Усман Гайсин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Усман Гайсин latin yazuında])
Усман Гайсин
Туган 12 гыйнвар 1954(1954-01-12) (70 яшь)
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре галим
Эш бирүче Уфа дәүләт нефть-техника университеты
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d]

Усман Гайсин (12 гыйнвар 1954 ел) — тарихчы-галим, югары мәктәп укытучысы. Тарих фәннәре докторы (2000), профессор (2005).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Усман Барый улы Гайсин 1954 елның 12 гыйнварында Төрекмән ССРның Байробан авылында туган. Бала, үсмер һәм яшьлек еллары Башкорт АССР Мәләвез районы Смак авылында үтә. 1985 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый.

1985-1997 елларда һәм 2000 елдан Уфа дәүләт нефть техник университеты укытучысы, 2002 елдан — Уфа дәүләт авиацион техник университетының тарих һәм культурология кафедрасы мөдире.

Гыйльми эшләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәнни тикшеренүләре совет дәүләтенең яшьләр сәясәтенә, Җаек яшьләренең Бөек Ватан сугышында катнашуына багышланган. 50-дән артык фәнни хезмәт авторы.

Хезмәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Вклад молодежи Урала в Великой Отечественной войне. — Уфа, 1999.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гайсин Усман Барый улы // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.