Эчтәлеккә күчү

Уранны баектыру

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Уранны баектыру latin yazuında])
Уранны баектыру
Җитештерә баектырылган уран[d]
Һәштәге Urananreicherung
Побочный продукт Обеднённый уран[d]
 Уранны баектыру Викиҗыентыкта
Уранның изотоплары чагыштырмача нисбәте: уран-238 (зәңгәр), уран-235 (кызыл) уранны баектыру төрле дәверендә

Уранны баектырууранда уран-235 изотобының өлешен арттыру технологик процессы. Нәтиҗәдә табигый уран баетылган уран һәм ярлыланган уранга бүленә.

Уран кушылмасын махсус җайланмада әйләнеп тизләтелә

Табигый уранда уранның өч изотобы бар: уран-238 (масса өлеше 99,2745%), уран-235 (0,72%), уран-234 (0,0055%).

Уран-238 - чагыштырмача тотрыклы изотоп һәм сирәк уран-235 изотобыннан аермалы буларак бәйсез чылбырлы төш реакциясенә хас булмый.

Хәзерге вакытта төш реакторында һәм атом-төш коралында уран-235 - башлангыч бүленә торган матдә булып тора.

Атом-төш ягулыгын әзерләүдә уранны баектыру мөһим роль уйный.

Табигатьтә уран ике төп изотоп төрендә очрый - уран-235 (табигый уранның 0,72%) һәм уран-238 (99,2745%), ләкин төшнең бүленүе ягулыгы өчен тик уран-235 кулланыла ала.

Уран-238 изотобында бәйсез чылбырлы төш реакциясе үзе бара алмый, шуңа күрә ул табигатьтә шундый таралган.

Уран-235 өлеше 20% артык белән уран югары баетылган уран яки корал ураны дип атала.

Ярлыланган уран (уран-235 0,1-0,3% белән) бронятишкеч туп снарядларын җитештерүдә кулланыла, чөнки бу материал авыр, югары тыгызлыклы һәм кыйбат түгел.

Уранны баектыру изотопларның бүленүе технологиясе ярдәмендә бара.

Шушы ысул изотопларның төрле массаларына нигезләнә: уран-235 уран-238 изотобына караганда шактый җиңелрәк, шуңа күрә әйләнгәндә инерция сәбәпле төрле радиусларда хәрәкәт итәләр.

Бу принципларда электромагнит һәм аэродинамик алымнары төзелгәннәр.

  • Электромагнит алымында уран ионнары тизләткечтә тизләтелә һәм магнит кырында борыла.
  • Аэродинамик алымда уранның газ кушылмасы махсус сопло-"кучкар" аша исеп җибәрелә.

Шушы ысул газлы центрифуглануда кулланыла: уранның газлы кушылмасы центрифугада куела һәм инерция тәэсирендә авыр молекулалар центрифуганың диварында тупланалар.

Теормодиффузион технологиядә авыр молекулалар җайланманың салкынрак түбән өлешендә тупланалар. Шулай итеп уранның изотоплары аерылалар.

Күпчелек алымнар уран фториды UF6 белән эшли.

Хәзерге вакытта уранны баектыру күбесенчә газлы центрифуглану нигезендә эшли.

Дөньяда баетылган уранны җитештерү

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
ИлШиркәт 2012201320152020
ФранцияAreva : Georges Besse I и II 2500550070007500
Алмания, Нидерландлар, Бөекбритания,URENCO : Gronau (Алмания), Almelo (Һолландия), Capenhurst (Англия) 12800142001440014900
ЯпонияJapan Nuclear Fuel Limited , Rokkaasho 150757575
АКШUnited States Enrichment Corporation: Paducah & Piketon 5000000
АКШURENCO : New Mexico 2000350047004700
АКШAreva : Idaho Falls 0000
АКШGlobal Laser Enrichment 0000
РоссияОАО ТВЭЛ (Техснабэкспор ) 25000260002657828663
КытайChina National Nuclear Corporation , Hanzhun & Lanzhou 1500220042207520
Пакьстан, Бразилия, Иран, Һиндстан, АргентинаТөрле 10075100170
Барлык 49000515505707363526

Шулай ук карарга мөмкин

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]