Фадбир Сафин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фадбир Сафин latin yazuında])
Фадбир Сафин
Туган телдә исем Сафин Фадбир Мәгус улы
Туган 4 февраль 1950(1950-02-04) (74 яшь)
СССР, РСФСР, Мари АССР, Мари-Төрек районы, Татар Китнәсе
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре сәясәтче

Фадбир Сафин ― профессор, философия фәннәре кандидаты, икътисад фәннәре докторы. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының туризм кафедрасы мөдире. Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «КПРФ» фракциясе координаторы, Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты әгъзасы, Депутат этикасы кагыйдәләрен үтәү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе әгъзасы.

Бердәм сайлау округы, «Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе» сәяси партиясенең (КПРФ) Татарстан региональ бүлеге әгъзасы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сафин Фадбир  Мәгус улы 1950 елның  4 февралендә Мари АССР Мари-Төрек районы Татар Китнәсе авылында туган. 1972 елда В. И. Ульянов-Ленин Казан дәүләт университетын тәмамлаган.

Хезмәт һәм иҗтимагый эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1975—1977 елларда — Казан инженер-төзелеш институтының комсомол комитеты секретаре.

1977—1980 елларда — директор урынбасары. ВЛКСМ Татарстан өлкә комитетының пропаганда бүлеге.

1980—1982 елларда — ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты секретаре.

1982—1984 елларда — Казан инженер-төзелеш институты доценты.

1984—1989 елларда — ДОСААФ Татарстан өлкә комитеты рәисенең беренче урынбасары.

1989—1991 елларда — КПССның Татарстан өлкә комитеты социаль тикшеренүләр үзәге директоры.

1991—1996 елларда — республика социаль тикшеренүләр үзәге директоры.

1996—2001 елларда — Кол Шәриф мәчете төзелеше фонды генераль директоры.

2002 елдан 2010 елга кадәр — дәүләт идарәсе институтының Казан вәкиллеге директоры (Мәскәү шәһәре).

2010—2012 елларда — Төбәкара реконструкция һәм үсеш институты директоры.

2012 елдан — профессор, мөдир. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының Икътисад һәм идарә кафедрасы.

2015 елдан 2019 елга кадәр — Казан шәһәре Думасы депутаты.

2019 елның сентябреннән — VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.

Профессор, философия фәннәре кандидаты, икътисад фәннәре докторы.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]