Урыссу
| Урыссу | |
|---|---|
| Илтамга | |
| Нигезләнү датасы | 1947 |
| Дәүләт |
|
| Нәрсәнең башкаласы | Ютазы районы[1] һәм Городское поселение посёлок городского типа Уруссу[d][1] |
| Административ-территориаль берәмлек | Городское поселение посёлок городского типа Уруссу[d][1] |
| Халык саны | 10 520 (2021)[2] |
| Почта индексы | 423950 һәм 423951 |
| Рәсми веб-сайт | jutaza.tatar.ru/rus/poselenia/urussinskoe.htm/ |
| Җирле телефон коды | 85593 |
һәм
Урыссу шәһәр сыман бистәсе — Татарстан Республикасының Ютазы районы үзәге. Казаннан 380 км ераклыкта, Ык суының сл ярында урнашкан. Урыссу бистәсе 1945-46 елларда Урыссу ГРЭСы төзелү сәбәпле барлыкка килә. Бистәгә якындагы Урыссу (хәзерге Иске Урыссу) дигән татар авылы исеме кушыла. Ырыс-су иске татар теллэренден муллык, бэрэкэтле су мэгнэсе белэн килэ. Соңгы вакытта халык саны кимүгә таба бара.
Халык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]| 1959[3] | 1970[4] | 1979[5] | 1989[6] | 2002[7] | 2010 |
|---|---|---|---|---|---|
| 11 572 | 11 929 | 10 738 | 10 663 | 11 258 | 10 986 |
Халыкның 71% — татарлар, 25% — урыслар тәшкил итә. Шулай ук чуашлар, арлар, алманнар бар.
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 10520 кеше яши[8], шул исәптән:
татарлар — 60,29%,
урыслар — 34,30%,
башка халыклар — 4,26%,
милләтен күрсәтмәүчеләр — 1,16%[8].
Транспорт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Урыссу аша Куйбышев тимер юлы, берничә төбәк һәм район дәрәҗәсендәге автомобиль юл уза. Ык аша салынган күпер Урыссуны Башкортстан ягындагы Октябрьски белән тоташтыра. Бистәдә күпсанлы җитештерү ширкәтләре эшләп килә: ЖБИ, Казан «Элекон» заводының бүлекчәсе «Электросоединитель» заводы, химия заводы, бемит заводы, Урыссу ГРЭСы (2016 елда ябылган) һ.б.
Мәгариф
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Урыссуда 1 урта мәктәп, 2 төп мәктәп, 1 гимназия, сәламәтлеге чикле балалар өчен 1 мәктәп-интернат, балалар сәнгать мәктәбе, «Олимп» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, 7 балалар бакчасы эшли (2017).
Шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Рөстәм Курамшин (1960—2011), рәссам.
Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!
== Искәрмәләр ==
- 1 2 3 ОКТМО
- ↑ Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)
- ↑ Перепись 1959 года, archived from the original on 2012-02-19, retrieved 2011-11-09
- ↑ Перепись 1970 года, archived from the original on 2012-02-03, retrieved 2011-11-09
- ↑ Перепись 1979 года, archived from the original on 2012-02-03, retrieved 2011-11-09
- ↑ Перепись 1989 года
- ↑ Перепись 2002 года, archived from the original on 2018-07-08, retrieved 2011-11-09
- 1 2 Дәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
