Уэли Маурер
Уэли Маурер | |
---|---|
![]() | |
Швейцария президенты | |
Вазыйфага керешкән 2019 елның 1 гыйнвары | |
Туган | 1 декабрь 1950 (72 яшь)![]() |
Уэли Маурер (алман. Ueli Maurer, 1950 елның 1 декабре, Швейцария, Цюрих кантоны, Ветцикон) — Швейцариянең дәүләт һәм сәяси эшлеклесе. 2013 елда һәм 2019 елның 1 гыйнварыннан Швейцария
президенты. Швейцариянең уң консерватив Халык фиркасе вәкиле.
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1950 елның 1 декабрендә Швейцариянең Цюрих кантоны Ветцикон шәһәрчегендә керәстиян гаиләсендә туган. Бухгалтер белеме алган.
1983 елда Цюрих кантон парламентына, 1991 елда ил парламентына сайлана.
1996—2008 елларда илнең иң эре фиркасе — Швейцариянең халык фиркасе рәисе.
1994—2008 елларда Цюрих кантоны авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре берлеге җитәкчесе.
2008 елда Швейцариянең Федераль шурасына (хөкүмәт) сайлана: башта илнең оборона, халыкны саклау һәм спорт министрлыгын җитәкли, 2016 елдан финанс министры, 2013 елда илнең президенты, 2018 елда вице-президент.
2019 елга президент сайлау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Федераль шураның ике палатасының 2018 елның 5 декабрендә узган уртак җыелышында 2019 елга Швейцария
президенты итеп сайлана. 2019 елга вице-президент итеп юстиция һәм полиция министры Симонетта Соммаруга ханым сайланган (Швейцариянең дүрт фиркале коалицион хөкүмәтендә Социал-демократик фирка вәкиле). Сайлаулар барышы онлайн-режимда парламент сайтында трансляцияләнә.
Швейцария президенты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Швейцариядә ил президенты һәм вице-президенты вазыйфаларын 7 министрдан торучы Федераль шура (хөкүмәт) әгъзалары чиратлап үти. Президент һәм вице-президентны сайлау хөкүмәткә керүче эре фиркаләр консенсусы белән билгеләнә, шуңа күрә ил президентын һәм вице-президентын алыштыру илнең эчке һәм тышкы сәясәтенә сизелерлек үзгәреш кертә алмый: көнүзәк әһәмиятле мәсьәләләр хөкүмәттә коллегиаль рәвештә чишелеш таба. Швейцария президенты дәүләт башлыгы булып исәпләнми. Әлеге вазифа — коллектив Федераль шура (хөкүмәт) прерогативасы. Президент хөкүмәт утырышларында рәислек итә, тавыш биргәндә, аның тавышы хәлиткеч көчкә ия. Ул шулай ук Швейцариягә визит белән килгән чит ил башлыкларын кабул итә.
Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Өйләнгән, алты баласы бар.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Президентом Швейцарии на 2019 год стал Уэли Маурер. tass.ru, 5.12.2018(рус.)
- Швейцария парламенты сайтындагы профиле(ингл.)