Эчтәлеккә күчү

Урта диңгез буйлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Урта диңгез буйлары latin yazuında])
Урта диңгез буйлары
Сурәт
... хөрмәтенә аталган Урта диңгез
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы Урта диңгез
Мәйдан 4 000 000 км²
Карта
 Урта диңгез буйлары Викиҗыентыкта

Урта диңгез буйлары (рус. Средиземноморье) — тарихи төбәк, Урта диңгез бассейнында, аның утраулары һәм чиктәш Европа, Азия һәм Африка территорияләре кергән табигый ил: киң мәгънәдә Алгы Азия таулыкларын[d] да үз эченә ала. Регионның күп өлеше субтропик поясның мәңге яшел корылыклы урманнар һәм куаклыклар зонасында, Урта диңгез тибындагы климат, үсемлекләр дөньясы, туфрагы һәм елгаларның су режимы өстенлек иткән өлкәсендә урнашкан[1].

Урта диңгез буенча аның ярларында барлыкка килгән борынгы цивилизацияләр (борынгы Мисыр, Финикия, Эгей мәдәнияте, Борынгы Греция һәм башкалар) арасында тыгыз хезмәттәшлек, сугышлар, сәүдә һәм мәдәни казанышлар алмашу гамәлгә ашырылган. Урта диңгезнең яр буе территорияләрен Рим империясе яулап алганнан соң, ул борынгы дөньяның иң үсеш алган төбәгенә әверелә.

Урта диңгез буйлары үзендә ике (өч) континент, Евразия (Европа һәм Азия) Һәм Африка, илләрен берләштерә. Шулай ук Урта диңгез буенда күп санлы утраулар һәм архипелаглар бар: Сицилия, Сардиния, Кипр, Крит, Балеар утраулары һәм башка бик күпләр. Урта диңгез буйлары төбәгенең мәйданы — 4 млн км² артык, Алгы Азия таулыклары белән — 5 млн км² артык.

Урта диңгез буйлары төбәгендә Һинд-Европа, семит-хамит, төрки һәм башка халыклары яши. Этнографик һәм лингвистик яктан Урта диңгез буйлары берничә эре зонага бүленә: төньяк-көнбатыш (Роман халыклары һәм телләре), көньяк-көнчыгыш (семит-хамит телләре), һәм төньяк-көнчыгыш (грек, төрки, славян һәм албан төркемнәре).

  1. Урта диңгез буйлары ― Средиземноморье / География терминнарының русча-татарча аңлатмалы сүзлеге. К.: «Мәгариф», 2010, 189нчы бит. ISBN 978-5-7761-1763-3