Фагыйлә Сельская

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фагыйлә Сельская latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Фагыйлә Сельская
Ф.Сельская.jpg
Туган телдә исем Фагыйлә Сәмигулла кызы Сельская
Туган 22 сентябрь 1965(1965-09-22) (54 яшь)
Свердлау өлкәсе, Первоуральск
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт матбугат университеты[d]
Һөнәре театр рәссамы

Фагыйлә Сельская (Фагыйлә Сәмигулла кызы Сельская) – театр рәссамы. Ф. Волков исемендәге Ярыслау драма театрында рәссам булып эшли.[1] Русия һәм чит ил театрларында күп санлы спектакльләрне бизәргә чакырулы дәрәҗәле иҗатчы. «Алтын битлек» премиясе номинанты (2013).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1965 елның 22 сентябрендә Свердлау өлкәсенең Первоуральск шәһәрендә туган. Фрунзеда сәнгать училищесын, «рәссам-китап графигы» белгечлеге буенча Мәскәүдә полиграфия институтын (2016 елдан Мәскәү политехника университеты составындагы Матбугат һәм медиаиндустрия югары мәктәбе (рус. ВШПиМ) тәмамлый. Омск, Питырбур, Новосибирск, Мәскәү, Бишкәк, Нижгар, Ярыслау, Чиләбе, Пекин, Сиәтл, Кембридҗ, Тел-Әвив шәһәрләре театрларында кием буенча рәссам хезмәте күрсәтә.[2]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бизәгән спектакльләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Омск академия драма театрында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
«Бернарда Альбаның йорты»
«Җәйге төндәге төш»
«Аптыраган солтан»
  • «Пиквик клубы» (Пиквикский клуб) Ч. Диккенс
  • «Тере мәет» (Живой труп) Лев Толстой
  • «Җәйге ял итүчеләр» (Дачники) Максим Горький
  • «Җәзага чакыру» (Приглашение на казнь) В. Набоков
  • «Ай-яй» (Ну и ну) О. Никифорова
  • «Театр» М. Фрейн
  • «Берәү дә сизмәгән вакыйга» (Происшествие, которого никто не заметил) А. Володин
  • «Бъдын» Н. Скороход
  • «Фрекен Жюли» А. Стриндберг
Сатира театрында (Питырбур)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • «Ике башлы бозау метафизикасы» (Метафизика двуглавого телёнка)
  • «Көлү академиясе» (Академия смеха) К. Митани
  • «Кентервиль» О. Уайльд
«Кызыл факел» театрында (Новосибирск)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • «Бирнәсез егет» (Бесприданник) Л. Разумовская
  • «Алтын ачкыч» (Золотой ключик) А. Толстой
«Табакерка» театрында (Мәскәү)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • «Болеро»
Ленсовет театрында (Питырбур)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • «Синхрон» Т. Хюрлиманн
  • «Өчәү өчен ятак» (Кровать для троих) М. Павич
Бишкәк урыс драма театрында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
А.П. Чехов исем. МХТ[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • «Яшә һәм онытма» (Живи и помни) В. Распутин
Ф. Волков исем. Ярыслау театры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Исемсез (Без названия)
Екатеринбург ТЮЗы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • «Жак һәм аның хуҗасы» (Жак и его господин) М. Кундера
  • Бернарда Альба йорты (Дом Бернарды Альбы) Ф.Г. Лорка
«Театр» театры (Пирем)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • «Кыргыйлар» (Варвары) Максим Горький
  • «Доктор Живаго» Борис Пастернак
  • «Акчарлак» (Чайка) Антон Чехов
  • «Камкалар җиргә кайта» (Божьи коровки возвращаются на землю) В. Сигарев
  • «Дульсинея Тобосская» А. Володин
  • «СОЛЬ ФАмилиясенә РЕгистрация ясау өчен СИцилиягә МИграцияләде» (МИгрировала СОЛЬ на СИцилию РЕгистрировать ФАмилию) Т. Стоппард

«Алтын битлек» премиясе номинанты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Федерико Гарсиа Лорка әсәре буенча Ярыслауның Ф. Волков исемендәге театрында куелган «Бернарда Альбаның йорты» (Дом Бернарды Альбы) спектакле (режиссер Евгений Марчелли, костюмнар рәссамы Фагыйлә Сельская) 2014 елгы «Алтын битлек» премиясенә («Кием буенча рәссамның иң яхшы эше» номинациясендә) тәкъдим ителә.[3]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фагыйлә Сельская кием рәссамы һөнәре турында

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]