Фаадия Сәлимҗанова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фаадия Сәлимҗанова latin yazuında])
Фаадия Сәлимҗанова
Туган 1 февраль 1935(1935-02-01) (89 яшь)
Балтач районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
Һөнәре спортчы


Фаадия Фәйзрахман кызы Сәлимҗанова (1935 елның 1 феврале, Балтач районы, Татарстан АССР, ССРБ) — совет чаңгычысы. 1968 елгы кышкы Олимпия уеннарында катнашучы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фаадия Сәлимҗанова 1935 елның 1 февралендә Татарстан АССРның Балтач районында туа.

Мәскәүнең «Буревестник» һәм «Спартак» командалары өчен чаңгы ярышлары буенча ярышларда чыгыш ясаган. Тугыз тапкыр ССРБ чемпионатлары медальләрен откан: аның исәбендә биш көмеш (1957, 1958, 1961 һәм 1967 елларда 4х5 км эстафетада, 1963 елда 10 км дистанциядә) һәм дүрт бакыр (1957 елда 10 км дистанциядә, 1968 елда 5 км дистанциядә, 1968—1969 елларда 4х5 км эстафетасында) медаль бар[1]. Мәскәү җыелмасы өчен Радья Ерошина, Алевтина Колчина, Вера Ачкасова, Мария Гусакова, Галина Пилюшенко белән чыгыш ясаган[2].

Ике тапкыр кышкы Универсиадалар медальләрен яулаган. 1960 елда Шамонида узган Универсиадада 8 км дистанциядә җиңү яулый. 1962 елда Виллар-сюр-Олонда узган Универсиадада, кышкы Олимпия уеннарында чыгыш ясау тәҗрибәсе булган Польшадан Стефания Бегунга һәм Болгариядән Крастан Стоевага оттырып, өченче була[3][4].

1968 елда Гренобльдә узган кышкы Олимпия уеннарында ССРБ җыелма командасы составына керә. 10 км дистанциядә 39 минут 10,3 секунд нәтиҗә күрсәтеп һәм алтын медаль яулаган Швециядән Тойни Густафссоннан 2 минут 23,8 секундка артта калып, 13 нче урынны ала[5].

ССРБ халыкара класслы спорт мастеры.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. САЛИМЖАНОВА Фаадия Файзрахмановна | Российские спортсмены и специалисты | Спортивная Россия.
  2. Лыжные гонки: Справочник / Сост. Г. П. Марков. — М.: Физкультура и спорт, 1984.
  3. Olympedia – Faadiya Salimzhanova.
  4. Faadiya Salimzhanova, Skisport365.com.
  5. Olympedia – 10 kilometres, Women.