Свердловск татар театры

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Свердловск татар театры latin yazuında])
Свердловск татар театры
Урынлашу Свердловск
Нигезләнгән 1919
Ябылган 1933

Свердловск татар театры, Урал татар эшче театры, Урал өлкә татар-башкорт күчмә эшче театры — 1919-1933 елларда Екатеринбур (1924 елдан Свердловск) шәһәрендә эшләп килгән (1919 елдан үзешчән, 1921 елдан һөнәри дәүләт) татар театры.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1919 елның 22 августында Екатеринбур губернасы (1923 елдан Урал өлкәсе) хәрби-инкыйлаби комитеты карары белән Екатеринбур губернасы халык мәгарифе бүлеге каршында(«мөселманнар арасында мәдәни-мәгърифәт эшчәнлеге алып бару максатында») мөселман бүлекчәсе төзелә. Әлеге бүлекчә эчендә (үзешчән) татар театр труппасы эшчәнлеген башлап җибәрә. Әлеге датаны Свердловск татар театрының туган көне дип санарга була. Режиссеры — Әмин Фәтхуллин. Сәяси җитәкчелекне 3 нче армия сәяси бүлегенең РКП татар секциясе алып бара. Труппа Екатеринбурның Мөселман клубы (соңрак Вахитов клубы) бинасында урнаша.
  • 1921 елның 21 мартында театр труппасы исеме рәсми кәгазьләрдә «Татар-башкорт халкының эшче гавәменә хезмәт күрсәтү буенча Төрки халыкларының пролетар театр труппасы» (рус. «Пролетарская театральная труппа тюркнародов для обслуживания трудовой массы татаро-башкирского населения») дип күрсәтелә башлый. Март-апрель айларында театр төркеме беренче тапкыр гастрольләргә чыга.
  • 1921 елның 20-21 сентябрендә Екатеринбур губернасы халык мәгарифе бүлеге каршындагы милли азчылыклар шурасы шәһәр театры статусын губерна театры статусына күтәрә, театр тоту чыгымнарын һәм артистларның хезмәт хакын түләүне Екатеринбур губернасы халык мәгарифе бүлегенә йөкли.
  • 1922 елның 17 гыйнварында театр исеме «Мәдәният учагы» мөселман пролетар театры труппасы итеп үзгәртелә. Шейнкман урамы, 8 йорт адресы буенча урнаша.
  • 1931 елда ВКП (б)ның Урал өлкә комитеты карары белән Троицк театры Урта һәм Көньяк Урал үзәге Свердловскга күчерелә. Исеме «Урал өлкә татар-башкорт күчмә эшче театры» (рус. Передвижной татаро-башкирский рабочий театр Уральской области) итеп үзгәртелә. 1932 елның 15 июлендә ВКП (б) Урал өлкә комитеты карары белән театрга рәсми статус бирелә. Театрда 25 кеше штатта тора (14 актер, 10 актриса, 4 музыкант, 7 хезмәт күрсәтүче).
  • Театрның гастрольләр маршруты Чиләбе, Магнитогорски, Троицк, Азбис, Шумиха, Берды (Ырынбур), Мияс, Ялан-Катай, Түбән Тагил, Чусавай, Пермь, Сарапул, Кызылъяр, Златоуст, Березники, Киҗел, Губаха, Саликам, Воткинск шәһәрләре, урман хуҗалыклары, яңа төзелешләр аша үтә.

Ябылу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Актерлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1921 елның 14 октябрена мөселман труппасында 11 артист штатта тора (җитәкче һәм хезмәт күрсәтүчеләр белән бергә 17 кеше). Режиссер — Әхмәтҗан Әюпов. Аена 8 спектакль (2 — каһарманнар темасына, 2 — инкыйлаб темасына , 4 — көнкүреш темасына) әзерләү йөкләмәсе куела.
  • Аерым елларда труппада артист булып Әхмәтҗан Әюпов, Рәбига Әюпова, Хәтимә Шәрәфетдинова, Әмин Фәтхуллин, Ногман Мөхетдинов, Фаизә Мөхетдинова, Йосыф Сөнгатуллин, Закир Садыйков, Ибраһим Яушев, Исхак Илялов, Һаҗәр Илялова, Зәйнәп Үтәгәнова, Хәким Галиәкбәров, Ислам Бикташев, Зөфәр Галимский, Фаизә Ганиева, Әсма Бахметова, Хәбибә Вахитова һ .б. эшли.
  • Идел буендагы ачлык сәбәпле башка шәһәрләрдән күп кенә билгеле артистлар да труппага килеп кушыла, мәсәлән, Нури Сакаев, Айдар Ситдыйк, Әшрәф Синәева, Шакир Шамильский, Гөлсем Камская һ.б.

Репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1931-1932 елгы аралык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Зәңгәр шәл» Кәрим Тинчурин
  • «Данлы чор»
  • «Кара күләгәләр» (исеме «Кызыл яулык» дип үзгәртелә)
  • «Козгыннар оясында» Шәриф Камал (исеме «Кузбасс» дип үзгәртелә)
  • «Икмәк» (Хлеб), «Бәрәңге» (Картошка) Владимир Киршон

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. И. Илялова. Г. Камал театры артистлары. Казан: ТКН, 1996. ISBN 5-298-00708-2

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]