Урман утырту

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Урман утырту latin yazuında])
Урман утырту
 Урман утырту Викиҗыентыкта

Урман утырту - урман булмаган җирләрдә агач утыртып урманнарны ясалма үстерү.

Колесов "хәнҗәре" белән агач утырту

Утырту ысуллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гадәттә агачлар элек үсмәгән җирләрдә, мәсәлән, далаларда, комлы чүлләрдә яки сазлыкларда утыртыла. Урман утырту ысулларын сайлау икътисадый мөмкинлек белән билгеләнә һәм туфрак һәм климат шартларын исәпкә алып башкарыла. Урман утыртуда төрле чәчү ысуллары кулланыла: рәткә тезеп яки аерым бер тәртикә салмыйча гына һ.б. Урман утыртуда орлык (орлыктан үскән) һәм вегетатив (сабактан, үсентедән һ.б.) утырту материалы кулланыла.

Чәчү сәбәпләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чәчү сәбәпләре төрлечә булуы мөмкин: эрозияне контрольдә тоту һәм туфракны бәйләү өчен (мәсәлән, Украинадагы Алешково комы); сөренте җирләрне җилләрдән саклау; кәгазь чыгару өчен яраклы агачны, аеруча йомшак агачны, чимал сыйфатында үстерү өчен. Күпчелек дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар урман утыртуда катнашалар, урманнар булдыру, углерод чыгуын киметү (секвестрация) һәм йотылуын арттыру , экологик факторларга биологик төрлелекне яхшырту өчен булышалар. Явым-төшемгә йогынтысы да бар [1].

Явым-төшемгә йогынтысы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Африкада агач утырту

Яңа тикшеренүләр күрсәтүенчә, урман яңгырлар җәлеп итә, һәм бу ни өчен ешрак дөньяның кайбер өлешләрендә, мәсәлән, Көнбатыш Африкада, корылык килеп чыгуын аңлата. НАСА ның Реактив хәрәкәт лабораториясеннән Кэрол Расмуссен тикшеренүе Көньяк Амазонканың тропик урманнары, үсемлек яфракларыннан су парын кулланып, яңгырлар сезонын башлап җибәрүен ачыклаган. Бу ачылыш урманнар кисүнең явым-төшем саны кимү белән бәйле булуын аңлатырга ярдәм итә[2]. Дуглас Шейл һәм Даниэль Мурдиярсо тикшеренүләр үткәреп, урман каплавының элегрәк санаганга караганда күбрәк явым-төшем санын билгеләүдә зур роль уйнавын күрсәтә дип белдерә. Бу гипотеза буенча, урманлы районнар атмосфера су парының зур күләмле агымнарын булдыралар. [4] Макарьева һәм Горшков гипотезасы буенча, урманнарның дымлы һаваны тарта һәм агачлар капланган территорияләрдә явым-төшем санын арттыра[3]

Татарстанда урманнарны торгызу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматларына караганда, 2020 елның көзге урман утырту эшләре өчен сентябрь башына 546 кг орлык әзерләнгән, шулардан 404 кг нарат, 103 кг чыршы, 16 кг карагай, 23 кг башка токым орлыгы әзерләнгән.

2020 елда республикада язгы урман культуралары сезоны 10 апрельдә ачылган һәм 18 майда тәмамланган. Бу елдаа урман хуҗалыгы хезмәткәрләре тарафыннан төбәк проекты буенча 2,3 мең гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылган. Урман культуралары 2,1 мең гектар мәйданда утыртылган,урман үрчетү — 103, катнаш урман торгызу-тугыз гектарда башкарылган. [4]

Башкортстанда урманнарны торгызу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урманны ясалма юл белән яңарту, шулай ук аның табигый юл белән яңартылуына һәм токым составын якшыртуга булышлык иткән чаралар барышында күпләп кисү, янгыннар, давыл аркасында юкка чыккан урман мәйданнарында агачлар утыртыла. Башкортстанда урманнарны торгызу 1990 елда — 33 мең га, 1995 елда — 29,1, 2000 елда — 15,3, 2005 елда — 12,0, 2006 елда — 10,0, 2011 елда 10,6 мең га мәйданда үткәрелә.

Урманнарны торгызу буенча фәнни тикшеренү 20 нче гасырның 30 нчы елларыннан башлап Урман тәҗрибә станциясендә алып барыла. 70 нче еллардан Биология институтында бозылган ландшафтларда һәм сәнәгать аркасында пычранган территорияләрдә урманнарны торгызу ысулларын эшләү буенча фәнни тикшеренү алып барыла (А.А.Баталов, А.Ю.Кулагин, Ю.З.Кулагин һ.б.).

Ел да Башкортостан Республикасы урман фонды территориясендә урманнарны яңадан торгызу айлыгы үткәрелә.

Язгы урман-культура эшләре нәтиҗәләре буенча республика урманчылары 2020 елда 6,4 мең га мәйданда урман утырткан. Башкортстан Республикасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе үткәрелде. Аның кысаларында республикада 1,4 млн. га якын агач утыртылды [5]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Лесоразведение // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
  2. Carol Rasmussen (2017), New study shows the Amazon makes its own rainy season, NASA's Jet Propulsion Laboratory, https://climate.nasa.gov/news/2608/new-study-shows-the-amazon-makes-its-own-rainy-season/
  3. (2009) «How Forests Attract Rain: An Examination of a New Hypothesis». Bioscience 59 (4): 341–347. DOI:10.1525/bio.2009.59.4.12.
  4. В Татарстане открыт осенний лесокультурный сезон
  5. Лесопользователи Республики Башкортостан завершили весенний лесокультурный сезон(үле сылтама)

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Лесоразведение // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
  • Лесоразведение // Научно-технический энциклопедический словарь(рус.).
  • Лесоразведение // Толковый словарь русского языка Кузнецова(рус.).
  • Halldorsson G., Oddsdottir, ES and Eggertsson O (2007) Effects of Afforestation on Ecosystems, Landscape and Rural Development. Proceedings of the AFFORNORD conference, Reykholt, Iceland, June 18–22, 2005, TemaNord 2007:508, 343pages ISBN 978-92-893-1443-5
  • Лесовосстановление на промышленных отвалах Предуралья и Южного Урала / А.А.Баталов [и др.] Уфа, 1989
  • С и т д и к о в Р.Г. Лесовыращивание на Южном Урале. Уфа, 1997; Н а б и у л л и н Р.Г., Х а й р е т д и н о в А.Ф. Лесное хозяйство Республики Башкортостан. Уфа, 2010.