Эчтәлеккә күчү

Урдалы-Тау (табигать һәйкәле)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Урдалы-Тау (табигать һәйкәле) latin yazuında])
Урдалы  -Тау(үле сылтама)  ( М.В.Марков сөзәклеге) – статусы : табигать һәйкәле.

ТАССР ның Министрлар Советы 1972 нче ел 19нчы май 251 нче номерлы карары белән расланган. Мәйданы: 2,5 га.

Урнашу урыны: Татарстан Республикасы, Ютазы районы, Акбаш авылыннан 2,5 чакрым көнбатышта. Бөгелмә - Бәләбәй калкулыгы чикләрендә урнашкан. Галимнәр әлеге сөзәклекне ачкан һәм анда эшләгән үз хезмәттәшләре хөрмәтенә М.В. Марков сөзклеге дип атыйлар.

ОБЪЕКТНЫҢ ХАРАКТЕРИСТИКАСЫ ҺӘМ АНЫҢ ӘҺӘМИЯТЕ

Калкулык чокыр белән бүленгән ике сөзәклектән тора. Туфрагы карбонатлы, вак ташлы. Нарат урманы урынындагы икенчел дала. Үсемлекләр дөньясы дала һәм болыннарга хас үсемлекләр булуы белән үзенчәлекле. Саклау чаралары: сөрү, көтү йөртү тыелган.

2,5 гектар мәйданны  биләүче  әлеге табигать һәйкәле ТАССР ның Министрлар Советы 1972 нче ел  19нчы май  251 нче номерлы карары белән  расланган.

Әлеге табигать һәйкәленең барлыкка килү тарихы түбәндәгечә: 1968нче елда биредә М.В.Марков җитәкчелегендә Казан университетының геоботаник экспедициясе эшли. Ул вакытта әлеге җирләр исәпкә алына. 1970нче елда бирегә В.А.Попов җитәкчелегендә икенче экспедиция килә. Биредә үсүче сирәк үсемлекләрнең төгәл исемлеге төзелә. Әлеге исемлек зур төрлелеге белән аерылып торган. Борынгыларның сөйләвенә караганда, Акбаш авылы 300 ел элек барлыкка килгән. Урдалы-тау итәкләре нарат урманы белән капланган булган. XX гасыр башында әлеге урманнар киселгән. Бүген әлеге нарат урманнары турында әлеге җирләрдә үсүче үсемлекләр дөньясы сөйли. Маршал төймәбашы, үзгәрүчән канәфер, яшел шыртлавык чәчәге - әнә шундыйлардан.

Марков сөзәклегендә    болын далаларына хас 76 үсемлек,   ташлы далаларга хас 19 үсемлек, һәм нарат урманнарына хас 9 төр үсемлек үсә. Татарстан Республикасының   Кызыл китабына кертелгән сирәк үсемлекләрдән   күпъеллык җитен, Лессинг кылганы, каурый кылган, ачык төсле каеккузагы, урман җилдәге,  испан татлы тамыры, кызыл гамбәрия чәчәге,  сары камчау, тар яфраклы кырыкбуын, исет камчавын очратырга мөмкин.       

Урдалы –Тауның җәнлекләр дөньясы да бик бай. Сөзәклектә Татарстанның Кызыл китабына кертелгән сары чәперчек, елдам кәлтә, дала чуары кебек җәнлекләр яши.

Галимнәр фикеренчә, Урдалы –Тау  Татарстанның коньяк-көнчыгышының  үсемлекләр һәм җәнлекләр төрлелеген  саклауда зур әһәмияткә ия. Шуңа күрә биредә    көтү йөртү, җирләрне сөрү катгый тыелган.