Урта гасырлар
| Урта гасырлар | |
|---|---|
| Урын | Европа |
| Әүвәлгесе | Борынгы дөнья һәм поздняя античность[d] |
| Киләсе | Ренессанс[d], Яңа вакыт һәм Великие географические открытия[d] |
| Башлану вакыты | 476 |
| Тәмамла(н)у вакыты | 1500 |
| Кайда өйрәнелә | медиевистика[d], урта гасырлар тарихы[d] һәм урта гасырлар археологиясе[d] |
| WordLift сылтамасы | data.thenextweb.com/tnw/entity/middle_ages[1] |
| Аталуы | Mittelalter |

Урта́ гасырла́р (Урта гасыр, лат. medіum aevum) — Борынгы дөньядан соң һәм Яңа вакытка кадәр булган тарих чоры. Урта гасырларның башы V гасырда Көнбатыш Рим империясе җимерелүе белән билгеләнә. Урта гасырларның ахыры турында исә тарихчыларның уртак фикере юк. Версияләр арасында Константинопольны алу (1453), Американы ачу (1492), Реформация башлануы (1517), Инглиз инкыйлабы башлану (1640) кебек вакыйгалар әйтелә. Шулай ук бу чорда яңа империя — Госманлы империясе (1299) барлыкка килә. Бу дәүләт куәтле чагында өч кыйтганы (Европа, Азия һәм Африка) иңләп алган.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Урта гасырлар чоры буенча чыганаклар биш төргә бүленә:
- табигый-географик;
- этнографик;
- матди (әйбер) чыганаклары;
- рәсемле-нәфис (архитектура, рәсем сәнгате, скульптура, кулланма сәнгать)
- язма.
Язма чыганаклар, үз чиратында, түбәндәге төркемнәргә бүленә:
- нарратив, ягъни тарихи хикәятләр (анналлар, хроникалар, биографияләр, шәҗәрәләр һ.б.), агиография язмалары, эпистоляр язмалар, вәгазьләр һәм нәсыйхәтләр, фәнни һәм матур әдәбият;
- документаль;
- кануни.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
Дөнья тарихына күзәтү |
|
|---|---|
| Тарихи чорлар |
Борынгы җәмгыять • Борынгы дөнья (476 елга кадәр) • Урта гасырлар (476 — XVII гасыр уртасы) • Яңа вакыт (XVII гасыр уртасы — 1918 ел) • Иң яңа вакыт (1918 елдан) |
| Төбәкләр тарихы |
Австралия • Азия • Антарктика • Аурупа • Африка • Океания • Көньяк Америка • Төньяк Америка |
| Икътисадый корылыш |
Аучылар һәм җыючылар • Аграр җәмгыять (якынча 1800 елга кадәр) • Индустрия җәмгыяте (1800—1960) • Индустриядән соңгы җәмгыять (1960 елдан соң) |
