Фагот (Коровьев)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фагот (Коровьев) latin yazuında])
Фагот яки Коровьев
Рәсем
Язучы: Михаил Булгаков
Әсәрләр: Мастер һәм Маргарита
Раса: шайтан

Фагот, шулай ук Коровьев - Михаил Булгаковның "Мастер һәм Маргарита" романында персонаж, Воланд иярченнәренең берсе

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фаготның буе бер сажин тирәсе, ләкин җилкәсе нечкә, ул коточкыч ябык. Мыеклары тавык каурыйлары кебек; күзләре бәләкәй, ироник һәм ярым исерек. Ул жокей картузы, шакмаклы пинҗәк, шулай ук шакмаклы чалбар кигән.

Фагот-Коровьев - шайтан, "кара магия" кулланылган күп бүлекләрнең катнашучысы.

Фагот гадәттә Воланд үзе башкарырга теләмәгән гамәлләрне - явызлык, җәза бирү, хәтта яхшы эшләрне үти.

Чын сыйфатында исә Фагот караңгы һәм елмаймый торган йөзле караңгы-шәмәхә ритсер. Шайтан-гаер сыйфатында эшләргә мәҗбүр булуы аның кайчандыр әйткән яктылык һәм караңгылык турында бик уңышсыз каламбурына бәйле.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]