Урсалы вулысы
Урсалы вулысы | |
---|---|
Үзәк | Яңа Надыр |
Халык саны | 7246 кеше (1890) |
Урсалы вулысы (тат. ئورسالىٰ ۋولىٰسىٰ, рус. Урсалинская волость) — Самар губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.
Акташ, Иске Кәшер (Уфа губернасының Минзәлә өязе), Әлмәт, Микулин, Әлки һәм Мәсгут вулыслары белән чиктәш булган (1890). 6 торак пунктта 7246 кеше яшәгән.[1] 1920-елларның уртасында бетерелә.