Эчтәлеккә күчү

У Бинь

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/У Бинь latin yazuında])
Ватандашлык Миң империясе[d]
Туу датасы 1573
Туу урыны Путянь[d], Синхуаская управа[d], Фуцзянь[d], Миң империясе[d]
Үлем датасы 1620
Һөнәр төре рәссам, язучы, шагыйрь
Әсәрләр җыентыгы Метрополитен-музей[d][1], Художественный музей Кливленда[d], Император сарае музее[d], Музей императорского дворца[d], Шанхай музее[d] һәм Тиәнҗин музее[d]
Жанр пейзаж[d]
Автор буларак авторлык хокуклары халәте автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]
Commons Creator бите Wu Bin
 У Бинь Викиҗыентыкта

У Бинь (кытайча: 吳彬|吴彬|Wú Bīn, ? — ?) — XVI һәм XVII гасырлар чигендә яшәгән һәм эшләгән кытай рәссам-пейзажисты.

Тормышы һәм иҗаты

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Мин империясе вакытында «Ваньли» шигаре астында хөкем елларында (1572—1620) башкала Нанкинга чакырылган булган һәм «император сәркатибе» чиновник титулын алган, әмма сарай яны рәссамы вазыйфасын биләгән. Моннан тыш шәхси заказлар башкарган һәм Буддачылык храмнары өчен эшләгән. Шулай ук портретлар да ясаган. У Биньнең живопись манерасы шул вакытта Кытайда хөкем сөргән манералы, “таш булып каткан” сыман чагылдырудан шактый аерылып торган. Соңрак елларда рәссам Чань-буддизм тарафдары булып китә һәм Нанкиннан 20 км төньяк-көнчыгышта горе Цися тавында тора башлый. Бу вакытта У Бинь «Цчжиинь тото» кушаматына ия була — «Ботаклар арасында яшерелгән храмнан хәер җыючы монах». Ул тауларда монахлар һәм дәрвишләр, шул ук вакытта магик ритуаллар яки гамәлләр кылганнарның портретларын ясый. Аның бу эшләре шактый киная һәм сарказм корылмасына ия. 1620-енче елларда У Бинь куәтле император харәм агасы Вэй Чжунсяньга (1568—1628) каршы сөйләүдә гаепләнгән булган. Рәссам арестланган булган һәм төрмәгә ябылган булган. Аннан соң аның алдагы язмышы турында мәгълүмат сакланып калмаган.

Сайланган эшләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
  • Будда портреты, дивар өсте тукымасы, тушь, ефәктә акварель, Сарай музее, Пекин.
  • 16 архат, төргәк-картина, тушь һәм кәгазьдә акварель, Метрополитен-музей, Нью-Йорк.
  • 500 архат, тушь һәм кәгазьдә акварель, Художество музее, Кливленд.
  • Пейзаж, (1610), тушь һәм кәгазьдә акварель, Художество музее, Гонолулу.
  • Бер ташның ун сурәте (1610).

2009 елның ноябрендә Шанхайдан туплама җыючы Лю Ючжан тарафыннан Пекинда аукционда У Бинның “18 архат” картинасы – 571 озынлыктагы тукыма 169,1 миллион юаньга (24,8 миллион Америка долларына) сатып алынган булган. Бу әсәр 300 ел элек диярлек император Цяньлунныкы (1711—1799) булган. Император кушуы буенча анда һәр сурәтләнгән архатка каллиграфик рәвештә аңлатмалар бирелгән булган.

  • Katherine Persis Burnett: The Landscapes of Wu Bin (c1543 — c1626) and a Seventeenth-Century Discourse of Originality. University of Michigan Press, Ann Arbor, Michigan, USA.