Фазу Әлиева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фазу Әлиева latin yazuında])
Фазу Әлиева
Туган 5 декабрь 1932(1932-12-05)
Хунзахский район[d], СССР
Үлгән 1 гыйнвар 2016(2016-01-01)[1] (83 яшь)
Махачкала, Дагстан, Россия
Үлем сәбәбе йөрәк җитешсезлеге
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер А. М. Горький ис. Әдәбият институты һәм Дагестанский государственный педагогический университет[d]
Һөнәре шагыйрь, журналист, язучы, хокук яклаучысы, прозачы
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

 Фазу Әлиева Викиҗыентыкта

Фазу Гамзат кызы Әлиева (1932 елның 5 декабре, Геничутль, Дагстан АССР, ССРБ2016 елның 1 гыйнвары, Махачкала, Дагстан, Россия) — авар совет һәм Россия шагыйрәсе, Дагстан халык шагыйрәсе (1969), прозаик һәм публицист[2]. Дагстан һәм Россия әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткән. Моннан тыш, хокук саклау эшчәнлеге белән дә шөгыльләнә.

Ике «Хөрмәт Билгесе» ордены һәм ике Халыклар Дуслыгы ордены, Изге апостол Андрей Первозванный ордены белән бүләкләнгән; Советлар Союзы фондының алтын медаленә, дөньяны саклау комитетының «Тынычлык өчен көрәшче» медаленә, Бөтендөнья Советының юбилей медаленә, шулай ук кайбер чит илләрнең мактаулы бүләкләренә лаек булган[3].

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фазу Әлиева 1932 елның 5 декабрендә Дагстан АССРның Геничутль авылында туа. Кечкенәдән шигырьләр иҗат итә башлый[4]. Әлиева авар һәм рус телләрендә язган. 17 яшьлек Әлиеваның шигырьләре беренче тапкыр 1949 елда «Большевик гор» газетасында басылып чыга, соңрак «Комсомолец Дагестана» газетасында һәм авар телендә «Дружба» журналында басыла.

1954—1955 елларда Фазу Әлиева Дагстан хатын-кызлар педагогия институтында укый.

1961 елда А. М. Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлый.

ССРБ язучылар берлегендә торган. Дагстан Милли фәннәр академиясе академигы[5].

Эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дөньяның 68 теленә тәрҗемә ителгән 102 дән артык шигъри һәм прозаик китап авторы[6], шул исәптән «Туган авыл», «Тау законы», «Игелек күзләре», «Язгы җил» (1962), «Салават күперен таратам» (1963), «Мизгел» (1967) шигъри җыентыклар, «Диңгез ярында» (1961), «Һәркемнең йөрәгендә — Ильич» (1965), «Тавакал, яки ни өчен ир-атларның чәчләре агара» поэмалары, «Язмыш», «Нәсел гербы» һәм хәзерге Дагстан тормышы турында «Сигезенче дүшәмбе» романнары. Әлиева шигырьләре рус теленә тәрҗемә ителгән: «Зәңгәр юл» (1959), «Ташта уеп ясалган бизәк» (1966), «Унсигезенче яз» (1968) җыентыклары[7].

1950—1954 елларда мәктәптә укытучы булып эшли.

1962 елдан Дагстан укыту-педагогик әдәбият нәшрияты редакторы.

1971 елдан «Дагстан хатын-кызы» журналы баш мөхәррире.

15 ел дәвамында Дагстан Югары Советы рәисе урынбасары була.

1971 елдан — Дагстанның тынычлык саклау комитеты һәм Дагстан тынычлыгы Совет фонды бүлеге рәисе, Бөтендөнья Тынычлык советы әгъзасы.

1980 елда «Ел җыры» фестиваленең финалына Фазу Әлиеваның «Миңа шундый исем уйлап» дигән шигыренә Эдита Пьеха башкарган җыр чыга[8][9].

2006 елга кадәр Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы[10].

Махачкаладагы шәһәр зиратында җирләнгән[11].

Иҗатка бәя[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фазу Әлиевага «Совет хатын-кызы», «Огонёк», «Крестьянка», «Работница», «Знамя» журналларының премияләре тапшырыла. Шулай ук Дагстан Республикасының әдәбият өлкәсендә «Мәңгелек ут» шигырь китабы өчен премияләре тапшырыла.

Аның «Җир төерен җил алып китмәячәк» китабы Александр Островский исемендәге премиягә лаек була.

Махачкалада Дуслык скверында Фазу Әлиевага һәйкәл ачылган.

Библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1959 — «Минем туган аулым» шигырьләр җыентыгы;
  • 1959 — «Зәңгәр юл» шигырьләр җыентыгы;
  • 1964 — «Язмыш» романы;
  • 1990 — «Ике шәфталу» романы;
  • 1994 — «Яфрак коелу» романы;
  • 1994 — «Дагстан тостлары» нәсере;
  • 1998 — «Сыну» нәсере;
  • 1998 — «Ут билгесе» романы;
  • 1999 — «Ни өчен хатын-кызларның чәчләре агара» нәсере;
  • 2002 — «Бөти» шигырьләр җыентыгы.

Чит телләргә тәрҗемәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фазу Әлиеваның китаплары суахили, тамил, кхмер, һинд, инглиз, алман, швед, чех, француз, испан, поляк, япон һәм башка телләрдә басылып чыга[12].

Пьесалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Хочбар» — Муса Магомедов белән берлектә язылган пьеса.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Изге апостол Андрей Первозванный ордены (2002 елның 11 декабре) — Ватан әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм югары гражданлык позициясе өчен[13];
  • III дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» ордены (2015 елның 16 июле) — ил мәдәниятен һәм сәнгатен, массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен[14];
  • IV дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» ордены ( 1998 елның 16 ноябре) — мәдәният һәм матбугат өлкәсендәге казанышлары, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен[15];
  • Халыклар Дуслыгы ордены (1994 елның 21 июне) — милли әдәбиятны үстерүдәге казанышлары һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен[16];
  • Халыклар Дуслыгы ордены (1983 елның 10 гыйнвары) — совет әдәбиятын үстерүдәге казанышлары өчен[17];
  • Ике Хөрмәт Билгесе ордены (шул исәптән 1960 елның 4 мае);
  • Совет тынычлык фондының алтын медале;
  • Совет тынычлык комитетының «Тынычлык өчен көрәшүче» медале;
  • Бөтендөнья Тынычлык советының юбилей медале;
  • Дагстан АССРның халык шагыйре (1969);
  • «Мәңгелек ут» шигырь китабы өчен Дагстан Республикасының әдәбият өлкәсендә дәүләт премиясе (2007);
  • 2009 елда Дагстан Республикасы Президенты Муху Әлиев Фазу Әлиевага «Дагстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшыра;
  • Россия Журналистлар берлегенең «Россиянең алтын каләме» премиясе (2004)[18].

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2017 елның 11 декабрендә Махачкаладагы Дуслык скверында Фазу Әлиевага һәйкәл ачыла[19].

2017 елның 29 августында «Марка» полиграфия компаниясе Фазу Әлиева рәсеме төшерелгән почта маркасын чыгара. 27 сумлык һәм 231 мең данә тиражы булган почта маркасы «Изге Апостол Андрей Первозванный ордены кавалерлары» сериясе кысаларында чыгарылган[20].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://tass.ru/kultura/2568768
  2. Национальная библиотека: Алиева. әлеге чыганактан 2016-03-28 архивланды. 2016-01-01 тикшерелгән.
  3. В Дагестане умерла народная поэтесса Фазу Алиева. әлеге чыганактан 2017-03-19 архивланды. 2016-01-01 тикшерелгән.
  4. к 80-летию поэтессы Фазу Алиевой, archived from the original on 2017-01-01, retrieved 2021-10-27 
  5. Дочери Дагестана - Булач Гаджиев - Google Книги
  6. Юбилей народной поэтессы Дагестана(үле сылтама)
  7. «Фазу Алиева — поэт, прозаик, публицист»
  8. Песня - 80. Финал (1980) - YouTube
  9. ПЕСНЯ ГОДА. 1980-82
  10. Сайт Общественной палаты России
  11. Народная поэтесса Дагестана Фазу Алиева похоронена в Махачкале
  12. Переводы книг. әлеге чыганактан 2016-03-28 архивланды. 2016-01-01 тикшерелгән.
  13. Указ Президента Российской Федерации от 11 декабря 2002 года № 1400 «О награждении орденом Святого апостола Андрея Первозванного Алиевой Ф. Г.»
  14. Указ Президента Российской Федерации от 16 июля 2015 № 369 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»
  15. Указ Президента Российской Федерации от 16 ноября 1998 года № 1412 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». әлеге чыганактан 2018-06-23 архивланды. 2018-06-23 тикшерелгән.
  16. Указ Президента от 21 июня 1994 года № 1315 «О награждении орденом Дружбы народов Алиевой Ф.Г.». 2016-11-21 тикшерелгән.
  17. Указ Президиума Верховного Совета СССР от 10 января 1983 года № 8623—X «О награждении писательницы Алиевой Ф.Г. орденом Дружбы народов»
  18. «Запомните их олауреаченными!». 2016-11-21 тикшерелгән.
  19. В Махачкале открыли памятник народной поэтессе Дагестана Фазу Алиевой
  20. В России в честь дагестанской поэтессы Фазу Алиевой выпустят почтовую марку

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]