Урта Балтай авыл җирлеге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Урта Балтай авыл җирлеге latin yazuında])
Урта Балтай авыл җирлеге
Дәүләт  Россия
Башкала Урта Балтай[1]
Административ-территориаль берәмлек Апас районы
Халык саны 860 (1 гыйнвар 2018)[2]
Карта

Урта Балтай авыл җирлеге (Среднебалтаевское сельское поселение) — Татарстан Республикасының Апас районында урнашкан җирле административ берәмлек. Үзәге - Урта Балтай авылы.

Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Территория 3340 кв. км, шул исәптән авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең мәйданы 3097 кв. км.

Урта Балтай авыл җирлеге Бакырчы, Биеш, Дәвеш, Каратун, Кызылтау, Коштавы һәм Шәмбалыкчы авыл җирлекләре белән чиктәш.

Урта Балтай авыл җирлеге чиге Шәмбалыкчы авыл җирлеге белән чиктәш җирдә Урта Балтай, Бакырчы һәм Шәмбалыкчы авыл җирлекләре чикләре тоташкан урында Бакырчы авылыннан 2,1 км төньяк-көнчыгышта урнашкан 14 нче тоташу ноктасыннан алып 5,0 км көнчыгышка таба «Кайбыч урманчылыгы» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет учреждениесенең Балтай участок урманчылыгындагы 30, 31, 32, 33 нче урман кварталларының төньяк чиге буйлап уза, алга таба 37 нче урман кварталының төньяк чиге буйлап 1,0 км, көнчыгыш чиге буйлап 1,3 км көньякка таба һәм төньяк чиге буйлап 400 м көнчыгышка таба Урта Балтай, Шәмбалыкчы һәм Каратун авыл җирлекләре чикләре тоташкан урында Ябалак авылыннан 2,3 км көнбатышта урнашкан 15 нче тоташу ноктасына кадәр уза.

Урта Балтай авыл җирлеге чиге Каратун авыл җирлеге белән чиктәш җирдә Урта Балтай, Каратун һәм Биеш авыл җирлекләре чикләре тоташкан урында Түбән Балтай авылыннан 1,4 км төньяк-көнчыгышта урнашкан 32 нче тоташу ноктасыннан алып төньякка таба 800 м урман полосасы буйлап, 100 м авыл хуҗалыгы җирләре буйлап, 150 м урман полосасы буйлап, Мурзинка елгасын кисеп үтеп, 350 м авыл хуҗалыгы җирләре буйлап, «Кайбыч урманчылыгы» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет учреждениесенең Балтай участок урманчылыгындагы 38 нче урман кварталына кадәр уза, алга таба әлеге урман кварталының көньяк чиге буйлап 300 м көнбатышка таба һәм көнчыгыш чиге буйлап 1,0 км төньякка таба 15 нче тоташу ноктасына кадәр уза.

Урта Балтай авыл җирлеге чиге Биеш авыл җирлеге белән чиктәш җирдә Урта Балтай, Биеш һәм Дәвеш авыл җирлекләре чикләре тоташкан урында Чирү авылыннан 1,0 км төньякта урнашкан 33 нче тоташу ноктасыннан алып авыл хуҗалыгы җирләре буйлап 1,4 км төньяк-көнчыгышка таба, сынык сызык ясап, Буа – Каратун һәм Каратун – Чирмешән – Олы Подберезье автомобиль юлына бүлеп бирелгән полосаны кисеп үтеп, 500 м төньякка таба бара, аннары төньяк-көнчыгышка таба 350 м урман полосасы буйлап, 100 м урман полосасының төньяк-көнбатыш чиге буйлап уза, алга таба төньякка, Чирмешән елгасын кисеп үтеп, 1,3 км авыл хуҗалыгы җирләре буйлап, 150 м урман полосасының көнчыгыш чиге буйлап, 300 м урман полосасы буйлап, 50 м авыл хуҗалыгы җирләре буйлап 32 нче тоташу ноктасына кадәр бара.

Урта Балтай авыл җирлеге чиге Дәвеш авыл җирлеге белән чиктәш җирдә Урта Балтай, Дәвеш һәм Коштавы авыл җирлекләре чикләре тоташкан урында Иске Борнаш авылыннан 800 м төньяк-көнбатышта Бла елгасында урнашкан 34 нче тоташу ноктасыннан алып Бла елгасы агымы буенча, Буа – Каратун автомобиль юлына бүлеп бирелгән полосаны кисеп үтеп, 1,5 км өскә таба уза, алга таба, сынык сызык ясап, төньяк-көнчыгышка таба авыл хуҗалыгы җирләре буйлап, Буа – Каратун автомобиль юлына бүлеп бирелгән полосаны берничә тапкыр кисеп үтеп, 1,7 км, әлеге автомобиль юлына бүлеп бирелгән полосаның көньяк-көнчыгыш чиге буйлап 1,7 км бара, аннары 200 м көньякка таба авыл хуҗалыгы җирләре буйлап 33 нче тоташу ноктасына кадәр бара. Урта Балтай авыл җирлеге чиге Коштавы авыл җирлеге белән чиктәш җирдә 34 нче тоташу ноктасыннан алып 2,7 км көньяк-көнбатышка таба авыл хуҗалыгы җирләре буйлап Урта Балтай, Коштавы һәм Кызылтау авыл җирлекләре чикләре тоташкан урында Иске Борнаш авылыннан 2,0 км көньяк-көнбатышта урнашкан 35 нче тоташу ноктасына кадәр уза.

