Учалы сөйләше

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Учалы сөйләше latin yazuında])
Учалы сөйләше
Үзисем:

татарча

Илләр:

Россия

Төбәкләр:

Башкортстанның Учалы районы , Чиләбе өлкәсенең Яңа Ахун авылы

 Классификация
Төркем:

Татар теленең учалы сөйләше — татар теленең казан диалектына караган сөйләш, Башкортстанның Учалы районында һәм Чиләбе өлкәсенең Яңа Ахун авылында яшәүче татар-типтәрләр арасында таралган.

Таралышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Учалы типтәрләре Башкортстанның Учалы районы, ягъни элеккеге Верхнеуральск өязе, Типтәр-Учалы вулысы территориясендә таралган. Алар бу төбәктә 3—10 км ераклыкта урнашкан 12 авылда (Ахун, Илче, Имангул, Мансур, Сәфәр, Ураз, Урал, Өрген, Учалы, Ырысай, Кунакбай һ. б.) һәм Чиләбе өлкәсенең күрше Верхнеурал районындагы Яңа Ахунда яшиләр.

Типтәр авылларының халкы терлекчелек белән шөгыльләнгән. Көньяк Урал тимер юлы төзелү уңае белән бу җирләргә төрле өлкәләрдән татарлар күчеп килә башлый һәм игенчелек кәсебе дә үтеп керә. Учалы типтәрләре үзләрен татарлар дип саныйлар. Сөйләшнең төп үзенчәлекләре дә һәм аларның материаль культурасына караган мәгълүматлар да моны раслый. Укыту 90 нчы елларга кадәр татар телендә алып барылган.

Өйрәнелеш дәрәҗәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1940—50 нче елларда учалы типтәрләре сөйләше Әхнәф Юлдашев тарафыннан өйрәнелгән. Тупланган бай фактик материалларга таянып, ул кандидатлык диссертациясе яза һәм аны 1950 елда яклый. Учалы типтәрләре сөйләшенең формалашу тарихы, тел үзенчәлекләре анализланган материаллар «Говор тептярей Учалинского района Башкирской АССР» исеме астында басылган мәкаләсендә тулы чагылыш таба.

Учалы сөйләше татар сөйләшләре системасында карала һәм Урал төбәгендә таралган башка татар сөйләшләре белән уртаклык күрсәтә. Материаль культура өлкәсенә караган диалекталь лексиканың зур өлеше, шулай ук, татар сөйләшләре белән охшаш. Шуның белән бергә, башкорт теленең дә бу сөйләшкә билгеле бер дәрәҗәдә тәэсире күренә

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]