Урал расасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Урал расасы latin yazuında])
Урал расасы

Урал расасымонголоид һәм европеоид расалар арасындагы раса[1]. Чәчләре кара яки коңгырт, туры яки дулкынланып тора, тән тиресендәге өченчел төклелек уртача, тире пигментациясе — уртача, күзләре башлыча коңгырт, сирәкләп киң йөзлеләр очрый, еш кына эпикантус күзәтелә, өске күз кабагы шешенке, борынары нечкә, озынлыгы уртача, көмрерәк яки туры, гәүдәләре уртачадан түбәнрәк, брахиморфлылыкка тартым ябык. Көнбатыш Себердә таралган (хантлар, мансилар, төньяк алтайлар һәм бераз себер татарлары белән хакаслар арасында)). Агыйдел буенда — көнчыгыш башкортлар арасында очрый.

Хакас җайдагы

Килеп чыгышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төрле вакытта антропологларның фикере үзгәреп торган: урал расасы — европеоид һәм монголоид расасы кушылудан барлыкка килгән дигән фикер дә, катнаш раса (метис) түгел дигән фикер дә әйтелә. Хәзерге антропологларның күбесе компромисс карарга килгән, европеоид һәм монголоид расасы геннары кушылуны да, дифференциациягә бирелмәгән дип тә очравын кире какмыйлар[2].

Самар өлкәсенең төньягындагы Маяк тавында (Сиделькино) палеолит катламында баш сөяге табылган, аңа 11,55 мең ел (калибрланган дата) дип саныйлар. Совет антропологы һәм анатомы В. В. Бунак аның төзелешендә урал расасының борынгы тамырлары күренә дип тапкан[3].

Раса тармаклары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урал расасы берничә антропологик типка : лапоноид, сублапоноид, субурал, урал (көнбатыш себер) типларына бүленә[4]. Субурал расасы башкортлар арасында да очрый[5]

Көнбатыш себер расасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Соңгы вакытта урал аръягы расасы вариантларында «урал расасы» дигән төшенчә урынына «көнбатыш себер расасы» дигән төшенчә кулланырга тәкъдим итәләр[6]. Бу очракта урал расасының төньяк вариантлары европеоид расага керә. Көнбатыш себер расасы ике антропологик типтан тора — урал (угыр һәм субугыр варианты) һәм об-иртеш[7][8]. Урал тармагына об угырлары, об-иртеш — көньяк самоедлары һәм себер татарлары керә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Уральская раса // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978
  2. Перевозчиков И.В. Проблема "третьей" расы // Горизонты антропологии: Труды международной научной конференции памяти академика В.П. Алексеева. — М.: Наука, 2003. — С. 97.
  3. Васильев С. В., Герасимова М. М., Веселовская Е. В., Боруцкая С. Б. Биологические и социальные аспекты дифференциации гоминид позднего плейстоцена. Верхнепалеолитическое население Европы // Традиции и инновации в истории и культуре, 2015 (PDF), archived from the original (PDF) on 2015-11-21, retrieved 2020-09-01 
  4. Д. И. Ражев. Уральская раса 2015 елның 4 июль көнендә архивланган. // Уральская историческая энциклопедия
  5. Р. М. Юсупов «Башкиры: этническая история и традиционная культура»
  6. Антропологические типы народов крайнего севера, archived from the original on 2012-01-12, retrieved 2020-09-01 
  7. Багашев Анатолий Николаевич, archived from the original on 2018-07-21, retrieved 2020-09-01 
  8. ЗАПАДНОСИБИРСКАЯ РАСА, archived from the original on 2018-01-02, retrieved 2020-09-01 

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Уральская раса // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 27-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
  • Материалы к антропологии уральской расы 2017 елның 13 июнь көнендә архивланган. / И. И. Гоман и др. [ред.]. — Уфа. БНЦ УрО РАН, 1992. — 153 с.
  • Р. М. Юсупов «Башкиры: этническая история и традиционная культура»

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]