Уңыш (күмәк хуҗалык, Зәй-Каратай)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Уңыш (күмәк хуҗалык, Зәй-Каратай) latin yazuında])
Уңыш

УңышТатарстанның Лениногорск районы Зәй-Каратай авылында оештырылган күмәк хуҗалык, миллионер колхоз буларак билгеле.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1947 елны «Уңыш» колхозы членнары бакчачылык белән чын-чынлап шөгыльләнергә ният иткәч, колхоз идарәсе, бу эшне җайга салу өчен, Бәкер авылында яшәүче һәвәскәр бакчачы Шәрифҗан Сәлимҗановны чакырырга карар бирә. Берничә көннән ул авылга ике олау алмагач үсентеләре төяп килә. Авыл тирәсен күзәткәннән соң, кысыр яткан сазлыклы җирләрдә алмагачлар утыртыла

Шәрифҗан Сәлимҗанов, махсус белемле бакчачы булмый, әмма бакчачы И.В. Мичуринның үзен күреп күп нәрсәләрне өйрәнгән кеше була.

1952 елның язында инде колхозчыларның уртак бакчасы 25 гектар мәйданны били. Язын тагын 25 гектарда җиләк-җимеш куаклары утыртыла. 1963 елга мәйдан 62 гектарга җитә. Моннан тыш 17 гектарда яшелчә үстерелә. Колхоз бакчасында 55 сорт алма, 8 төрле карлыган, 6 сорт груша, күп төрле чия, крыжовник, слива, җир җиләге һәм 12 сорт виноград үстерелә. 1,4 гектар җирдә виноград үстерәләр.

Зәй-Каратайга килү белән ул авыл халкын янбакчалар булдырырга өнди.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Җәмит Рәхимов. “Бәхет биргән авылым”.