Ураһа
Ураһа | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Якутия |
Ураһа Викиҗыентыкта |
Ураһа, шулай ук ураса (сах. ураһа) — конус шәкелендә колгалардан ясалган һәм каен тузы белән үрелгән куыш, якутларның традицион җәйге торагы. Якутларның иң борынгы торак-йорты буларак санала.
Төзелеш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ураһа җиңел урнаштырыла: озын, авыш куелган колгалар түгәрәк корылмага таяна. Диаметры 5 метр тәшкил иткән боҗра буенча җиргә 10-12 ике метр озынлыктагы багана казып кертелә. Баганаларның өске очларына агач боҗра салына, аңа 0,25 м ераклыкта бер-берсенә 8 метрга кадәр озынлыктагы колгалар таяндырыла. Ураһа каен тузы белән каплана. Эчендәге баганалар һәм аларда яткан кыршау сырлы орнамент белән бизәлә. Эчтән аларны зирек кайрысы төнәтмәсе белән буяп кызгылт-коңгырт төскә кертәләр. Ишек төрле бизәкләр белән чигелгән каен тузы пәрдәсе рәвешендә ясала. Ныклык өчен каенны суда пешерәләр, аннары пычак белән югары катламын кыйныйлар һәм юка чәч шнуры белән полосаларга тегәләр. Ураһа эчендә башка тораклардагы кебек үк дивар буйлап йоклау урыннары (ороннар) ясала. Торакның уртасында учаг булдырыла, идәне булмый.
Бик салкын кыш һәм эссе җәйле Якутиянең кискен континенталь климаты шартларында, ураһа, җәйге торак кебек бик уңайлы булган: каенлы биек ураһада эссе көннәрдә һәрчак салкынча, ә һава саф һәм чиста булып саклана. Якутларның мондый торакларында май — август айларында (август-май айларында кышкы бүрәнәле балаган (сах. балаҕан) дип исемләнгән торакларда) яшәгәннәр. Өстәвенә, ураһа кышка сүтелмәгән, Саханың кышкы зәмһәрир суыкларына түзгән.
Төрләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Зурлыгы буенча түбәндәге өч төргә бүленә.
- Могол ураһа кунакларны кабул итү өчен кулланылган. Ураһа биеклеге кулланылган төп колгаларның саныннан гыйбарәт булган. Мәсәлән, Якутиядә 8,5 м биеклектәге һәм диаметры 6,5 метр тәшкил иткән ураһа зурлыгы теркәлгә. Себер халыклары паркында нәкъ шундый ураһа төзелгән.
- Даллар ураһа зурлыгы буенча кечкенәрәк, ходьол ураһа - тагын да кечкенәрәк. Узган гасырларда алар уртача җитешле кешеләр өчен торак булып хезмәт иткән.
XIX гасыр ахырына якутлар җәйге торак рәвешендә ураһа корудан туктый. Хәзерге вакытта ураһаның гадиләштерелгән варианты якутларның Ысыах халык бәйрәме вакытында төзелә.
Сәнгатьтә чагылышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2000 елның 19 маенда Түбән Новгород өлкәсенең Старорус районындагы Заднее Поле авылында 1943 елның кышында Ильмень күле өчен сугышларда һәлак булган якут сугышчыларының каберлек мемориалы ачыла. Проектның авторы — Д. Саввинов. Мемориаль композициянең төп детальләреннән берсе — ураһа шәкелендә ясалган каркас.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ураса — Этнографический парк-музей ЭТНОМИР 2016 елның 6 март көнендә архивланган.
- Предания, легенды и мифы саха (якутов)
Бу мәкалә Татар Википедиясенең яхшы мәкаләләр рәтенә керә. |