Уса

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Уса latin yazuında])
Уса
Карта
Ил Россия
Республика Пермь крае
Муниципаль район Уса районы
Координатлар 57°17'тн, 55°27'кнч
Нигезләнгән 1591
Мәркәз биеклеге 100 м
Халык саны 21 191 кеше
Сәгать кушагы UTC+6
Телефон коды +7 34291
Почта индексы 618120
Автомобиль коды 59, 159
Рәсми сайт osa.perm.ru/

Уса (рус. Оса) — Пермь краенда урнашкан шәһәр (1938 елдан), Уса районының административ үзәге.

Халык саны — 21 191 кеше (2010).

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәр Чулман (Воткинск сусаклагычы) елгасында, аңа Тол елгасы кушылган төшендә, Пермьдан 146 километрга көньяк-көнбатышрак урнашкан.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уса 1591 елда Россия дәүләтенең терәк пункты буларак Яңа Никола бистәсе (Новоникольская слобода) исеме астында нигезләнә. 1623 елда Уса Никола бистәсе (Осинская Никольская слобода) буларак, 1678 елда Уса бистәсе буларак, 1732 елда Уса авылы буларак телгә алына. XVIII гасырдан Уса аша Себер тракты уза башлаган

1737 елда Усага шәһәр статусы бирелә.

1774 елда шәһәрне Емельян Пугачёв гаскәре ала.

1781 елдан — Пермь калгайлыгы (1796 елданПермь губернасы) Уса өязе үзәге.

1856 елда Усада 2 чиркәү, 288 йорт һәм 39 лавка (кибет) булган.

1924 елданУса районы үзәге.

1960 елда Уса тирәсендә нефть табыла.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1840[1] 1856[2] 1897[3] 1913[2] 1926[2] 1931[2] 1959[4] 1970[5] 1979[6] 1989[7] 2002[8] 2010[9]
1 705 ~1 300 5 067 ~5 800 ~5 900 ~6 300 12 719 15 038 19 993 24 132 23 452 21 191

Милли состав (2002): руслар — 90,0%, башкортлар — 5,0%, татарлар — 2,2%, украиннар — 0,6%.[10]

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Машиналар төзү заводы, ураман һәм азык-төлек сәнәгатнең ширкәтләре.

Уса районында нефть чыгару эшләре үткәрелә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 http://www.mojgorod.ru/nizhegor_obl/knjaginino/index.html
  3. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=1088
  4. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  5. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  6. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-12-22 
  10. 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2019-07-12, retrieved 2013-01-02 

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]