Урал дәүләт тау университеты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Урал дәүләт тау университеты latin yazuında])
Урал дәүләт тау университеты (УДТУ)
Халыкара исемнәр
Ural State Mining University
Эшләү еллары 1914
Ректор Алексей Владимир улы Душин
Адрес 620144, Россия, Екатеринбург, Куйбышев ур., 30
Сайт ursmu.ru

Урал дәүләт тау университеты (рус. Уральский государственный горный университет (УГГУ)) — Екатеринбург һәм Уралның борынгы югары уку йортларының берсе, 1914 елда Тау институты буларак нигез салынган.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1914 елның 3 (16) гыйнварында патша Николай II «Штандарт» император яхтасында «Екатеринбург шәһәрендә Тау институтын булдыру турында» дип аталган законны раслый[1][2][3].

1915 елның 7 (20) ноябрендә Екатеринбургның шәһәр Думасы залында Төзелеш комиссиясенең беренче утырышы була, анда булачак Тау институты бинасының эскиз проектын хуплыйлар һәм раслыйлар[2].

1916 елның 17 (30) июлендә Урал тау институтының нигезенә беренче таш салына[2].

1916 елның 6 (19) ноябрендә институт төзелешен тизләтү максатыннан, Төзелеш комиссиясе Николай ІІгә институтны «Бөек Император канаты астына алу һәм аңа «Император Николай II Урал тау институты» исемен бирү» турында үтенеч белән мөрәҗәгать итәләр[2].

1917 елның 3 (16) гыйнварында «Екатеринбург тау институтын Бөек Император канаты астына алу һәм әлеге уку йортына «Император Николай II Урал тау институты» исемен бирү турында» закон кабул ителә.

1917 елның 9 (22) октябрендә Екатеринбургта Тау институты ачыла[4], Екатеринбургның мактаулы гражданины Петр Пётр улы фон Веймарн институтның ректоры була[5].

В.В. Вахрушев бюсты

1947—1993 елларда институт ССРБ күмер сәнәгате халык комиссары В.В. Вахрушев исемен йөртә. Хәзерге вакытта бу хакта университетның беренче уку бинасы алдында куелган бюст искә төшерә.

ССРБ Югары Советы Президиумының 1969 елның 12 маендагы Указы белән халык хуҗалыгы белгечләрен әзерләү өчен һәм фәнни тикшеренүләрнең үсеше өчен В.В. Вахрушев исемендәге Свердловск тау институты Кызыл Байрак Хезмәт ордены белән бүләкләнә.

1993 елда Урал дәүләт тау-геология академиясе дип үзгәртелә. 2004 елның маенда Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгының Аккредитация Коллегиясе карары белән югары уку йорты «Университет» дигән югары статус ала.

2014 елда югары уку йортының 100 еллыгы билгеләп үтелә, бу вакыт эчендә 50 меңнән артык тау инженеры, йөзләгән доктор һәм фән кандидатлары әзерләнә. Ел саен 2,5-3 мең җитәкче һәм белгеч 25 белгечлек буенча яңадан әзерләү һәм квалификация күтәрү процессларын уза.

Н.Э. Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университетының «Һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучыларны эшкә урнаштыруга ярдәм итүче координационн-аналитик үзәк» рейтингы буенча, Тау университетының Мәшгульлек үзәге югары уку йортлар рейтингында 3 урынны ала (Россия дәүләт һөнәри-педагогика университеты белән бергә), рейтингта Урал дәүләт урман-техник университетын (4 урын) һәм Россиянең беренче президенты Б.Н. Ельцин исемендәге Урал федераль университетын (5 урын) куып китә. Рейтингта Россиянең 79 субъектыннан 754 югары уку йорты катнашкан[6][7].

Рәсми атамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1914 — Екатеринбург шәһәрендәге Тау институты
  • 1916 — Император Николай IIнең Урал тау институты
  • 1918 — Урал тау институты
  • 1934 — Свердловск тау институты
  • 1947 — В.В. Вахрушев исемендәге Свердловск Тау институты
  • 1993 — Урал дәүләт тау-геология академиясе
  • 2004 — Урал дәүләт тау университеты

Университет бүгенге көндә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2016 елда университетта 9000 якын студент белем алган.

2015 елда югары уку йортының керемнәре 463,9 млн. сум, чыгымнары — 426,9 млн. сум тәшкил иткән[8].

Структурасы

Факультетлар:

  • тау-технология факультеты
  • тау-механика факультеты
  • инженер-икътисад факультеты
  • дөнья икътисады һәм бизнес факультеты
  • геология һәм геофизика факультеты
  • кешеләрне яклау факультеты
  • шәһәр хуҗалыгы (көллият)
  • читтән торып уку

Екатеринбургтагы биналар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Танылган укучылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Крутошинский Андрей Михаил улы (1918—1944) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, Советлар Берлеге Каһарманы.
  • Мельников Николай Василий улы (1909—1980) — тау эше өлкәсендә Совет галиме, ССРБ Фәннәр академиясе академигы.
  • Ревнивцев Владимир Иван улы (1931—1989) — тау эше өлкәсендә галим. ССРБ Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты, ике ССРБ Дәүләт премиясе лауреаты.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. История университета. Уральский государственный горный университет. әлеге чыганактан 2019-03-27 архивланды. 2020-12-18 тикшерелгән.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Николай II в истории университета. Уральский государственный горный университет. әлеге чыганактан 2019-03-27 архивланды. 2020-12-18 тикшерелгән.
  3. проф. Филатов. Дают нам Горный Институт!. Уральский государственный горный университет. әлеге чыганактан 2020-10-12 архивланды. 2020-12-18 тикшерелгән.
  4. Накануне революции (1892-1917). Екатеринбургская городская Дума.
  5. Почетные граждане Екатеринбурга : исторические очерки. — 2-е изд., доп // [1]. — Екатеринбург : Сократ,, 2003. — Б. 30–31. — 192 б.
  6. РГППУ и УрГГУ заняли третье место во всероссийском рейтинге трудоустройства выпускников. Екатеринбург Онлайн (29 марта 2011).
  7. Рейтинг вузовских центров. әлеге чыганактан 2017-10-16 архивланды.
  8. Оксана Луткова (7 июня 2016). Доходы руководителей учебных заведений растут на фоне сокращений персонала и снижения доходов.. Znak.com. әлеге чыганактан 2017-10-11 архивланды. 2020-12-18 тикшерелгән.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Уральский государственный горный университет // Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов. — М. : Большая российская энциклопедия, 2004—2017.
  • Филатов В. В. «Отечества пользы для…»: К 75-летию Уральского горного института (1917—1992). — Екатеринбург: Издательство Уральского горного института, 1992. — 407 с. — ISBN 5-230-25475-9.
  • Уральская государственная горно-геологическая академия / Филатов В. В. // Екатеринбург: Энциклопедия / глав. ред. В. В. Маслаков. — Екатеринбург : Издательство «Академкнига», 2002. — С. 579—580. — 728 с. — 3900 экз. — ISBN 5-93472-068-6.
  • Филатов В. В. Уральская государственная горно-геологическая академия им. В. В. Вахрушева // Уральская историческая энциклопедия / Гл. ред. В. В. Алексеев. — Екатеринбург: Академкнига; УрО РАН, 2000. — С. 550. — 640 с. — ISBN 5-93472-019-8.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]