Усть-Кулом

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Усть-Кулом latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Усть-Кулом
Ил Русия
Федерация субъекты Коми Республикасы
Муниципаль район Усть-Кулом районы
Координатлар 61°41'17"N, 53°41'27"E
Халык саны 5141 кеше
Милли состав комилар (81%),руслар (17%).
Телефон коды 82137
Почта индексы 168060
Автомобиль коды 11, 111
ГАТОБК коды 87 248 885 001
ОКТМО коды 87 648 485 101


Усть-Кулом (коми Кулӧмдін, рус. Усть-Кулом) — Коми Республикасының Усть-Кулом районы административ үзәге.

Почта индексы — 168060[1].

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Усть-Кулом климаты уртача-континенталь. Кыш озын, салкын, ә җәй кыска, гадәттә җылы, яисә салкынча. Биредә кырау җәен дә күзәтелә. Җәй көне циклоннар активлыгы сүлпәнәя, көзен исә киресенчә, үсә, шуңа күрә дә явым-төшем күләме арта. Көз белән яз салкын.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Усть-Кулом Кулом елгасы тамагында, Сыктывкардан 189 километр ераклыкта урнашкан.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл 1638 елдан мәгълүм.

19221929 елларда — Коми (зырян) автономияле өлкәсенең Усть-Кулом өязе үзәге. 1929 елдан Усть-Кулом районы үзәге булып тора.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1959[2] 1970[3] 1979[4] 1989[5] 2002[6] 2010[7]
4 082 5 187 5 355 5 888 5 475 5 141

2002 елгы җанисәп буенча күпчелекне алып торучы халык: комилар (81%),руслар (17%).[8]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]