Урта Балтай авыл җирлеге чиге Кызылтау авыл җирлеге белән чиктәш җирдә Урта Балтай, Кызылтау һәм Бакырчы авыл җирлекләре чикләре тоташкан урында Кызылтау авылыннан 1,9 км төньякта урнашкан 38 нче тоташу ноктасыннан алып авыл хуҗалыгы җирләре буйлап, чокырларны кисеп үтеп, 1,8 км көньяк-көнчыгышка таба, 600 м төньяк-көнчыгышка таба, көньяк-көнчыгышка таба 1,2 км авыл хуҗалыгы җирләре буйлап, 400 м урман полосасының көньяк-көнбатыш чиге буйлап, Кызылтау авылын Шәмәк авылы белән тоташтыручы автомобиль юлына һәм Урта Балтай – Кызылтау – Күкшем автомобиль юлына бүлеп бирелгән полосаларны кисеп үтеп, 150 м авыл хуҗалыгы җирләре буйлап, 200 м зиратның көньяк-көнбатыш чиге буйлап, 150 м зират буйлап, Яламыш күлен кисеп үтеп, 1,7 км авыл хуҗалыгы җирләре буйлап Бла елгасына кадәр уза, аннары әлеге елга агымы буенча 300 м аска таба бара, алга таба 1,6 км көньяк-көнчыгышка таба, Буа – Каратун автомобиль юлына бүлеп бирелгән полосаны кисеп үтеп, авыл хуҗалыгы җирләре буйлап 35 нче тоташу ноктасына кадәр бара.

Урта Балтай авыл җирлеге чиге Бакырчы авыл җирлеге белән чиктәш җирдә 14 нче тоташу ноктасыннан алып 600 м көньяк-көнчыгышка таба, кибеп баручы инешне кисеп үтеп, 30 нчы урман кварталының көньяк-көнбатыш чиге буйлап бара, алга таба 150 м көньяк-көнбатышка таба урман массивының төньяк-көнбатыш чиге буйлап уза, аннары авыл хуҗалыгы җирләре буйлап 550 м һәм, Чирмешән елгасының текә сул ярын, елганың үзен һәм кибеп баручы инешне кисеп үтеп, 3,0 км көньякка таба, Каратун – Чирмешән – Олы Подберезье автомобиль юлына бүлеп бирелгән полосаны кисеп үтеп, 1,2 км көньяк-көнбатышка таба бара, алга таба 2,0 км урман полосасының көньяк-көнчыгыш чиге буйлап 38 нче тоташу ноктасына кадәр бара.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл җирлеге 1929 елда оешкан, Апас шәһәр тибындагы поселогы булган район үзәгеннән 19 км ераклыкта урнашкан.

Авыл җирлегенең статусы һәм чикләре «Апас муниципаль районы "муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында" 2005 елның 31 гыйнварындагы 8-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән билгеләнгән»[3].

Социаль-икътисадый характеристикасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Торакның гомуми мәйданы 31800 кв. м. 1 кешегә гомуми мәйданы 31.6 кв. м. тәшкил итә.

Урта Балтай авыл җирлеге бюджетының 2013 ел өчен гомуми керем күләме 2177,921 мең сум тәшкил итә. Бюджет чыгымнарының гомуми күләме 2164,264 мең сум .

Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
2010[4]2011[5]2012[6]2013[7]2014[8]2015[9]
992985960938936916

Халык саны 948 кеше. Халыкның төп составы татарлардан тора.

Авыл җирлеге составы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл җирлеге составына керүче торак пунктлар: Урта Балтай, Югары Балтай, Түбән Балтай, Кече Бакырчы, Шәмәк авыллары.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. ОКТМО
  2. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  3. Закон Республики Татарстан от 31 января 2005 года № 8-ЗРТ «Об установлении границ территорий и статусе муниципального образования "Апастовский муниципальный район" и муниципальных образований в его составе»
  4. Численность и размещение населения республики Татарстан. Итоги всероссийской переписи населения 2010 года
  5. Оценка численности постоянного населения Республики Татарстан на 1 января 2011 года. әлеге чыганактан 2015-04-04 архивланды. 2015-04-04 тикшерелгән.
  6. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года. әлеге чыганактан 2014-05-31 архивланды. 2014-05-31 тикшерелгән.
  7. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. — М.: Федеральная служба государственной статистики Росстат, 2013. — 528 с. (Табл. 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов). әлеге чыганактан 2013-11-16 архивланды. 2013-11-16 тикшерелгән.
  8. Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2014 года. Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Татарстан. Казань, 2014. әлеге чыганактан 2014-04-12 архивланды. 2014-04-12 тикшерелгән.
  9. Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2015 года. әлеге чыганактан 2015-04-17 архивланды. 2015-04-17 тикшерелгән.