Учалы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Учалы
Площадь им. Ленина, филармония (город Учалы).JPG
Учалы (Русия)
Учалы
Учалы (Башкортостан)
Учалы
Байрак[d] Герб
Байрак Герб
Ил Русия
Республика Башкортстан
Район Учалы районы
Координатлар 54°19′00″ т. к. 59°23′00″ кч. о.HGЯO
Шәһәр башлыгы Дәүләтгәрәев Фәрит
Нигезләнгән 1955
Мәйдан 56 км²
Климат уртача
Халык саны Green Arrow Up Darker.svg 39 722 кеше
Телефон коды 34791
Почта индексы 453700, 453701

Учалы́Башкортстандагы республика әһәмиятендәге, Урал тауларының көнчыгыш итәгендә урнашкан моношәһәр. Учалы районының үзәге. Учалыдан Уфага кадәр 328 км, Белоретка – 103 км; Чиләбегә карый торган Верхнеуральск белән 61 км ара, Магнит каласына – 112 км, Миәскә – 107 км. Халкы 37,9 мең кеше. 40 меңгә якын кеше яши.

Тарихи-этнографик белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Учалы исеме якындагы Учалы күленнән килә дип санала. 1786 елгы картада ул Ачулы күл дип атала, соңыннан Учалыга әйләнгән. Күл буендагы Учалы авылын тарихи мәгълүматлар буенча Татарстандагы Метрәй авыл кешеләре килеп нигез салганнар. Авылның халкы типтәрләрдән торган, араларында типтәрлеккә язылган казахлар да була.

1735-40 елларда баш күтәргән башкортларны бастыргач, урыс хөкүмәте кара-табын волосте җирләрен тартып алып, аларда типтәр авылларын нигезләргә рөхсәт бирә. Барлыка килгән 12 татар-типтәр авылы Учалы-типтәр волостенә берләшә, идарә Учалы авылында була.

Учалы төбәге төрле файдалы казылмаларга бай булганлыктан, биредә XVIII гасырда ук рудниклар барлыкка килә Бу җирләрдә борын-борыннан төрле төсле һәм кара металл рудалары, шул исәптән алтын һәм бакыр чыгарыла. Төрле бизәкләү ташлары да, аеруча йәшмә күп табыла. 1830 елда волостьта җир өстенә чыгып торучы алтын ятмалары табыла. XIX гасырда урыс помещиклары биредән 7,5 тонна алтын юалар. ХХ гасыр башында ятмаларның күбесе чит ил кешеләре кулында була. Учалы типтәрләре, җир азлыкка күрә төрле приискларга, шахталарга ялланып көн күрә.

Алтын ятмалары саеккач, бакыр чыгарыла башлый. 1953 елны хөкүмәт Учалы тау-баектыру комбинатын салдыру турында карар чыгара. 1958 елны бирегә тимер юл тармагы китерелә. РСФСР Югары Шурасы Президиумының 1963 елнын 1 февралендәге Указы белән Кече Учалы һәм Яңа Учалы бистәләре кушылып бер шәһәргә берләштерелде.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1959[1] 1970[2] 1979[3] 1989[4] 2002[5] 2010[6]
11 297 21 808 27 606 32 404 37 196 37 788

2002 ел саны алу буенча халкының 53,6 % — башкортлар, 28,2 % — урыслар, 15,8 % — татарлар тәшкил итә.

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Учалы тау-баектыру комбинаты.Башка ширкәтләр: май-сыр заводы, тегү фабрикасы, урман машиналарын эшләү заводы, тимер-бетон заводы.

2007 елда Учалы районы Абзак авылында яңа акшар-цемент комбинаты төзелә башлады. Бу Русия — Чехия президентлары очрашуы барышында төзелгән инвестиция килешүе нигезендә алып барылачак төзелеш. Бу комбинат — Чехиянең «Мат-Минералс» компаниясенең бүлендек предприятиесе. Учалыда акшар, коры төзелеш материаллары, цемент, бетон, асфальт, вак таш җитештереләчәк. Инвестиция күләме 18 млрд сумда бәяләнә. Комбинат 2 елдан соң төзелеп бетәчәк һәм 10 һектар мәйдан җирне билиячәк, дип уйланыла. Чимал нигезендә Төньяк Сөяргол ятмасы запасы кулланылачак. Биредә 500 млн тонна акшар ташы бар. Комбинат эшчеләре өчен поселок та төзеләчәк. Учалы тау-баектыру комбинатыннан соң бу акшар-цемент комбинаты районда икенче куәтле сәнәгать үзәкләренең берсе булачак.[7] Соңыннан Чехия партнерлары проекттан баш тартканы билгеле булды.

Танылган шәхеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәр күренешләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Учалы шәһәре панорамасы
Magnify-clip.png
Учалы шәһәре панорамасы


Учалы шәһәренә Юлдаш авылы тарафыннан күренеш
Magnify-clip.png
Учалы шәһәренә Юлдаш авылы тарафыннан күренеш


Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]