Гамәли алтычылык
«Гамәли алтычылык»[1] яхуди «Урта имля» хәрәкәте[2] яхуди «алтычылык». 10 сузык авазны билгеләү өчен 6 гына хәреф куллану, башлыча, практик сәбәбтән хәрефләр санын күбәйтмәү максаты белән белдермәк. Бер төркем тел һәм имля галимләре тарафыннан әлифбага 5-6 сузык хәреф кертү хәрәкәте. Хәрәкәтнең төп алып баручысы Галимҗан Ибраһим. Нигез салучы Урта имлягә Һади Максуди.
Тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Урта имля хәрәкәтен Һади Максуди башлап җибәрә. Һади Максуди татар әлифбасын 2 сузык авазга артыра. Алар: о-ө өчен п һәм ә өчен һәи-рәсмия. Һади Максуди үзенең «Йолдыз» газетасына шул орфографияне кертә.
Һади Максуди хәрәкәтенә Галимҗан Ибраһимов да кушыла. Ул 1911 елда «Татар сарыфы» һәм «Татар хәхүе» урта имля белән бастыра. Бу китапларда татар телендә 6 сузык дип яза.
| а | ә | у-ү | о-ө | и | ы-е | |
|---|---|---|---|---|---|---|
| Имлядә | آ | ئه | و | وُ | ي | ى |
| Исеме | Калын өст | һаи-рәсмия | озын уау | кыска уау | озын йа | кыска йа |
Галимҗан Ибраһимов ы һәм е(э) азазлар дип танымый. Ул аларны «калкалә» дип атый. Чапкын چابقن, төзгеч توُزگچ, сизгеч سيزگچ тәге گ, ق дулкынлары кеби. Шуңа күрә бу хәрефләр өчен аерым хәреф билгеләү ләзем түгел[1] Сүз ахырындагы е-ы билгеләүне хуп күрде.
Без, — ди ул 1924 елда, Мөхетдин Корбангалиев абзыйдан бер турында зур файда иттек: كشى كيلدىُ кеше килде дигән кебек сүз ахырындагы «кыска йа» белән بارمي бармый توقتامي туктамый дигәнне «озын йа» өчен тик бер ى галәмәте йөри иде. ٌКорбангали менә шуңа башлап бер галәмәт ясады, ى ның өстенә «кыска йа» булганда бер өтер куеп, ىُ рәвешендә чыгарды. Безгә, ягъни имля реалистларына, моның белән бик күп җиңеллек туды. Без аның ىُ сен алдык та калганнарын ташладык[3]
Галимҗан Ибраһим «Татар сарыфы» һәм «Татар имлясе» татар телендә сүз тулаем каты әйтелешле яки тулаем нечкә әйтелешле сәбәбеннән 10 сузык булуы кирәкми. Сүзнең катылыгын белдерү өчен آ яки ط, ص, غ язу белән күрсәтелергә мөмкин. Шулай ук саф гарәп хәрефләрен татар әлифбасыннан алып ташларга ярамый, чөнки имлябезның график принципыбызны боза һәм принципны бозу буталчыкларга китерергә мөмкин.
Гамәли алтычылык чигенүләр һәм үзгәртүләр белән Фатих Сәйфи, Җәмал Вәлиди, Габдрахман Сәгъди төзегән нәхү һәм дәреслек китапларына керә.
Соңа таба Һади Максуди унчылыкка авыша.
Яңа алтычылык барлыкка килде Әхмәтҗан Мостафа тарафындан. Әхмәтҗан Мостафа «фәнни алтычылыгы» аерылып торды «гамәли алтычылыктан». Моның турында Г. Ибраһим:
Әхмәтҗан хәзрәт Мостафа лаихәләре, гыйльми тикшерүгә кыймәтле материал булып калды.[3]
1915 елда Уфада Уфа земствосы тарафындан тел, имля һәм дәреслекләр мәсьәләсе буенча җыелган гыйльми мәҗлес була.