Уфа гербы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Уфа гербы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Көмеш кырында, яшел җир буенча йөгергән табигый көрән төстәге сусар.

Уфа гербыУфа шәһәренең рәсми символы. Канун буенча, гербта "Көмеш кырында, яшел җир буенча йөгергән табигый көрән төстәге сусар" сүрәтләнгән[1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1782 елдагы герб. Гербта Башкорт ягында бик күп сусарлар яшәү сәбәбе буенча сусар сүрәтләнгән.
Уфа гербы 1991—2006 елларда.

Беренче герб 1782 елда туа. Гербта Башкорт ягында бик күп сусарлар яшәү сәбәбе буенча сусар сүрәтләнгән.

Совет елларда Уфа гербы индустриаль мотивлары сүрәтләнгән, сусар алынган.

1991 елның 14 февральдә Уфа депутатлары расланган яңа гербында сусар кайтарыла. Ләкин шушы герб Русия империясе чорындагы гербка охшамаган, геральдик реестрына кертелә алмады.

Дәүләт геральдмейстер Георгий Вилинбахов буенча:

Кызганычка каршы, Уфа заманча гербы геральдик реестрына кертелә алмый, чөнки ул чын тарихи гербка охшамаган: көмеш кыр, яшел җир юк.

Русия империясе чорындагы гербка охшаган яңа гербы 2006 елның 12 октябрьндә расланган. Дәүләт гербының авторы – рәссам Салават Гыйләҗетдинов.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]