Уфа дәүләт сәнгать институты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
(Уфа сәнгать академиясе битеннән юнәлтелде)
Моңа күчү: навигация, эзләү
Уфа дәүләт сәнгать институты
Оригиналь исем Уфимский государственный институт искусств, УГИИ
Халыкара исем Ufa State Institute of arts named after Zagir Ismagilov
Оештырылган 1968
Ректор Әминә Әсфәндиярова
Юридик адрес 450008 БР Уфа, Ленин ур., 14
Сайт http://ufaart.ru/about/
Институтның 1 нче уку корпусы

Уфа дәүләт сәнгать институты, Заһир Исмәгыйлов исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты, инг. Ufa State Institute of arts named after Zagir Ismagilov, баш. Заһир Исмәғилев исемендәге Өфө дәүләт сәнғәт институты, рус. Уфимский государственный институт искусств им. Загира Исмагилова1968 елдан Уфада эшләп килүче, музыка, театр, бию, сынлы сәнгать өлкәләрендә югары белемле белгечләр әзерләүче, РФ мәдәният министрлыгы карамагындагы күппрофильле һөнәри югары уку йорты.

Ректор (2013 елдан)— Әминә Әсфәндиярова, сәнгать фәннәре кандидаты, профессор, БР атказанган сәнгать эшлеклесе.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1968 елда Гнесиннар исемендәге дәүләт музыкаль-педагогика институтының Уфадагы укыту-консультация пункты нигезендә ачыла [1]. Укыту эшенә, нигездә, Гнесиннар институты, Мәскәү һәм Ленинград вузлары укытучылары һәм башкала вузларын тәмамлаган белгечләр җәлеп ителә. Уфа сәнгать укуханәсеннән әйдәүче укытучылар чакырыла.

Институтта музыка һәм театр факультетлары, 5 кафедра (фортепиано һәм оркестр өчен уен кораллары (скрипка, альт, виолончель, контрабас) кафедрасы, хор дирижерлыгы һәм халык уен кораллары кафедрасы, музыка тарихы, теориясе һәм композиторлык кафедрасы, актерлык осталыгы һәм режиссура кафедрасы, гуманитар фәннәр кафедрасы) оештырыла.

4 факультетта (музыка, башкорт музыкасы, театр, сынлы сәнгать) һәм 23 кафедрада 33 белгечлек һәм юнәлеш буенча укыту алып барыла.

Институтта елга 4 мәртәбә «Проблемы музыкальной жизни» журналы (ISSN: 1997-0854) нәшер ителә[3].

Ректорлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ике уку корпусы бар.
Элекке дворяннар җыены бинасы (Ленин ур., 14) һәм икенче бина (Цюрупа ур., 9).
Институтның 12 катлы, 226 бүлмәле, 1978 елда төзелгән тулай торагы (Пушкин ур., 114) бар.

Белгечлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музыка факультеты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Фортепиано
  • Концерт кыллы уен кораллары
  • Концерт тынлы һәм бәрмә уен кораллары
  • Концерт халык уен кораллары
  • Опера җыры сәнгате
  • Симфоник оркестр һәм академик хор белән сәнгать җитәкчелеге
  • Музыка белгечлеге
  • Композиция
  • Музыкаль тавыш режиссурасы
  • Академик хор дирижеры
  • Халык уен кораллары ансамбле дирижеры
  • Тынлы оркестр һәм бәрмә уен кораллары оркестры
  • Баян, аккордеон һәм кыллы чиртмә уен кораллары
  • Эстрада уен кораллары
  • Эстрада джаз җыры
  • Менеджмент

Башкорт музыкасы факультеты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Концерт халык уен кораллары
  • Россия халыкларының халык уен кораллары
  • Этник музыка белеме

Театр факультеты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Актер осталыгы
  • Театр режиссурасы
  • Бию сәнгате
  • Театр белеме

Сынлы сәнгать факультеты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сынлы сәнгать
  • Графика
  • Скульптура
  • Дизайн
  • Сәнгать теориясе һәм тарихы
  • Дизайн

Уку йортын тәмамлаучылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1968 елдан башлап, Башкортстан һәм РФның күрше өлкәләрендәге уку йортлары һәм театр, сәнгать оешмалары өчен 4000 югары белемле белгеч әзерләнгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Институтның 2 нче уку корпусы

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Постановление Совета Министров СССР № 417 от 05.06.1968
  2. Приказ Министерства культуры РФ № 3004 от 08.12.2015
  3. Журнал рәсми сайты