Рус-швед сугышлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рус-швед сугышлары latin yazuında])
(Урыс-швед сугышлары битеннән юнәлтелде)
Еллар Исеме Җиңүчесе
1142-1164 Беренче швед тәре сәфәре Новгород республикасы
1187 Сигтуна башкаласына сәфәр Новгород республикасы
1240-1250 Икенче швед тәре сәфәре Новгород республикасы
1293-1295 Өченче швед тәре сәфәре Юк,
1311-1323 Швед-новгород сугышы Новгород республикасы
1348-1349 Дүртенче швед тәре сәфәре Новгород республикасы
1375-1396 Мөһим булмаган чик буе кораллы бәхәсләр Юк,
1479-1482 Рус-швед сугышы Бөек Мәскәү кенәзлеге
1495-1497 Рус-швед сугышы Юк,
1554-1557 Рус-швед сугышы Россия
1570-1583 Ливон сугышы Швеция һәм Сүз Посполитая
1590-1595 Рус-швед сугышы Россия
1610-1617 Рус-швед сугышы Швеция
1656-1658 Рус- швед сугышы Ничья
1700-1721 Бөек Төньяк сугышы Россия
1741-1743 Рус-швед сугышы Россия
1788-1790 Рус-швед сугышы Юк,
1808-1809 Финляндия сугышы Россия

Хронология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 11421164 — шведларның Ладога күлен яулап алыр өчен берничә омтылышы новгород гаскәрләре тарафыннан кире кайтарыла . (Беренче швед тәре сәфәре)
  • 1187 — шведская башкаласы Сигтуна карел-новгород гаскәрләре тарафыннан яуланыла һәм җимерелә
  • Икенче швед тәре сәфәре
Чикләре условны, мөгаен, отражая покоренные шведами территориясендә
15 июль, 1240 — Нева сугышы, Александр Невскийның швед гаскәрләрен тар-мар итүе.
12461250 — Ярль Биргер II җитәкчелегендәге швед гаскәрләренең хәрби сәфәре
  • Өченче швед тәре сәфәре: 12931295 — хәрби швед гаскәрләренең Карел перешеек һәм Карелиягә сәфәре. Шведлар тарафыннан Карел перешеегы, Выборг ныгытмасының нигезен, Корел ныгытмасын яулап алу.(1322 нче елда кире кайтарылу ). Нева елгасында утыртылган Ландскрон ныгытмасының нигезләнүе (130 1нче елда новгород гаскәрләре тарафыннан җимерелгән).
  • 13111323 — Рус һәм швед гаскәрләренең берничә хәрби сәфәре. Орехов тынычлык солыхы нигезендә чик буе беркетелә (12 август, 1323).
  • 13481349 — Магнуса VII патша җитәкчелегендәге дүртенче тәре сәфәре. 1348 нче елнын августында Орешек ныгытмасы яулана (1349 нчы елнын февралендә кире кайтарыла).1351 нче елның җәендә Новгородның җавап сәфәре, Выборгны камап алу. Орехов тынычлык солыхын раслау.
  • 13751396 —мөһим булмаган чик кораллы бәхәс, Новгородның Эстербния провинциясен югалтуы.[чыганак күрсәтелмәгән 1244 көне].
  • 1397Швеция Калмар униясенә керә. 1397 нче елдан башлап 1495 нче елга кадерге чорында, Шведция белән Новгород арасында озакка сузылган бернинди дә сугыш бәхәсе күзәтелми. Әмма,ике яктан да мөһим булмаган рейдлар дәвам итә: 1410 нчы елларда Кәкесалымга Перешеек, яки Корелга,Ладога күленең төн ягында,Новгород өчен мөһим булган терәк пункты була. Кәкесалым форпосты булган Тиуру(Тверск) ныгытмысы һәм сәүдә үзәге бу юлда урнашкан була. 1411 нче елда аны яулап алдылар,ә Новгород Выборг тирә юнен талап алды, тик ул чаганак бу эш белән генә төгәлләнмәде. 1468 нче елда Выборгта Орехов тынычлык солыхы озайту турындагы килешү төзелде.[чыганак күрсәтелмәгән 1244 көне].