеты | икътисадчы | ||||
| Яков Силин | 1961-05-17 | Glubokoye District | Симферополь югары хәрби-сәяси төзелеш укуханәсе Төмән дәүләт университеты Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе Урал дәүләт икътисад университеты |
икътисадчы сәясәтче |
||||
| Константин Юрченко | Урал дәүләт университеты | Konstantin Yurchenko | ||||||
| Хиена Баинина | тикшеренүче | |||||||
| Мария Бухаринова | Урал дәүләт икътисад университеты | тикшеренүче | ||||||
| 2014 | Алексей Тарасов | Беренче Россия президенты Борис Николаевич Ельцин исемендәге Урал федераль университеты | тикшеренүче |
Тәмамлаучылар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Directory of Open Access Journals — 2003.
- ↑ Юридик шәхесләрнең бердәм дәүләт реестры
- ↑ Граф знаний Google — 2012.
- ↑ Мужское Духовное училище. PastVu.
- 1 2 Здание Духовного училища с церковью Казанской иконы Божией Матери. PastVu.
- ↑ Устав ФГБОУ ВПО «УрГЭУ» 2016 елның 8 апрель көнендә архивланган//ФГБОУ ВПО «УрГЭУ»
- ↑ Университет: вчера и сегодня. Сайт УрГЭУ.
- ↑ Доходы руководителей учебных заведений растут на фоне сокращений персонала и снижения доходов. www.znak.com. әлеге чыганактан 2017-10-11 архивланган. 2020-12-10 тикшерелгән.
